Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрәфи Габдулла

Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов) 1926 елның 29 июлендә Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1936 елда гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр.

Казанда ул башта 80 нче һәм 11 нче мәктәпләрдә, аннан, бишенче сыйныфтан алып җиденче сыйныфны тәмамлаганчы, Кабан күле буендагы 12 нче татар урта мәктәбендә укый, шунда тел һәм әдәбият укытучысы, дәреслекләр авторы Шакир Нигъмәтуллин җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри, түгәрәк утырышларында М.Җәлил, Х.Туфан, М.Әмир, А.Алиш, С.Урайский, Ә.Бикчәнтәева, Х.Вахитларны күрә. Мәктәптә укыган чорда Г.Тукайга ияреп язган «Батыр егет» исемле өйрәнчек әкият-поэмасы 1941 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга.

Җиденчене тәмамлауга, Ватан сугышы башлана. Г.Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Аннары – җиде елга сузылган солдат хезмәте. Ул Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре составында Монголия далаларын, Гоби чүлен, Ханган тауларын кичә. Армиядән кайткач, биш ел Казан заводларында электромонтажчы булып эшли, кичке урта мәктәпне, читтән торып Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннары озак еллар «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын алып бара, 1962–1964 елларда Мәскәүдәге Югары партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, шул ук «Социалистик Татарстан» газетасында совет бүлеге мөдире булып эшли, 1967 елдан республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә эшли. Башта – җаваплы секретарь, соңрак – редактор урынбасары вазифасында.

Сугышка кадәрге шигъри әсәрләрен (өйрәнчек шигырьләрен һәм әкият-поэмасын) исәпләмәгәндә, Г.Шәрәфи – тулысы белән проза, аның да, нигездә, балалар прозасы өлкәсендә эшләгән автор. Аның балалар өчен язган «Кәҗәләр, кыяр һәм без» исемле беренче хикәясе 1962 елда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Аннан «Энҗе бөртекләре», «Тәфтиләү», «Мут Галләм», «Зәңгәр шәл», «Мирас», «Өмет» исемле хикәяләре, кече яшьтәге балалар өчен «Хикәяләр» җыентыгы (1966), япон самурайларына каршы совет гаскәрләренең сугышчан походын тасвирлаган «Сусыз дәрья» исемле документаль повесте (1969), табигатьне саклау темасына багышланган «Аккошлар кайтыр әле» (1976), «Күрше малае» (1981, 1991) кебек повестьлары дөнья күрә. «Сусыз дәрья» повесте рус теленә дә тәрҗемә ителеп, «Через Большой Хинган» исеме белән ике тапкыр (Казанда һәм Мәскәүдә) басыла.

Ул – Татарстан Республикасының (1976) һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986). Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г.Шәрәфи Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Язучы 1997 елда Казанда вафат була.

Г.Шәрәфи – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Батыр егет: шигъри әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 23 б. – 8000 д.

Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 28 б. – 15000 д.

Сусыз дәрья: солдат язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 95 б. – 7000 д.

Аккошлар кайтыр әле: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 208 б. – 14000 д.

Күрше малае: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 72 б. – 13000 д.

Гомернең агышлары: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 351 б. – 13000 д.

Күрше малае: балалар өчен повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 128 б. – 30000 д.

Тормыш арбасында: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 224 б. – 5000 д.

* * *

Через большой Ханган: докум. повесть и рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 112 с. – 50000 экз.

Через большой Ханган: докум. повесть и рассказы / пер. с татар. Т.Петелиной. – М.: Сов. Россия, 1982. – 128 с. – 50000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә п с ә л ә м о в Г. Сахраларны кичә егетләр // Соц. Татарстан. – 1969. – 12 дек.

Ә г ъ з а м о в Ф. Кешелекле солдатлар // Казан утлары. – 1970. – № 2. – 160–162 б.

Т ө х ф ә т у л л и н Р. Алдыңда йолдыз балкыгач // Ялкын. – 1976. – № 7. – 18 б.

И х с а н о в а Л. Тереклекне олылау // Соц. Татарстан. – 1981. – 29 дек.

* * *

Х а к и м о в Р. Повесть о трудном переходе // Комсомолец Татарии. – 1976. – 4 июля.


Язучылар