Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Акчура Йосыф

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Йосыф Акчура (Йосыф Хәсән улы Акчурин) – элекке Сембер губернасының Зөябаш бистәсендә сукно фабрикалары тоткан мәшһүр Акчуриннар токымыннан. Ул 1876 елның 29 ноябрендә туа. Бала чагында әнисе белән берлектә Истанбулга китә. Анда хәрби мәктәптә укып чыкканнан соң, Тралбистә (Триполи) офицер булып хезмәт итә. Солтан Хәмиткә каршы хәрәкәт иткән офицер­лар төркеменә («Яшь төрекләр» оешмасына) катнашуда гаепләнеп, 1897 елда кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә. 1900 елда, француз офицерлары ярдәмендә сөргеннән качып, Франциягә китә. Парижда Сорбонна универ­ситетының юридик факультетын тәмамлый. 1905 ел революциясе көннәрендә Казанга кайта. Гарәп, фарсы, госманлы, француз телләре өстенә, монда кайткач рус телен дә беркадәр үзләштерә. 1905 елның ок­тябреннән чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасының фактик мөхәрри­ре була. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих, география фәннәре укыта. Бу турыда рус матбугатында «Мәдрәсәне тизлек белән русның урта мәктәпләре дәрәҗәсенә әйләндерә башлады» дигән сүз була. «Мөселман иттифакы» партиясен оештыруда якыннан катнаша, татар милли азатлык хәрәкәтенең уң канаты җитәкчеләреннән берсе булып таныла. Русның кадетлар партиясе программасы тарафдары, аның Үзәк Комитетына әгъза итеп сайлана. 1906 елда Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан кулга алы­на, шул сәбәпле кандидатурасы сайлау исемлегеннән төшеп кала. Сайлау­лар үткәч, чыгарыла. Төрмәдә утырганда «Мәүкуфийәт хатирәләре» («Тот­кынлык хатирәләре») дигән әсәрен яза. Әсәр 1907 елда Оренбургта аерым китап булып басылып чыга. Моннан тыш шул чорда аның «Голүм вә та­рих», «Диндә иркенчелек» кебек публицистик брошюралары да дөнья күрә. «Шура» журналында, «Вакыт» газетасында актив языша. Язмаларында төрки халыкларның берлеге идеясен, төрекчелек фикерен алга сөрә.
Россиядә реакция чоры башлангач, 1908 елда, Й.Акчура яңадан Төркиягә китә.
Төркиядә Й.Акчура Истанбул шәһәрендә төпләнеп, журналистлык һәм актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам иттерә. Ул – 1911 елда Истанбулда чыга башлаган «Төрк йорды» исемле журналны нигезләүчеләрнең берсе, озак еллар аның мөхәррире вазифаларын үти; «Иттихад вә тәрәкъкый» («Бердәмлек һәм прогресс») партиясенең мәркәз комитетына әгъза итеп сайлана; Россиядә яшәүче төрки-татар халыклары хокукларын яклау ко­митеты, татар эмигрантлары ассоциациясе, «Төрк учагы» кебек җәмәгать һәм гыйльми оешмаларның башында тора. Егерменче-утызынчы елларда Мостафа Кәмал (Ататөрк) юлбашчылыгындагы төрек милли бәйсезлек көрәшендә якыннан катнашып, бу хәрәкәтнең күренекле идеологларын­нан берсе булып таныла. 1923 елдан Төркия парламенты – Бөек Мәҗлес депутаты, президент Ататөркнең дәүләт киңәшчесе. Ул шулай ук югары уку йортларында иҗтимагый фәннәр укыта, күпсанлы гыйльми һәм пуб­лицистик хезмәтләрен яза («Тарихи-сәяси дәресләр», «Сәясәт вә икътисад», «Ауропа фикри җәрайәнләре» һ.б.). Аның аерым хезмәтләре фран­цуз телендә дә нәшер ителәләр.
Й.Акчура Истанбулда вафат була һәм шәһәрнең Әдернәкапы дигән зираты ихатасында күмелә.
(Соңгы мәгълүматлар 1986 елда Англиядәге Оксфорд университеты бастырып чыгарган «Джамалетдин Валидов. Очерк истории образованно­сти и литературы татар» исемле китапның инглизчә искәрмә-белешмәсеннән алынды.)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин