Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Халиков Хәкимҗан

        Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әтнә районы Мамыш авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1948 елда, Чембулат авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, ул Арча педагогия училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Әтнә районының Иске Өҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. 1954–1960 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый.

          Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары 1972 елдан «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәби хезмәткәр һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1979–1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, 1981–1983 елларда яшьләрнең «Идел» исемле әдәби альманахы мөхәррире, аннан соң пенсия яшенә җиткәнче (1993) «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының бүлек мөхәррире вазифасын башкара.

          Х.Халиковның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре илленче елларга карый: олылар өчен язган шигырьләре Арча, Әтнә район газеталарында басыла, соңрак, алтмышынчы еллар башында, яшь шагыйрьнең исеме республика үзәк матбугатында да күренә башлый, шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963), «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) кебек күмәк җыентыкларга кертелә. Ниһаять, 1969 елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Аннан соң бер-бер артлы басылып чыккан «Шук бабай» (1970), «Тынычлык гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974), «Октябрятлар шәһәре» (1975), «Эшләпәле дуслар» (1976) кебек китаплары белән Х.Халиков татар балалар әдәбиятында иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булып таныла.

          Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак, Х.Халиков балалар психологиясен яхшы белеп яза, аларның уй-хисләрен йөрәге белән тоеп, шуларны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә белә.

          Аның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе дә үзенчәлекле. Балалар психологиясенә аваздаш теге яки бу тормыш детале нигезенә корылып язылган сюжетлы, әкияти, лирик-шаян, юмор характерындагы шигырьләрдән тыш шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын тәшкил итә.

          Әдип – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1998).

          Ул 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат була.

          Х.Халиков – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йолдызлар ничәү?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 23 б. – 15000 д.

Шук бабай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 15 б. – 20000 д.

Тынычлык гөле: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 32 б. – 9000 д.

Энәбикә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 32 б. – 12000 д.

Озын колаклы батыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. –16 б. – 10000 д.

Октябрятлар шәһәре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 31 б. – 8000 д.

Эшләпәле дуслар: сәхнәләштерелгән уен. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 20 б. – 15000 д.

Уйныйсың киләме?: сәхнә уеннары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 48 б. – 9000 д.

Иң шатлыклы көнем: шигырьләр, әкиятләр, уеннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 88 б. – 10000 д.

Рәхим итегез: шигырьләр, башваткычлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 48 б. – 10000 д.

Матурмы син?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 24 б. – 10000 д.

Канатлы мәче: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, арифметик табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 64 б. – 20000 д.

Яшел докторлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 18 б. – 300000 д.

Зиһен ачкычлары: сәхнә уеннары, арифметик табышмаклар, грамматик башваткычлар һәм телшомарткычлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 81 б. – 10000 д.

Бәхет чишмәсе: шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 143 б. – 10000 д.

Сакчы күркә: шаян шигырьләр, телшомарткычлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 79 б. – 7000 д.

Иң гадел дус: шигырьләр һәм җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 150 б. – 3000 д.

Канатлы куян: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 64 б. – 3000 д.

* * *

Конфетное дерево: стихи для детей / пер. с татар. Л.Ханбекова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 48 с. – 50000 экз.

Где моя дорога?: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 32 с. – 150000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К ә р и м о в К. Сереңне яшерәм димә // Татарстан яшьләре. – 1983. – 27 гыйнв.

К у к у ш к и н Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 153–156 б.

С ө н к и ш е в а И. Бер очрашу бер гомер // Сабантуй. – 2003. – 11 гыйнв.

Хәкимҗан Халиковның тууына 70 ел // Казан утлары. – 2003. – № 2. – 183.


Язучылар