Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыймадиев Рәис

         Шагыйрь һәм үзешчән композитор Рәис Мөбарәкша улы Гыймадиев 1954 елның 23 апрелендә Татарстанның Чистай районы Каргалы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында урта мәктәпне, аннары, армиядә гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, 1966 елда Волгоград физкультура институтын һәм 2002 елда Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлап ике белгечлек буенча (физкультура укытучысы-тренер һәм икътисадчы-менеджер) югары белем ала. 1976-2000 елларда Чаллы төбәгендәге төрле сәнәгать һәм хуҗалык оешмаларында шофер һәм автомобиль транспорты буенча өлкән мастер, Чаллыда «Плодовощторг» акционерлык предприятиесе директоры, Сарман районындагы «Петровская» агрофирмасының генераль директоры урынбасары, Зәй шәһәрендә кондитер фабрикасы генераль директорының беренче урынбасары булып эшли. 2000 елның июленнән ул Чаллыда шәһәрнең «Пассажир автотранспорты предприятиесе» дигән акционерлык җәмгыятен җитәкли. Хезмәтне оста оештырганы өчен «2004 ел җитәкчесе» һәм «Шәһәрнең шәрәфле гражданы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

          Рәис Гыймадиев әдәбият һәм музыка белән яшьтән үк кызыксына.

          Шигырьләр яза һәм үз шигырьләренә көйләр чыгара. Башка үзешчән композиторлар (Фирзәр Мортазин, Зифа Нагаева һ.б.) тарафыннан да аның байтак шигырьләре көйгә салына. Ул – Казандагы хосусый нәшриятларда җырлары һәм шигырьләре тупланган «Җырларымны сезгә багышлыйм» (2001) һәм «Яратып яшәгез!» (2004) исемле ике китап авторы. 2003 елда исә «Ядкәр» студиясендә үзешчән композиторның «Җырларымны сезгә багышлыйм» дигән бер үк исем белән аудиокассетасы да дөнья күрә.

          Р.Гыймадиев – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар