Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гобәй Гариф

      Татар совет балалар язучысы Гариф Гобәй (Гариф Шакир улы Гобәйдуллин) 1907 елның 26 августында Казанның Бишбалта бистәсендә вак һөнәрче гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк әти-әнисенә булышып, хезмәт чыныгуы алып үсә. Аның укуы, белем алун Да хезмәт эшчәнлеге белән бергә аралашып бара: егерменче елларда типографиядә хәреф коючы, трамвай йөртүче, балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1927—1930 елларда Татрабфакны тәмамлап, Казан педагогия институтына укырга керә. Институтта югары белем алып чыккач (1936), берничә ел мәктәптә балалар укыта, аннары Татиздатта, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында главлит, вәкиле һәм 1941—1946 елларда радиокомитетның председателе булып эшли. 1950 елдан 1953 елның апреленә кадәр Г. Гобәй Татарстан Язучылары оешмасының идарә председателе вазифасын башкара. 1953 елның апреленнән ул — профессиональ язучы, фәкать әдәбият иҗат эшендә генә. 1939 елда партия сафларына член итеп алына.
Г. Гобәй балалар әдәбиятына утызынчы елларның беренче яртысында авылдагы сыйнфый көрәш мотивларына нигезләп язылган «Каланча» (1934) исемле повесте белән килеп керә. Аннары аның бер-бер артлы яңа әсәрләре— Германия балаларының фашизмга каршы көрәшен тасвирлаган «Без әле очрашырбыз» (1935), гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Маякчы кызы» (1938) һәм «Ялгыз йортта» (1939) повестьлары языла. Бу әсәрләр, бигрәк тә «Маякчы кызы» повесте, берничә буын балаларның иң яратып укый торган китапларына әверелеп, авторына зур популярлык китерәләр, аны татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныталар.
Ватан сугышы елларында совет халкының тылдагы һәм фронттагы ге-роик көрәше Г. Гобәй иҗатында шулай ук үзенчәлекле чагылыш таба. «Замана балалары» (1946—1947), «Маратның язмышы» (1953—1955) повестьлары— әнә шундыйлардан. Авторның балалар тәрбиясе мәсьәләләрен күтәргән «Ләйсән яңгыр» (1957—1960) һәм тарихи-революцион темага багышланып, революциягә кадәрге Казан тормышын, эшче һәм вак һөнәрчеләрнең сыйнфый аңы үсешен реалистик картиналарда сурәтләгән «Без үскәндә» (1956—1962) повестьлары да яшь укучылар тарафыннан җылы каршы алыналар.
Г. Гобәй атеистик тәpбия проблемаларына багышланган «Коръән серләpе» (1967) исемле күләмле публицистик китап авторы буларак та билгеле.
Г. Гобәй әдәби тәрҗемә өлкәсендә актив эшләгән язучы. Ул «Мең дә бер кичә» (гарәп әкиятләре, 1940) китабын, М. Твенның «Том Сойер маҗаралары» (1949), Г. Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы» (1950), А. Первенцевның «Честь с молоду» («Намуслы яшьлек», 1950), А. Мусатовның «Зер-На счастья» («Бәхет орлыклары», 1951), Ал. Толстойның «Петр Первый», «Петр патша», 1966) кебек повесть һәм романнарны татар теленә тәрҗемә итте.
Г. Гобәйнең аерым әсәрләре башка милләт балаларына да билгеле. «Маякчы кызы» повесте рус телендә генә дә биш басмада чыга, ул шулай Ук чуваш теленә тәрҗемә ителә. «Маратның язмышы» повесте казакъча дөнья күрә. Авторның «Замана балалары», «Без үскәндә», «Ләйсән яңгыр» повестьлары да, русчага тәрҗемә ителеп, Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыгалар.
Әдәби иҗат өлкәсендәге һәм җәмәгать эшендәге күренекле хезмәтләре өчен Г. Гобәй ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1957), Октябрь Революциясе (1977), «Почет Билгесе» (1967) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
Гариф Гобәй 1983 елның 27 апрелендә Казанда вафат булды. Ул 1938 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр.— Казан: Татгосиздат, 1950.—614 б., портр. 5065.
Сайланма әсәрләр: 2 томда.—Казан: Таткнигоиздат, 1956—1957. Т. 1. Хикәяләр, повестьлар. 1956. 435 б., ил. 8000. Т. 2. 1957. 658 б., ил. 8000.
Сайланма әсәрләр: 3 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1968—1969. Т. 1. Повестьлар. [Г. Иделле кереш сүзе белән]. 1968. 376 б., ил. 1500О. Т. 2. Повестьлар. 1969. 551 б., портр. 13 000. Т. 3. Повестьлар. 1969. 519 б. 11 000. Р ец.: Ихсанова Л. Сугышчан каләм.— Соц. Татарстан, 1971, 27 июнь.
Көмеш канат: Сибиряков буенча: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1934.— 71 б. 5000.
Каланча: Хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1934.—95 б. 5000.
Шул ук.— Төзәт., арттыр. 2-басма.— Казан: Татгосиздат, 1937.— 104 б. 7130.
Шул ук.— 3-басма.—Казан: Татгосиздат, 1952.—86 б. 5065.
Без әле очрашырбыз: Германия эшче балалары тормышыннан хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1935—199 б. 5000.
Аклар лагеренда: Гражданнар сугышы чорыннан 4 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1937.—83 б. 6030.
Маякчы кызы. Повесть.— Казан: Татгосиздат, 1938.— 165 б. 5165.
Шул ук.—2-басма.—- Казан: Татгосиздат, 1941 —187 б. 10 000.
Шул ук.— Төз. 3-басма.— Казан: Татгосиздат, 1946.—276 б., ил. 5195.
Шул ук.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.—223 б. 10 000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1982.-208 б. 13 000.— (Мәктәп к-ханәсе).
Ялгыз йортта: Повесть.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 80 б. 3070.
Өч бөркет: 2 картиналы пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 40 б. 3075. Замана балалары: Повесть.—Казан: Татгосиздат, 1949.—339 б. 10 165.
Шул ук —Казан: Таткнигоиздат, 1953.—396 б. 10 000.
Маратның язмышы: Повесть.—Казан, Таткнигоиздат, 1956.—172 б. ил. 8000.
Без үскәндә: Повесть.— Казан: Таткнигоиздат, 1959.—140 б. 10 000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1963.—319 б., ил. 15 000.
Ләйсән яңгыр: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1961.—210 б. 8000.
Коръән серләре. (М. И. Абдрахманов кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр.» 1967.—342 б. 15 000.
Шул ук.— Төзәт, тулыл. 2-басма. Соңгы сүз авт. М. И. Абдрахманов.— Казан: Таткитнәшр., 1969.-388 б. 30 000.
Шул ук.—Тулыл. 3-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—431. 30 000. Рец.: Бакир Г. «Коръән серләре»н укыгач.—Соц. Татарстан, 1966, 24 сент.; Гобәй Г. Минем җаваплар.—Казан утлары, 1966, № 12. 139—151 б.
Волны шумят: Отрывок из повести «Дочь бакенщика» /Пер. с татар. Я. Винецкого.— Казань: Татгосиздат, 1947.— 32 с. 10 000.
Дочь бакенщика: Повесть /Пер. с татар. Э. Ахунзянова, Р. Газизова.— Казань: Татгосиздат, 1951.-176 с. 10 105.
То же. /Авториз. пер. Р. Фаизовой.— Казань: Таткнигоиздат, 1959.— 149 с, ил. 7000.
То же.—М.: Детгиз, 1961—206 с, ил. 80 000.
То же.—М.: Дет. лит, 1968.—206 с, ил. 75 000. Рец: Богданов Н. Свидание с юностью.— Дружба народов, 1960, № 8, с. 241—242.
Дети колхоза «Ватан»: Повесть. /Сокр. и перераб. пер. с татар. Г. Филатова.—М.: Детгиз, 1955.—279 с. 30 000.
Когда мы росли: Повесть. /Пер. с татар. А. Бадюгиной и Э. Вагапова рис. Г. Юмагузина.—М.: Дет. лит., 1964.—238 с, ил. 65 000.
Дети нашего времени: Повесть /Пер. с татар. Э. Дубиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1964.— 186 с. 65 000.
Весенний дождь: Повесть /Вольный пер. с татар. Э. Вагапова.—Казань: Таткнигоиздат, 1965.— 208 с, ил. 15 000.
Дочь бакенщика: Повесть /Пер. В. Юдина.— Чебоксары: Чуваш. кн. «зд-во, 1962.—204 с. 3000.—На чуваш. яз.
Судьба Марата: Повесть /Пер. Д. Есбатырова,— Алма-Ата: Казгослитиз-дат, 1963.—182 с. 7500.—На казах. яз.

Аның турында

Ибраһимова Ф. Кайгыртучан дус.— Казан утлары, 1967, №8, 97— 101 б. Иделле Г. Киңәшче, тәрбияче.— Азат хатын, 1967, № 8, 11 б. Гариф ага Гобәйгә 60 яшь.—Ялкын, 1967, № 8, 15 б. Ибраһимова Ф. «Фикерләрем китапларымда».— Казан утлары, 1977, № 8, 128—133 б. Ихсанова Л. Ашкынулы хисләр дөньясы.— Соц. Татарстан, 1977, 26 .авг. Тәрҗеманов Җ. Балалар дөньясы аксакалы.— Ялкын, 1977, № 8, Советские детские писатели: Биобиблиогр. словарь. М., 1961. О. Г. Губае, с 112. Иделле Г. Любимый писатель наших детей: Г. Губаю 60 лет.—Сов. Татария, 1967, 26 авг. Тарджеманов Дж. Аксакал нашей детской литературы.— Сов. Татария, 1977, 26 авг.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

 


Язучылар