Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камалов Барлас

Барлас Хәмит улы Камалов 1930 елның 17 гыйнварында Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа. Балачагы һәм мәктәп еллары Буа районының Янтуган, Исәк, Күл-Черкен авылларында уза. 1943 елда Исәк җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда эшли: сабан сөрә, үгез җигеп, басудан ындыр табакларына – көлтә, дәүләт амбарларына ашлык, бәрәңге, яшелчә ташый. 1944 елдан Буадагы М.Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә укый башлый. Әмма тугызны бетергәч, аңа яңадан укуын өзәргә туры килә. 1946–1948 елларда ул Буа колхоз-совхоз театрында актер булып эшли. 1949 елда, ниһаять, урта белем алып, Казанга килә һәм педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, 1956 елның августына кадәр шул ук институтның татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый.

1956–1959 елларда Б.Камалов Буа район газетасы редакциясендә башта тәрҗемәче, соңыннан җаваплы секретарь һәм редактор урынбасары булып эшли. 1959 елның октябрендә аны республика комсомолының матбугат органы «Татарстан яшьләре» газетасына редактор итеп күчерә. Монда эшләү дәверендә (1959–1962) Б.Камалов комсомол өлкә комитетының бюро әгъзасы итеп сайлана һәм ВЛКСМның ХIХ съездында делегат булып катнаша.

1962–1966 елларда Б.Камалов «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм Татарстан радиосының иҗтимагый-сәяси тапшырулар буенча баш редакторы булып эшли.

Узган гасырның алтмышынчы еллары ахырыннан башлап ул профессионал язучылык хезмәтендә – фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Б.Камалов – совет чоры татар прозасы жанрында иң актив һәм нәтиҗәле эшләгән язучыларның берсе. Аның беренче хикәясе «Күңел газабы». «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында 1953 елда, ә «Гомер иткәндә» дип исемләнгән хикәяләр китабы 1959 елда басылып чыга. Шул вакыттан соңгы кырык елга сузылган иҗат гомерендә аның төрле газета-журналларда һәм аерым китаплар, җыентыклар булып йөздән артык хикәясе, утыздан артык повесте, «Өметең өзелмәсен» (1986), «Җир күчәре» (1990), «Үткән гомер – искән җил» (2001) исемле өч романы, күпсанлы очерклары, публицистик язмалары, мәкаләләре һәм рецензияләре дөнья күрә.

Язучының төп иҗат кыйбласы тормышның кайнар эзләреннән барып заман чынбарлыгын сурәтләү була, үзенең әсәрләрендә ул заманның актуаль мәсьәләләрен вакытында кузгатырга, күтәрергә омтылуы – оперативлыгы белән аерылып тора. Әсәрләрнең тематикасы да шактый киң. Ватан сугышы елларындагы яки үз чоры авыл кешеләренең, бигрәк тә яшьләрнең яшәү рәвешен, хезмәтләрен, уй-фикерләрен һәм мәхәббәтләрен тасвирлаган «Яшь имәннәр» (1966), «Яшьлек эзләре» (1968), «Күңел кыңгыраулары» (1969), Буа шикәр заводы эшчеләре тормышына багышланган «Үр менгәндә» (1961), Кама буендагы гигант төзелешләрне үзәккә алган «Сыналыр чак» (1965), «Урамнар киңәя» (1971), тормыштагы мещанлык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Күршеләр» (1970), «Китәрсеңме?» (1978), «Канатлы кырмыска» (1979), партия һәм комсомол җитәкчеләре образларын заманча катлаулылыгында яктыртуны максат итеп куйган «Ялыкмаслар» (1972), «Сарсаз кызы Сәрия» (1975) кебек повестьлар авторның заман тормышы белән төрле яклап һәм якыннан кызыксынуы, аны даими өйрәнүе турында сөйлиләр. Повестьларындагы кебек үк, хикәяләрендә дә язучы, заман темасына турылыклы булып, иҗтимагый файдалы хезмәткә мөнәсәбәт яктылыгында кешеләр арасындагы мораль-этик мәсьәләләрне тикшерә һәм үзенең уңай геройлары белән намуслылык, коллективизм һәм патриотлык идеалларын раслый.

Узган гасырның туксанынчы елларындагы иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр Б.Камалов иҗатына шулай ук үзенең эзен сала: әсәрләрендә яңа темалар күтәрелә, үткәннәргә тәнкыйди мөнәсәбәт, милли мотивлар көчәя һәм тагы да җитдиләнә төшә, вакыйгаларның, кеше характерларының образлы бирелешендә психологик тасвирга, тормыш драматизмына игътибар арта. «Адашкан адәмнәр» (1993), «Ир хакы» (1997), «Хатирәләр яңарган көн» (1998), «Дөмбер Данидал» (1999), «Дулкынлана хәят» кебек повестьларын, (1999) «Үткән гомер – искән җил» романын (2001) автор каләменең әнә шул заман үзгәрешләренә әдәби җавабы дип кабул итәргә мөмкин.

Татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Барлас Камаловка 1980 елда – Татарстанның, 1992 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Ул 2004 елның 5 февралендә Казанда вафат була.

Б.Камалов – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар