Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бохараев Равил

Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче һәм драматург Равил Рәис улы Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 131 нче махсус математика мәктәбе белән 18 нче махсус инглиз мәктәбендә укыганнан соң, Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укыра керә һәм аны 1974 елда тәмамлый. 1977 елда МДУның хисаплау математикасы һәм кибернетикасы факультетында аспирантура тәмамлый, математика буенча басма хезмәтләре бар. 1979–1981 елларда Россия Язучылар берлегендә Идел буе, Калмыкия, Төньяк республикалар буенча консультант булып эшли. 1986 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында тәрҗемәчеләр семинары (татар теленнән) белән җитәкчелек итә. 1986–1987 елларда Будапештта венгр телен өйрәнә. 1990 елдан күбесенчә Лондонда яши һәм эшли, 1994 елдан Бөтендөнья Би-би-си радиосының штаттагы хезмәткәре. Р.Бохараев – Венгрия, Германия, Англия, Һиндстан, АКШ, Италия, Франция, Төркия һәм башка илләрнең университетлары чакыруы буенча еш кына татар мәдәнияте, тарихы һәм әдәбияты турында лекцияләр укый.
Ул шигырьләрен һәм тәрҗемәләрен 1969 елда «Комсомолец Татарии» газетасында бастыра башлый. 1975 елда Мәскәүдә яшь язучыларның 7 нче Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша һәм аның иҗаты уңай яктан телгә алынуы хакында үзәк матбугатта хәбәрләр басыла. Аның беренче шигырьләр китабы («Яблоко, привязанное к ветке») 1977 елда дөнья күрә, шул ук елны СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына.
1970 еллардан Р.Бохараев классик татар һәм хәзерге заман поэзиясен, шулай ук Россия (СССР) халыклары поэзиясен рус теленә, 1986 елдан венгр һәм инглиз телләренә тәрҗемә итә. Ул тәрҗемә ителгән илледән артык поэзия, проза һәм ислам фәлсәфәсе китаплары авторы. Рус поэзиясе антологиясен (Казакъстан, 1979), Г.Тукай, М.Җәлил әсәрләреннән төзелгән юбилей басмаларны төзүдә катнаша (1986).
Соңгы елларда автор шигырь, проза һәм эсселарын рус, татар, инглиз һәм венгр телләрендә яза һәм бастырып чыгара башлады. «Новый мир» журналында 1996 елның 12 нче санында басылган «Дорога Бог знает куда.
Книга для брата» романы 1997 елда Россия Федерациясенең «Русский Букер» премиясенә, ә инде 1999 елда, мөстәкыйль китап булып чыкканнан соң, Төньяк Пальмир премиясенә (Санкт-Петербург) тәкъдим ителә. 2004 елда Р.Бохараевның «Дневники существований» китабы Россия Федерациясенең «Милли бестселлер» премиясенә тәкъдим ителә.
Ул – Татарстанның икътисады һәм мәдәнияте, Казан татарларының татар, ислам тарихына мөнәсәбәте турында рус, инглиз телләрендә берничә китап, мәкаләләр бастыра. 2000 елда Д.Мэттьюс белән берлектә «Татар поэзиясенең тарихи антологиясе»н төзи. Равил Бохараев тәнкыйтьче һәм эссе остасы буларак «Казан утлары» һәм «Идел» (Казан), «Новый мир», «Знамя», «Дружба народов» (Мәскәү), «Звезда» (Санкт-Петербург), «Сибирские огни» (Новосибирск), «День и ночь» (Красноярск) һәм башка журналларда үз сүзен әтрафлы итеп әйтә.
Драматург буларак «Звездочка-Ромашка» (1985), «Волшебные сны Апуша» (1986), «Сказка о двух монетах» (2005) исемле Казан курчак театрлары өчен язылган шигъри пьесалар авторы. 1989 елда аның «Улица Каюма Насыри» һәм 2004 елда «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә өченче урынга лаек булган «Железная горошина» пьесалары Татарстан телевидениесендә экранлаштырылып халыкка күрсәтелә.
Р.Бохараев – «Мусульманская Англия», «Искание. Поэзия Равиля Бухараева» (Россия телевидениесе, «Лад» студиясе, 1994), «Женщины Ахмадии» (Россия телевидениесе, «Лад» студиясе, 1996), «Скрябин в Лондоне», «Обратная сторона Кипра» (Лондон, Интерлира, 1999), «Исповедь мусульманина», «Прямой путь» (Татарстан телевидениесе, 2003) һәм башка телевизион документаль фильмнарның авторы һәм герое.
Р.Бохараев – М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр (1986) һәм башка премияләр лауреаты. Язучы Венгрия, АКШ, Бөекбритания ПЕН үзәкләре әгъзасы.
Ул – «Бесконечный поезд» һәм «Казанские снега» исемле шигъри китаплары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Р.Бохараев – 1978 елдан СССР Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин