Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарлыгыбызны таныйбызмы?

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 135 еллыгына без нинди уңышлар, сөенеч-яңалыклар белән керәбез? Быелгы бәйрәм тарихта калачакмы, әллә чираттагы концерт сыман, бик тиз хәтердән җуелырмы? Җуелмас кебек, чөнки Тукай туган көндә телгә, әдәбиятка кагылышлы шактый мәсьәләләр хакында Президенттан, хәл ителер, дигән фатиха алынды.

Иртә Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Аннан татар зыялылары Яңа Кырлай әдәби музеена җыелды. Биредә Татарстан Президенты катнашындагы фикер алышуда әдәбиятны дөньяга чыгару, яшьләрне әдәбиятка җәлеп итү, иҗатта дәүләт заказларын кире кайтару кебек мәсьәләләр күтәрелде. Шәхесләр аллеясы, «Туган тел»гә һәйкәл булдыру һәм башка тәкъдимнәр яңгырады.

Татар әдәбияты — төрле телләрдә
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәрҗемә үзәген булдыру, Россия матбугатлары һәм нәшриятлары белән хезмәттәшлек итү, татар китабын чит илләрдә таныту мәсьәләләрен күтәрде:

— Безнең Язучылар берлегендә әдәби тәрҗемә мәркәзе ясау ниятебез бар иде. Чөнки бик күп әдипләрнең, хәтта Тукайның да тәрҗемә ителмәгән әсәрләре бар. Яшерен-батырын түгел, нәшриятлар күбрәк хәзерге заман әдәбиятына өстенлек бирә, классика күләгәдәрәк кала. Тәрҗемә дигәндә башта рус теленә тәрҗемә итүне күздә тотам һәм, әлбәттә, төрки телләргә. Тәрҗемә итү — бер хәл, әсәрне бит әле нәшер итәргә кирәк. Миңа калса, әйтик, ул үзбәк теленә тәрҗемә ителә икән, аны Ташкентта нәшер итәргә кирәк. Нәшриятлар белән элемтәләр бар. Аерым алганда, Мәскәү, Төркия нәшриятларында безнең язучыларыбызның әсәрләре дөнья күрде. Мәсәлән, Роза Туфитуллова романы Төркиядә басылып чыкты. Әйткәнемчә, аерым очраклар бар, бу эшне системалы итәргә иде.

Ркаил Зәйдулла үзәкне Язучылар берлеге каршында күзаллавы, ике штат берәмлеге кирәклеге хакында да искәртте.

Сүз уңаеннан, «Татарстан Республикасында 2024–2023 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы нигезендә, ел саен Россия халыкларының 4 әсәрен татар һәм рус телләрендә 500 данәдә чыгару күздә тотыла.

Президент тәрҗемә үзәген хәл ителмәслек мәсьәлә түгел дип белдерде. Үзәккә, татар әдәбиятын пропагандалау нисбәтеннән, Россия, чит ил агентлыклары белән эшләү вәкаләте дә биреләчәк.

Яшьләргә игътибар кирәк
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова әдәби, театраль лабораторияләрне үстерү, «Калеб» проектларына ярдәм итү, «Балачак» театр студиясен оештыру мәсьәләсен кузгатты. Әлеге ниятләрне тормышка ашыру өчен беренче чиратта мәйдан кирәк:

— Кариев театры балансында китапханә бинасы бар. Яшүсмерләрне, балаларны милли мохиткә җәлеп итә торган комплекслы үзәк эшлисе килә. Театраль лабораторияләр дә, телне өйрәнә торган үзәк тә, балачак студиясен оештыру да мөмкин булыр иде. Әмма бу бинаны төзекләндерергә кирәк.

Театр директоры әйтүенчә, яшьләрнең «Көз», «Су анасы», «Муса. Моабит» триптихы проектлары әзер. Чаллы театры белән «Кыскасы» дигән лаборатория уздыру теләкләре дә бар. Китапханәне төзекләндерү мәсьәләсе дә игътибарга алынды.

Композитор Эльмир Низамов дәүләт заказларын кире кайтару мөмкинлеген сорады. Аның фикеренчә, бу талантлы кадрларны үстерүгә ярдәм итәр иде:

— ТАССРның 100 еллыгына иҗади грантлар каралган иде. Нәтиҗәдә композиторлар да, шагыйрьләр дә, гомумән иҗатның һәр тармагында бик матур әсәрләр туды. Мин үзем дә анда катнаштым һәм киләчәктә ул әсәрләрне күрербез дип ышанам. Авторларга турыдан-туры заказ, минемчә, бик яхшы идея һәм ул дәвамлы булсын иде. Музыка өлкәсенә кайтсак, биредә музыканың финалы ул — аудиоязма. Чөнки нотада язылган килеш кенә аны тамашачы тыңлый алмый. Миннән еш кына татар музыкасын сорыйлар. Кызганыч, безнең сыйфатлы язмалар бүген юк дип әйтеп була. Берничә ел элек Сладковский антология яздырган иде, шуның белән эш тукталды. Композиторлар яза алмыйлар, мин дә яза алмыйм. Чөнки үз музыкабызны дөньяга күрсәтә алмыйбыз. Моның өчен, беренчедән, Татарстанда зур сыйфатлы студия булуы кирәк. Оркестр, хор яздырырлык студия бездә әлегә юк. Икенчедән, студиядә кешеләрнең эшләве кирәк. Ул кешеләр бар, ләкин элемтә юк. Сладковский исә Казанда махсус команда чакырта иде.

Эльмир Низамов мирас мәсьәләсен дә кузгатты. Аның әйтүенчә, без әле һаман да совет заманында язылган язмаларны кулланабыз. Ә күпме классик әсәр язылмаган килеш ята, диде ул. Иҗат коллективларына мирасыбызны яздыру бурычын куйганда хәлдән чыгып була, диде композитор. Аның өчен я студия төзергә, я команда чакырып, елга бер булса да татар композиторлары әсәрләрен яздыру бурычын куярга кирәк. Үзеннән-үзе кадрларны укыту мәсьәләсе дә килеп туа.

Мәдәният министры Ирада Әюпова иҗади оешмаларга дәүләт биреме итеп татар композиторлары әсәрләрен яздыруны кертербез дип белдерде. Студия мәсьәләсе киләчәктә каралыр дип ышандырылды.

Дөрес, элек оркестрлар «Татарстан» радиосы карамагындагы студиядә яздырылган. Президент, димәк, студия оештыруны «Татмедиа»га кушарбыз, диде.

Бүген Мәдәният министрлыгы каршында художество-эксперт советы эшли. Ул дәүләт хисабына бер драма әсәре, ике музыкаль әсәр, өч рәсем сәнгате сатып ала. Әлеге әсәрләрнең гомуми суммасы 3 миллион сумны тәшкил итә. 2019 елда грантлар саны — 97, гомуми суммасы 15 миллион сумны тәшкил иткән. Сөйләшү нәтиҗәсендә ел саен тематик бәйгеләр үткәрү фикерендә тукталдылар.

Тукай сүзе — һәйкәлләрдә
«Түгәрәк өстәл»дә сыннар темасы да чыкмый калмады. Әйтик, Ркаил Зәйдулла күренекле шәхесләрнең аллеясын булдыру тәкъдимен ясады. Президент аның урынын Кырлайда күрсә, берлек рәисе күңеленә Казан якын. Шагыйрь Зиннур Мансуров исә «Туган тел»гә һәйкәл салырга тәкъдим итте. Ул һәйкәлне ничек күзаллавы хакында да сөйләде.

Һәйкәл темасы моның белән генә бетмәде. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рим Акчурин әдәби бәйгеләргә, грантларга Татарстаннан читтә яшәгән иҗади татарларны да җәлеп итәргә кирәклеге хакында сөйләде. Аның чыгышыннан соң Президент, татарча беләсеңме, дип сорады. Сынчы Президент белән татарча да аңлашып күрсәтте. Нәтиҗәдә Мәдәният министрлыгы, иҗади берлекләр, Бөтендөнья конгрессы белән берлектә Россия иҗат берлекләрендә исәптә торган татарларның исемлеген төзергә карар итте.

«Кинода проблема юк, чөнки бездә кино юк»
Бу канатлы җөмлә кинорежиссер Илшат Рәхимбайныкы. Аның фикеренчә,  профессиональ кино производствосы үсеше өчен иң беренче чиратта кинокомиссия булдыру кирәк:

— Кинода проблемалар юк, чөнки әлегә бездә кино юк. Елына 3–5 фильм төшерү ул әле кино индустриясе бар дигән сүз түгел. Бездә бит аның системасы юк. Шуңа да мин кинокомиссия төзү тәкъдиме белән чыктым. Алга киткән илләрдә бу орган эшли һәм иҗатка кагылышлы бөтен сорауларны хәл итә. Кемнәр монда килеп фильм төшерә, нинди фильмнарга акча бүленә, яшьләрне кайда укытырга, актер базасын булдыру, бөтен локацияләрне бер схемага буйсындыру — әлеге комиссия карамагында булыр иде. Бездә булган Татаркино яки Конематографистлар берлеге генә бу сорауларны хәл итә алмый. Әлеге комиссияне булдырганда, бәлки ниндидер үсешне дә күзалларга мөмкин булыр иде.

Курчак театры һәм «зурлар» проблемалары
Татарстан Президенты белән очрашуда ярдәм сорамаган бердәнбер вәкил «Әкият» театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйни булды. Ул бары тик Президентны зурлар өчен куелган курчак спектакленә чакырды. «Президент та барган икән, дигән сүз безгә тамашачыны тагын да җәлеп итәчәк», — диде режиссер.

Президент өлкәннәр белән мавыгып, нәни тамашачыны онытып бетермәскә киңәш итте һәм, барсам, барыгызны да әрләп кайтам, дип белдерде:

— Бинаны төзегәнгә 15 еллап кына, ә аңа инде су үтә. Бу бит хуҗасызлык дигән сүз. Бинаны төзекләндерергә кирәк.

Язучыларның халык белән элемтәсе җитми
Фикер алышуны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов төгәлләде:

— Мин язучылар, театр әһелләре белән бик күп очрашулар үткәрдем. Без алар белән аңлашырга тырыштык кебек инде. Аларның һәрберсенә әйтер сүзем бар. Күпчелегендә, мин әсәрне иҗат иттем, син минем китапны бастыр да, сатып бир дигән мөнәсәбәт бар. Безгә исә бигрәк тә язучыларның халык белән элемтәсе җитми. Күбрәк йөрергә, күбрәк чыгарга, күренергә, аралашырга кирәк. Республикабызда мең ярымнан артык мәктәп, ике меңнән артык балалар бакчалары, 3 меңгә якын мәдәният оешмасы бар. Болар һәммәсе — сезнең аудитория. Язмышыгызда иҗади юнәлешне сайлагансыз икән, үзегезнең сәләтегезне халыкка җиткерегез.

Фикер алышудан соң Шигырь бәйрәме башланды. Шагыйрьләр үтемле шигырьләрен сөйләде, балалар очына-очына үз сәләтләрен күрсәтте. Күңелдә алардан бигрәк Марат Әхмәтовның сүзләре калды:

— Сез үзегезнең татарлыгыгызны, бөеклегегезне, телегезнең матурлыгын, әдәби нәфислеген таныйсызмы, пөхтә итеп саклап буыннарга җиткерәсезме, дип сорый бездән Тукай. Таныйбызмы?..

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/press/26-04-2021/tatarlygybyzny-tanyybyzmy-vatanym-tatarstan-gazetasy

Язучылар