Моннан берничә ел элек, тәгаен мисаллары да белән, графоманлык хакында мәкалә язып бастырган идем. Шактый шау-шу кубарды. Бу хакта һаман да уйлаудан туктамадым, чөнки аның чагылышлары, күренешләре белән һәр көнне очрашу үзе үк моңа мәҗбүр итә.
Графоманлыкны кайберәүләр күп язу, даими язу белән тәңгәлләштерә. Бу дөреслеккә туры килми. Нык инануымча, талантлы кеше каләменнән дә, башка шөгыльләре артык нык комачауламаганда, бигрәк тә үзен һөнәри язучы дип санаганда, әдәби мирас зур калырга тиеш. Җиңел язу, даими нәрсәдер уйлап табу талантлылыкның бер чагылышы булып тора да. Әйткәнемчә, бер чагылышы, әмма аның да барлык сыйфатлары да түгел. Әлеге дә баягы калган сыйфатлар графоман белән язучы исемен йөртергә хаклылар арасында чикләрне билгеләргә булыша.
Чын мәгънәсендәге каләм иясе – үзенең иң беренче һәм иң кырыс тәнкыйтьчеседер. Ул, бердән, ни язганына аек акылдан чыккан бәя бирергә сәләтле. Икенчедән, юклы-барлы әсәр иҗат иткәнлеген аңласа, аны вакытлы матбугатка тапшырып, дәрәҗәсен төшерми. Димәк… Татар газета-журналларында басылган нәфис текстлардан чыгып фикер йөртсәк, бездә чын әдипләргә караганда графоманнар күбрәк. Алайса, редакцияләрдә эшләүчеләр үзләре дә камил сәнгать әсәрен заман биеклекләрендәге әдәбият куйган таләпләргә җавап бирмәүчеләреннән аермый булып чыга? Бәхетебезгә, әлегә аералар, бүгенге көндә төп басмаларның һич югы матур әдәбият бүлекләрендә үзләренең дә каләме шома язучыларыбыз утыра. Бу гел шулай булыр дигән ышаныч исә юк. Әгәр җитәкче кадрларны билгеләүчеләрнең татарча әдәбият белән танышлыклары да, сәнгати зәвыклары да шулкадәр генә, моның өстенә, милли җанлылыктан да мәхрүм икән, аларны татар вакытлы матбугатының эчке хәле дә, тышкысы да борчымаячак.
Исегезгә төшерегез: элегрәк бары тик танылган һәм халык арасында абруйлы каләм ияләре генә мөхәррир кәнәфиендә утыра алды. Алай гынамы,
дипломым бар яисә нәрсә дә булса язгалыйм дип кенә, редакцияләргә хезмәткә урнашу мөмкин түгел иде. Дәүләт нәшриятына редактор сыйфатында эшкә керү хакында әйтеп тә торасы юк. Аның баш мөхәррире урынына да бары тик мәртәбәле, сыналган язучылар гына тәкъдим ителде. Үзгәртеп кору еллары башында исә, теге яки бу җитәкче урынга кадрлар сайлаганда, редакция фикере исәпкә алынды. Хәзер киресенчә. Мөхәррирләр китеп барганда, теге яки бу кешене кодалап йөреп, аңа зыян гына салуың да бар. Коллектив сорый гына дип аны барыбер куймаячаклар, берәр көтелмәгән хәл чыкканда, урынында да калдырмаячаклар. Басмаханәләр яисә вакытлы матбугат органнары башында талантсызлар утыруы графоманлыкка ишекләрне киң ача. Шәхси нәшриятлар талымсызлыгының, акча хакына теләсә кайсы китапны бастыруларының нәфис әдәбиятка зыяны хакында сөйләп тә торасы юк.
Югарыда аталган шартларда татар укучысының хәле аеруча мөшкел. Ул, зәвыксыз ризыктан күпләп авыз итә-итә, тәм тою сәләтен югалткан дегустатор кебек. Аңа инде ни ашаса да, эчсә дә барыбер. Ә бит ризык тәмен бәяләүчеләргә тикшереләсе ризыкны бик азлап бирәләр, «шәрабчы»ларның тәм тою сәләтен затлы эчемлекләрдә генә, анда да аз-аз татытып кына үстерәләр.
Чүп китап продукциясенә күмелүдән бик куркам. Аны безгә районнарга баргач, сумка-сумка төйиләр; мактау фикереңне язып җибәргәнеңне көтеп калалар, шылтыратып, шул хакта сорап йөдәтәләр. Дөнья базарындагы чын әдәбиятны укыр өчен генә дә, бер кеше гомере җитми, ә син редакцияләрдәге «графоман папкалары»н ерып һәм кайберләрен бастырып та чыгаруга шуның яртысын бирәсең. Өеңә килгән вакытлы матбугат, сайлап сатып алган китапларың вакытың бушаганны көтеп ята. Зур сәнгать мәйданында кайнаучы күпләр, татар матбугаты үлмәсен өчен, теге яки бу органны яздырса да, мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне авторларыннан чыгып, чүпләп кенә укырга мәҗбүр. Әдәбиятның затлы, талымлы укучылары да шулайдыр дип беләм.
Элегрәк редакторлар теге яки бу яшь талантны студент, хәтта үсмер чагыннан ук күреп алалар иде дә әкренләп алмашка хәзерлиләр, эш белән тәэмин итәләр иде, хәтта яхшы билгеле дипломы булганнарга да Үзәк матбугатка узу бик авыр булды. Хәзер дә алмаш хәзерләү эше күпмедер бара. Кулга кергән ун-унбиш-егерме меңлек хезмәт хакына яшь талантлар арасыннан килергә ашкынып торучылар гына юк. Килгәннәре һәрвакытта да артык сәләтле дип булмый. Бу – аларның гаебе генә түгел. Бердән, бүгенге яшьләребезнең тормыш тәҗрибәсе аз, сөйләмнәренең актив катламы ярлы, пассив катламы бөтенләй кечкенә. Югары уку йортларында филологларга белем бирүнең сыйфатсызлыгы – сәбәпләрнең сәбәбедер. Җитмәсә, редакцияләү һәм тәнкыйть юнәлешендәге белгечлекләр юкка чыгарылды, әдәбиятны укыту сәгатьләре бермә-бер киметелде, мөгаллимнәрнең галимлек дәрәҗәсе шулкадәр генә. Бәхәскә аласызмы?! Алайса, югары уку йортларында, әйтик, Казанда укыткан галимнәр арасыннан бүгенге көндә әдәбиятыбыз барышын гадел һәм тулы яктырткан, тирән эчтәлектәге, кызыклы фикерле, әсәр җитешсезлекләрен дәлилле тәнкыйть иткән мәкаләләренең авторларын атагыз.
Чын язучы – иң таләпчән укучыдыр. Каләмдәшләренең күрәләтә йомшак әсәрләренә игътибар итмәүләреннән чыгып фикер йөрткәндә, шулай ук андыйлар санының бик азлыгына инанасың. Чын язучы читләр текстын гына түгел, үз әсәрен дә камилләштерергә, редакцияләргә, хаталарын күрергә сәләтле. Ул хикәяләренә, шигырьләренә, вакытлар узгач, әйләнеп кайтмый кала алмый. Графоман исә һәр язганын камил саный, аның теләсә кайсы укучы да күрә алган җитешсезлекләрен генә атаган тәнкыйть белән дә килешми. Шулай да була: ул тәнкыйть фикеренә төкереп карый, язганмы – язган һәм вәссәлам. Графоман хәреф хаталарын гына түгел, стиль хаталарын да төп җитешсезлек дип санамый. Кайберләре аларны төзәтү редакторлар бурычы дип уйлый, үтә хаталы язуының белемсезлегенә һәм талантсызлыгына бер дәлил икәнлеген белми. Талантлы кеше үзенең йомшак якларын юкка чыгарырга тырыша, һәрвакыт белемен арттыра ул.
Графоманга әдәби әсәрләрен халык арасыннан кем һәм ничә кеше укыса да барыбер. Хәтта укучысы үзе генә булганда да, һәр язганы аңа алтын йомырка кебек тоела. Авырдан язган графоман әлеге йомыркаларның, тупасрак әйткәндә, арт ягын ертып чыкканлыгын да аңлап бетерә алмый.
Хәзерге вакытта графоманнар арасында өлкән буын зур күпчелек. Берәүләре, элек яхшы язгач, хәзер дә шулай язам, дип уйлый, чөнки камил акыл белән бәяләү сәләтен югалткан. Бу – һәр танылган язучыны, сине һәм мине дә сагалый торган куркыныч бер күренеш. Күптән түгел редакциябезгә даими рәвештә Тукай бүләген дәгъвалаган каләм иясенең күләмле әсәре керде. Ни проза, ни публицистика үрнәге дип булмый. Автор татарчалы-урысчалы яза, бер телдәге сүзгә икенчесеннән вариант биреп бара, урыны белән әдәпсезләнеп тә киткәли. Стиль нәфис текстларныкыннан ерак, соң дәрәҗәдә натуралистик тасвирлар, кирәксез детальләрне мул кертү, үз-үзен шәрехләү… Редакция хезмәткәрләре белән, үтерәм, дигән рәвеш алып, таягын селкеп кенә сөйләшә, диләр аның хакында. Кылт итеп бер вакыйга искә төште: әлеге авторыбыз язучылар җыелышында, темага кагылышсыз һәм регламенттан бик нык чыккан буш сүзләреннән туйсалар да, сәхнәдән төшерә алмагач, үзе аңлап сөйләүдән туктар әле, дигән сыман, сүзне миңа биргәннәр иде, трибуна яныннан әтисен-әнисен «өчкатлап искә ала-ала» кузгалды. Бу төр графоманнарны, язу һәм басылу гына түгел, югары бәяләнүне дәгъва итеп чирләгән графоманнарны ничек дәваларга? Юлын әйтеп бирә алмыйм. Аларны әлеге дә баягы Тукай бүләген бирү генә тынычландырырга мөмкиндер. Хәер, ул чагында мәртәбәле премияне сугыш калканы һәм кылычы итүләре бар.
Графоманнар тәнкыйтьчеләрне сөйми, дигәннән… Күптән түгел ике корылтай арасында дөнья күргән тәнкыйтькә күзәтүем чыкты. Анда мин бик танылган шагыйрәнең, олылыгын искә алып, кызганып, поэмасын җиңелчә генә анализлап уздым. Ярый әле бар уйлаганымны, һәр күргән җитешсезлекләрне бәйнә-бәйнә язмаганмын. Язганы да аны үлем хәленә җиткерде, нишләргә белмәдем. Шунысы кызык: мәкаләм белән танышканчы ук, кешедән ишетеп алган да күреп һәм телефон аша орышу-сүгү эшенә кереште. Димәк, бердән, журналларны укып бармый, графоманнарның аерым бер катламына хас булганча, үзе генә язарга һәм укылырга тиеш дип саный. Икенчедән, тәнкыйтьченең телен шантаж ярдәмендә кисмәкче була. Әле бит ул сине генә шулай махсус мыскыллаган, аның белән сөйләшергә, кирәген бирергә кирәк, дип котыртучы җан
дуслары да табылган. Мин аларны чамалыйм. Иң кызыгы: күптәннән үзләрен дә графоманнар исемлегендә йөртәм.
Кайчандыр аерым бер поэмаларын мактагач, әдәбиятны синнән дә яхшы белүче юк, күпме зыяннар салсам да, миңа гел яхшылык белән җавап бирдең, дип рәхмәтләр укый торган шагыйрәм, син иҗатны аңларлык түгел шул, белемең җитми, минем поэмаларны бер Фәридә Хәсәнова гына аңлый һәм мактый гына, дип сөйли башлады. Югары белеме бөтенләй юк каләм иясе ничә дипломлы һәм югары уку йортында белем биргән галимәгә әнә шулай ди. Хәер, белем дипломда түгел, мин аны гомерем буена мөстәкыйль тупладым, кемнәндер алмадым, әмма бик күпләргә бирдем, иҗатлары үсүгә хәтта гадел тәнкыйтем белән дә булыштым дип саныйм.
Мактаган галим генә минем иҗатны аңлый, дигән һәм үзем табигый талантын таныган, чыннан да, бик күп әсәрләрен югара бәяләгән каләм иясенә сүзем шул: мактаулар гына язганның сүзләре мине ышандырмый. Бигрәк тә тәнкыйтьче танылган кешеләр иҗаты хакында гына мәкаләләр бастырса. Чыгышта тәнкыйть тә итәргә кирәк чакта зур исемнәр алмаганнарга гына теше үтсә. Әгәр ул әсәр җитешсезлекләрен күрә торып әйтми икән, куркак холыкка ия, тәнкыйтьләргә тиеше аның күңелендә кала, кала-кала, тау булып өелә. Мин моны үзем хөрмәт иткән Фәридә ханымга карата әйтмим, гомумән, сөйлим. Әдәбиятчыларыбыз арасында гомере буе мактап яза-яза чирләгән графоман каләмнәр дә – аерым бер каста ул, үзеннән дәрәҗәлеләргә хезмәт итүне яшәү-уйлау рәвеше иткән катлам. Кайчандыр Һиндстанда биеп-җырлап кына йөргән, кеше күңелен күрүне профессия иткән чегәннәрне, җәмгыятьләрен, уйлауларынча, түбән кастадан тазарту максатыннан да, яшәгән илләреннән куып җибәргәннәр. Әдәбият та мондый берьяклылар – мактаучылар катламыннан арына барырга тиеш.
Шагыйрәмне графоман дип атавымны үземчә дәлилләп китмәкче булам. Кайсы әсәрен тәнкыйтьләгәнемне дә белмәгән килеш, ул, әле синең фәлән поэмамны укыганың юк, болай язмас идең, мин аны җиде йөз илле бит иттем, мең ярымлыкка җиткерәм, дип мактанып ташлады, югыйсә мин нәкъ менә шул әсәргә бәя биргән, анда эзлеклелек һәм бөтенлек булмауны, артык текст берәмлекләренең ешлыгын, авторның «дастан»ын кирәкмәгәнгә сузуын һәм башкаларны күргән идем. Ә бит графоманлыкның төп билгесе – чикне белмичә язудыр. Димәк, бик талантлы каләм ияләре дә, чирләпме, өлкәнәепме, чик-чама хисен югалтыпмы, кешеләрнең ялган мактавына, кирәксезгә кирәкмәгән эшләргә үсендерүенә ышаныпмы, башка бер сәбәп беләнме, графоман булып китә ала, һәм киресе дә.
Графоманлык өлкән яшьтәгеләргә аеруча хас, дидем. Вакытны кая куярга белмәгәнлектән, физик эшләргә көче җитми башлаган кеше кулына каләм ала. Икенче берәүләргә аудитория кирәк, ул акыл өйрәтергә, гел сөйләп торырга күнеккән. Карт галимнәрнең, укытучыларның өлкәнәйгәч әдәби әсәр язарга керешүе шуның белән аңлатыла да. Уллары-киленнәре каенаналары белән аралашмаганлыктан, шигырь язарга тотыннганнарга да мисаллар китерә алам. Элек бик яхшы булган. Бер әкияттә эчендә сергә урын калмаган герой барысын да көпшәлеккә сөйләгән, аннан ясалган курай исә әлеге серне дөньяга чәчәргә тотынган. Безнең халык, сереңне, чыдый алмасаң, «йомышыңа» сөйлә, дип бик белеп әйтә. Мин киң таралган мәкальне күпмедер нәфисләштердем.
Графоманнар арасында әдәбиятка башка өлкәләрдән килеп кергәннәр шактый. Алар үз эшләренең остасы булса да, чит өлкәдә сай йөзә, шунлыктан үзенең язучы түгеллеген аңламый. Әдәби әсәргә нәфис текст бөтенлеге, камиллеге ноктасыннан куелган таләпләрне шул хактагы китапларны укымаган, курсларны узмаган, филолог булмаган кеше кайдан белсен?! Җитмәсә, бу юнәлештә мөстәкыйль рәвештә белемен арттырмаса, табигый таланты, һич югы сәләте чыпчык тезеннән дә түгел икән. Бу төр графоманнар Язучылар берлекләренә керү бәхетенә ирешсә, үзен талант иясе сыйфатында хис итә, даими басылырга, язучылар арасында йөрергә омтыла, артымда минем хакта ни сөйлиләр, дип башына да китерми. Язучылар оешмасына әгъза булып керү теләге кайберәүләрне графоманлыкка этәрә дә. Каләм чарлансын, язучылар күрсен дип, андыйлар көне-төне иҗат итә башлый, редакцияләр бусагасын таптый. Ярый әле, кайберәүләрнең өстәл артыннан ай буе тормый язганы да талантлы әдипнең көн эчендә иҗат иткәннең йөздән бер өлеше дә була алмый.
Кайберәүләр фикеренчә, графоман яза да ташлый, яза да ташлый, ни язганлыгын да оныта, дип белдерә. Андый төрләре дә бар. Болары – танылуны, үзен башкаларга күрсәтүне максат итми, мактанчык холыклы түгел. Җәмгыятькә дә, тирәлеккә дә андыйлардан артык зыян юк. Кешенең бер шөгыле булырга тиеш бит инде. Мине әдәбият мәйданында танылу теләге хирыяс дәрәҗәсендәгеләре борчый. Бу төр графоманнарның калку бер сыйфаты – җай чыккан саен, үз текстларын сөйләүдә, иҗатын аудио-видеоязмалар аша тыңлату-күрсәтүдә дә чагыла, чөнки ул язганнары башка кешегә бик кызык дип исәпли. Мин моны фашистларның концлагерьларда бер үк нәрсә белән тоткыннарның баш миен изүенә тиң күрәм. Егерме дүрт сәгать буена Моцартны тыңлатып та, кешене үтерергә мөмкин! Һәм үтергәннәр дә! Иҗатка чын бәя бирә белмәүче графоманнарның машинасына утырсаң, әсәрләре белән юл буена миеңне агулаячак: сөйләячәк, тыңлатачак, иҗат лабораториясе турында сүз куертачак, шигъри текст кыстырырга җай гына көтеп торачак.
Графоманнар әштер-пөштер иҗат ителгәне шигырьләрен кулланып, мәҗлесләр алып барырга ярата, башкаларның юбилей кичәләрендә сәхнәдән төшеп китә алмый. Чын шагыйрь дә иптәшләренә дә, сәхнәдән дә укырга ярата, әмма ул теләсә кемгә теләсә кайда шигырь сөйләүдән тәм тапмый. Ул, чакырулы булмый торып, сәхнәгә сикереп менеп, икешәр-өчәр су буе әсәр укымый.
Графоманлыкны чагылдыра торган дип саналган бер анектодтта: «Чукча –Укучы түгел, Язучы гына» дип әйтелә. Әйе, ул үзенекен сөйләп йөрергә яратса да, кеше язганны аз укый, йә бөтенләй укымый. Язучының укучылыгы исә аның әдәби материалны зәвык белән сайлавында чагыла. Начар текст кулга эләксә, аңа кереп китеп булмый. Шундый прозаны мактаучылар да бар бит талантлы әдипләр, тәнкыйтьчеләр арасында да, дип каршы төшәрсез. Бар. Теге яки бу каләм иясе тиеш дәрәҗәдәге сәнгати югарылыкта булмаган әсәрне мактый икән, йә аның мактавыннан аңа файда килә, йә ул үзе дә – графоман, әдәбият елгасында бик сайдан гына йөзүче.
Хәзерге көндә графоманлык кимеде дип санаучылар ялгыша. Һич юк, артты гына! Кайберәүләр уйлавынча, хатлар, гаризалар, әләкләр, җирле тормышны яктырткан мәкаләләр язмавыбыз аның кимүенә бер дәлил булып тора. Аларны башка чара-юллар алмаштырды шул. Керегез интернетка! Меңләгән сайтларда миллионлаган укучы – көне-көне шакшы сүзләр, гайбәт йә башка бер нәрсә язуда. Һәвәскәр иҗат мәйданы һөнәри мәйданнан да зуррак урын алып тора! Хәзер кешеләр үзара хәл белешү, котлашулар, эшлекле фикер алышулар белән генә канәгатьләнми, аңа үзен егылып укырлык, бәхәс-талашларны дәвам итәрлек аудитория кирәк. Икенче бер журналист, акыллы фикерләргә дә мөнәсәбәт белдерү күзәтелми, графомания беткән икән, дип белдерә, ул кеше җитди статьялар астын тикшергән, ә акылсыз фикерләр артыннан килә торган комментарийларга кереп карамагандыр. Кайберәүләр уйлаганча, җөмлә-мөнәсәбәтне смайликларга алмаштыру да графоманлык кимүгә дәлил түгел, ул безнең физик ялкаулана баруыбызны күрсәтә, кайвакыт алардан алга таба таныш-белешләрнең үзара аралашырга омтылып тормаганнары аңлашылырга мөмкин.
Психологларның бер нәтиҗәсе белән алай да килешергә мөмкин: озын һәм күп язу омтылышы, уку теләге кебек үк, киләчәк буыннарда кими барачак. Табиблар үз фикереңне язу аша белдерү хирысы дип тә аңлаткан графоманлык, бер яктан, арынуы авыр саналган һәм шизофагия сыйфатына да ия чир булса, икенче яктан, дәвалый торган чара да бит әле. Ул кешегә эчке борчуларыннан, куркуларыннан, җыелып яткан хатирәләреннән бушанырга һәм нервларын киеренкелектән чыгарырга ярдәм итә. Шушы бушануын чирләүче кеше табибка, дусларына, кәгазьнең үзенә генә тапшырса, бик яхшы да бит, еш кына ул, аның күңел яралары белән бар дөнья таныш булырга тиеш, мин генә шундый, мин генә хәсрәттә, дип ялгыша.
Графоманлыкның төрләре бихисаптыр, бу хакта язу үзе үк мине дә графоманга әйләндерәчәк. Алай да, күпчелек карашынча, графоманлык – һәр планда уртакул булган текстларны күпләп иҗат итү һәм бастырып чыгаруның маниягә тиң омтылышы. Ул – эч китү белән тәңгәл халәттер. Йә аның үтеп киткәнен, организмның үз көче белән тазаруын көтәргә, йә дәваларга кирәк. Ә бит дәвалана алмаганнар да шактый. Мин төп дәвалау чарасы сыйфатында өлкәннәрнең дингә бирелүен күрәм. Даими рәвештә Алла белән аралашу башка уйларга акылыңда урын бик аз калдырыр дигән караштамын. Яшьләр графоманлыгы исә кайвакыт зур уңышларга да китерә, яза торгач, кемнәрдер тарафыннан төзәтелә торгач, үз текстларының яхшыруын да күрә торгач, кайберәүләр сыйфатлы әдәбиятка якыная. Димәк, графоманлык, бу яссылыктан караганда, бик үк кирәксез күренеш түгел икән.
Графоманнарның башын мине бастырмыйлар, Язучылар берлегенә алмыйлар, дигән уй даими ашап тора. Берлеккә алу коллегиясендә эшләү вакытында андыйлар белән аралаштым. Кандидатлар үзләренең гел язасы килеп торулары, берлеккә керү тормышларындагы иң зур максат икәнлеге хакында очрашкан һәм шылтыраткан саен сөйли иделәр. Графоманнарны таныласы килү һәм шуннан эмоциональ тәэсир алу теләге чиргә сабыштыра. Графоманиянең арта гына баруын китап кибетләрендә продукциянең сан ягыннан артуы, сыйфат ягыннан төшүе, язучылыкка дәгъваланучыларның күбәюе дә күрсәтә.
Графоманны сата торган тагын бер сыйфат: теләсә кайсы темада үзен белемле, хәтта гений санау. Аңа калганнар идиот, дөньяны, теге яки бу күренешләрне аңлый алмаслык кешеләр булып күренә. Бу төр кешеләр «син аңлыйсыңмы», «сиңа аңлата алырмын микән», «шуны да аңламагач» һәм башка гыйбарәләрне кирәгеннән еш куллана. Әңгәмә барышында, кеше, «ты меня понимаешь», «понятно», «шуны аңлыйсызмы», «сез соң беләсезме», «шуны да ишеткәнегез юкмыни» кебек гыйбарәләрне гел әйтеп торса яисә, һәр темага кергәндә шулардан этәрелсә, анда үзен даһи санау тойгысының биниһая зурлыгы, еш кына бәяләренең мөмкинлекләренә адекват түгеллеге турында нәтиҗә чыгарасың. Уйланасың, аның үзеңне бушкуык санап сөйләшүеннән эчтән генә көлеп утырасың.
Галимнәр, чын язучы тәнкыйтькә түзә, ди. Килешеп бетмим. Әле бит субъектив тәнкыйть тә бар. Җөмләне, объектив тәнкыйтькә түзә, дип төзәтергә кирәктер. Әгәр тәнкыйтьче гадел булмаса, чын язучы фикереңне бәхәскә алырга мөмкин, әмма чыгырдан чыкмыйча, дәлилле каршы төшәчәк. Фәнни нигезле, раслаулы тәнкыйть итәргә тырышам, әмма язганнарымны кабул иткәннәрне аз күрдем. Каләмдәшләрем, димәк, үз-үзләренә, мин чын язучымы, әллә графоман
гынамы, дигән сорау куя ала. Тәнкыйтемне кабул итмәүләреннән чыгып, чыннан да, арабызда даһиларның азлыгына тагын бер кат инанасың.
Графомания — психиатрия термины. Ул мәдәни кыйммәте юк текстлар иҗат итүгә чир дәрәҗәсендәге хирыслыкны күздә тота. Әгәр шаблон, кызыксыз, тәэсирсез, башкаларны кабатлап язасың да язасың икән, шикләнмә: син – графоман! Бу халәттән хәзерге медицина дару белән дә чыгара ала. Иң мөһиме: графоманлыкның авыр формасы булмасын. Ялгызлык, аралашу даирәсенең тарлыгы, рухи чирләр, үзеңне башкаларга аңлата алмау, икенче бер эш урыннарында танылмау яисә омтылган дәрәҗәләреңә юл киселү, элекке эш урыныңнан, дусларыңнан тибәрелү, хәтта иҗатта гына яшәү стимулы күрү дә гап-гади кешедән графоман ясарга мөмкин. Мөһаҗирлеккә киткәннәрнең дә иҗатка тартылуы еш кына рухи ялгызлыкка барып тоташа. Бу халәт, кемдә генә барлыкка килсә дә, вакытлы булсын иде. Якыннарыбызны, туган-тумачаларыбызны күзгә-күз аралашудан мәхрүм итмәсәкче.
Урыс матбугатыннан: «Язучылар берлеген графоманнар басты», – дигәнне укыганым бар. Нинди зур һәм югары сыйфатлы әдәбият тудырган халыкта бүгенге көндә шулай икән, башкаларның берлекләре хакында ни әйтергә кала?! Кызганыч ки, графоманнарны шул берлекләрдәге талант ияләренең үзләрен танымаулары борчымый, ул мине укучылар инде язучы санар, ни язсам да, укыр, дип сөенә. Җитмәсә, ялган мактау белән күзен буучы дуслары да булса. Кайвакыт чүп үләннәр чәчәклекне басып китә дә юкка чыгара. Чүп баскан тирәлек тә сафлыгын, тазалыгын югалта. Әдәбиятыбыз өчен бик кайгырам. Зур талантларыбыз бар, алар өсләренә ишелеп төшәргә торган әлеге катлам астында калыр кебек…
(Рифә Рахман. «Идел» журналы)