Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Архипов Александр

Александр Ильич Архипов (Федоров) 1932 елның 7 ноябрендә Татарстанның Юдино (хәзер­ге Яшел Үзән) районы Күзмәт авылында туа. 1951 елда урта мәктәпне тәмамлый. 1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, ин­женер-механик белгечлеге ала. Институтны тәмамлаганнан соң, төрле оешмаларда партия-комсомол эшен башкара, җитәкче урыннарда эшли. 1992 елдан лаеклы ялда.
Александр Архипов яшьтән яза башлый. Аның тәүге хикәясе («Случай на Волге») 1959 елда «Зеленодольская правда» газетасы битләрендә күренә. Аннан соң хикәяләре, «Волжская быль» повестеннан өзекләр Питрәч, Бөгелмә, Лаеш районы газеталарында басыла. «Ялкын» журналының 1988 елгы март санында укучыларга Александр Архиповның «Конь и Волк» хи­кәясе тәкъдим ителә. 1989 елның июнь санында «На сенах» дигән тагын бер хикәясе басыла. Аны рус теленнән Разил Вәлиев тәрҗемә итә.
1992 елда Мәскәүдәге «Лампада» нәшрият-полиграфия фирмасында Александр Архиповның «Волжская быль» китабы басыла.
Автор биредә Идел буендагы Жигули тауларына урнашкан туган авы­лы, балачагы, яшьтәш дуслары турында бәян итә. Повестьтагы җанлы об­разлар, вакыйгалар балалар һәм өлкәннәр күңелен дә бердәй җилкенде­рерлек итеп языла.
1996 елда Архиповның «Родной гудок» исемле хикәяләр һәм новелла­лар китабы дөнья күрә.
1997 елда исә авторның Мари Эль китап нәшриятында «Мир, в кото­ром живу…» дигән китабы басыла. Анда язучының балачак истәлекләренә таянып язылган «Гармонь» хикәясе дә кертелә.
Ул 2012 елның 28 июлендә Казан шәһәрендә вафат була.
А.Архипов – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Волжская быль: повесть / предисл. С.Козина. – М.: Лампада, 1992. – 112 с. – 10000 экз.
Родной гудок: рассказы, новеллы. – Казань: Полиграф.-изд. комб. им. К.Якуба, 1995. – 63 с. – 2000 экз.
Юдинский форвард: рассказы, новеллы. – Казань: Полиграф.-изд. комб. им. К.Якуба, 1997. – 40 с. – 2000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
С и з о в С. В почтовом ящике «Луча» // Волжская магистраль. – 1986. – 11 сент.
С п и р и д о н о в А. Послесловие // А.Спиридонов. Мир, в котором живу… – Йошкар-Ола: Марийское кн. изд-во, 1997.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин