Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Галиуллин Тәлгать

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгат Нәбиулла улы Галиуллин 1938 елның 20 июлендә Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылында туа. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне, аннан күрше Әлмәт (Яңа Әлмәт) авылындагы унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендәге алюминий заводында электролизчы булып эшли. 1956 елда Казанга килеп, университетның тарих-филология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, 1961-1962 елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент булып эшли. 1962 елның маеннан 1965 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасын үти.

1965 елда Тәлгат Галиуллинны Татарстанның Алабуга шәһәрендәге педагогия институтына укытучылык эшенә күчерәләр. Анда аңа татар һәм рус әдәбиятлары курсы буенча лекцияләр уку вазифасы тапшырыла. Укыту белән бергә 1967 елдан 1971 елга кадәр ул институтның укыту һәм фәнни эшләр буенча проректор хезмәтен дә үти. 1970 елда «Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, ул унбиш ел буена (1971-1986) Алабуга педагогия институтының ректоры булып эшли.

1981 елда Т.Галиуллин Алма-Ата шәһәрендә «1917-1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе» дигән темага докторлык диссертациясе яклый һәм 1983 елда профессор дәрәҗәсен ала. 1986 елда Казанга күчеп, ике елга якын Казан дәүләт педа-гогия институтының әдәбият кафедрасында профессор вазифаларын баш-кара. 1988 елда аны Казан дәүләт университетына күчерәләр һәм универ-ситетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге нигезендә татар филологиясе,тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыру эшен тапшыралар.

Т.Галиуллин 1989-2000 елларда шул факультетның деканы, 1989-2008 елларда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара.

Тәнкыйтьче буларак, Т.Галиуллинның исеме матбугатта алтмышынчы еллар уртасында күренә башлый. Аның «Яңа үрләр яулаганда» (1972), «Еллар юлга чакыра» (1975) исемле китаплары басылып чыга.

Җитмешенче елларда Тәлгат Галиуллин үзенең гыйльми һәм тәнкыйть эшчәнлегендә төп игътибарын татар поэзиясенең сугышка кадәрге чорын өйрәнүгә юнәлтә. Нәтиҗәдә аның «Социалистик реализм юлыннан» (1977) дигән мәкаләләр жыентыгы һәм рус телендә «Заман сулышы» («Дыхание времени», Казан университеты басмасы, 1979) дигән монографиясе дөнья күрә. Боларның беренчесендә автор, утызынчы еллар матбугатындагы бай фактик материалга таянып, бу чор татар поэзиясенең халыкчан рух белән яшәвен, заманның шигъри һәйкәлен тудыруда үзеннән мөһим өлеш кертүен күрсәтергә омтыла, ә монографиядә гомумән 1917-1941 еллар арасындагы татар поэзиясенең үсеш этаплары бербөтен процесс буларак яктыртыла.

Үткән мирасны җентекле тикшерү белән бергә, галим-тәнкыйтьче агымдагы әдәби процесстан да читләшми, сиксәненче еллардан башлап исә тулысынча диярлек төп игътибарын шуңа юнәлтә. «Безнең заман үзе җыр» (1982), «Шагыйрьләр һәм шигырьләр» (1985), «Дәвамлылык» (1987), Мәскәүдә рус телендә чыккан «Исәнме, шигърият!» («Здравствуй, поэзия!») (1987), «Илһам чишмәләре» (1988), «Гомер учагы» (1991), «Шигърият баскычлары» (2002), «Шәхесне гасырлар тудыра» (2003), «Әдәбият – хәтер хәзинәсе» (2007) китаплары – шул активлык нәтиҗәләредер.

Узган гасырның туксанынчы елларында Т.Галиуллин үзен документаль һәм сәнгатьле проза жанрларында да үзенчәлекле каләм остасы итеп таныта. «Замана балалары» (1993) һәм «Дәгъва» (1995) исемле документаль-публицистик китапларында әдип Татарстанның җитәкче даирәләре турында, исемнәрен әйтеп һәм кылган гамәлләрен бәян итеп, күңелендә туган уй-фикерләре вә хатирәләре белән уртаклаша. Җиңелчә ирония һәм юмор кушып язылган хикәяләренең нигезендә дә тормыштан алынган вакыйгалар, бигрәк тә автор озак еллар дәвамында яшәгән Алабуга төбәгенә бәйле гыйбрәтле хәл-әхвәлләр ята («Кияү», «Спид вә мәхәббәт», «Туган көн», «Урман хуҗасы», «Ниткән хат ул?» һ.б.). Язучының 1997-1998 елларда басылып чыккан һәм демократик үзгәрешләр чоры вакыйгаларын, шул вакыйгалар фонында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, әхлак мәсьәләләрен реалистик рухта, шомартмыйча-буямыйча тасвирлаган «Тәүбә» (1997) һәм «Элмәк» (1998) исемле романнарын әдәби җәмәгатьчелек татар прозасындагы бер яңалык итеп каршылады. Катлаулы эчтәлекле, күп планлы бу роман-дилогиясендә автор, заманыбызга хас иң четерекле проблемаларны үзәккә алып, мафия төркемнәре арасындагы коточкыч вәхшилекләрне, кеше гомере белән санашмаган атыш-үтерешләрне сурәтләп, кем гаепле, киләчәктә ничек яшәргә дигән сорауларга җавап эзли. «Тәүбә» романы өчен Т.Галиуллин 1997 елда Татарстан Язучы лар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләккә лаек була. Әдипнең «Казан утлары» журналында (2003, № 6, 7, 8), 2003 елда аерым китап булып басылган «Төнге юллар» исемле яңа романы да алдагы ике әсәрендә күтәрелгән темаларны дәвам иттерә һәм уртак каһарманнары, берсе икенчесенә ялганган эзлекле вакыйгалары аша өчесе бербөтен эпик әсәр – трилогия төсен ала. «Сәет Сакманов» исемле роман-трилогиясе (2005) хәзерге яшәешебезгә багышланган күренекле әсәрләрнең берсе буларак таныла.

Т.Галиуллин укучыларга автобиографик характердагы «Гомер тәлгәшләре» (1997-1998) дигән хатирәләр китабы авторы буларак та билгеле.

Тәлгат Галиуллин – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1993), Россия Федерациясенең милли телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык диссертациясе яклау Советы рәисе (1991 елдан), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1996), Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1998), «Почет Билгесе» (1980), «Дуслык» (1999) орденнары иясе.

Т.Галиуллин – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар