Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәдигый Хәнәфи

Хәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.
Хезмәт юлын Сикертән сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә.
1964–1967 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
1970 елда университетны тәмамлаганнан соң, Кама Тамагы һәм Арча районы урта мәктәпләрендә ун ел чамасы директор булып эшли.
1981 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын читтән торып тәмамлый. 1982 елда «Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара, 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта.
Х.Бәдигый журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә: «Коммунизмга» газетасында (Арча) хатлар бүлеге мөдире, «Мирас» журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
Әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук мавыкса да, моңа җитди әһәмият бирми, язганнары матбугатта соңрак – алтмышынчы-җитмешенче елларда гына күренә башлый.
Шул еллардан соң аның күпсанлы лирик һәм юмористик шигырьләре һәм поэмалары, очерк-хикәяләре, дистәләгән публицистик һәм фәнни мәкаләләре газета-журналларда, китап-җыентыкларда даими рәвештә басылып тора.
Моннан тыш аның үзе иҗат иткән дистәдән артык җыр-көйләре бар.
Х.Бәдигый – 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Абага чәчәге: әдәби тәнкыйть, эссе, рецензияләр. – Казан: Казан инновацион техник үзәге нәшр., 2001. – 192 б. – 1000 д.
Күңел ялкыны: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. К.Латыйп. – Казан: Казан инновацион техник үзәге нәшр., 2002. – 184 б. – 1000 д.
Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 1000 д.
* * *
Уроки татарского языка: самоучитель. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 256 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Г а ф ф а р Ә. Чәчәкләрнең иң күркәмнәре // Ватаным Татарстан. – 1998. – 16 окт.
Г а ф ф а р Ә. Фасыллардан асыллар // Мирас. – 1999. – № 10. – 54 б.
Г а р д а н о в Х. Күңел күзе // Мирас. – 2001. – № 1. – 47–54 б.
С а д ә Г. Гөлләрнең дә телен белә ул мөгаллим // Мәгърифәт. – 2001. – 10 февр.
З ә й н е т д и н о в Г. Гөлләр теле // Арча хәбәрләре. – 2001. – 24 июнь.
Ә х м ә т җ а н о в М. Чынлап чәчәк аткан абага // Мәгърифәт. – 2002. – 30 март.
Ә х м ә д у л л а Ш. Хакыйкать күзе // Мирас. – 2002. – № 9. – 153–157 б.
Г ы й з з ә т у л л и н Р. Күңелендә ялкын йөртә // Татар иле. – 2003. – № 33.
А й т у г а н о в Б. Рухи тамырлар ялкыны // Татарстан хәбәрләре. – 2003. – № 25.
Г а д е л Ә. Шагыйрьнең күңел ялкыны җылыта күңелләрне // Шәһри Казан. – 2003. – 24 окт.
М ә х м ү д о в Ә. Күңеле балкып тора // Мирас. – 2003. – № 11. – 146–151 б.
А к м а л Н. Догалар дулкынында // Мәдәни җомга. – 2004. – 1 окт.


Язучылар