Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нәбиуллин Таһир

       Язучы Таһир Нәбиулла улы Нәбиуллин 1933 елның 25 мартында Татарстанның Апас районы Болын-Балыкчы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Балачак һәм үсмер еллары сугыш вакытына һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән авыл балаларының күпчелеге кебек, Таһир да кечкенәдән йорт һәм колхоз эшләренә җигелеп үсә.

           Бер үк вакытта туган як табигатенең гаҗәеп матурлыгы – хуш исле киң болыннар, саф сулы күл тезмәләре, үзәнлекләр аша үзенә юл ярып талгын гына аккан Зөя елгасы, аның борылмалы куенына сыенып утырган туган авыл, авылның хезмәт сөючән халкы, гореф-гадәт, йолалары, моңлы җырлары, кешеләренең ничектер сузыбрак-көйләп сөйләү рәвешләре – болар барысы да тиз тәэсирләнүчән һәм һәрнәрсә белән кызыксынучан Таһирның күңеленә гомер җуелмас хатирәләр сызып калдыра. Аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, кечкенә хикәяләре, лирик парчалары да шушы хатирәләр җирлегендә туа.

           Әдәбият дөньясына омтылыш көчле булса да, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәри хезмәт юлын сайлаганда, кырыс чынбарлык Т.Нәбиуллинны бөтенләй икенче юнәлештән алып китә: ул, финанс-икътисад институтын тәмамлап, озак еллар Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе сәнәгать предприятиеләрендә институтта алган белгечлеге буенча эшли, 1969 елда исә Татарстанга кайтып, чирек гасыр берөзлексез Түбән Кама шәһәрендәге Нефть-химия берләшмәсенең баш бухгалтеры вазифаларын башкара.

           Киеренке көндәлек хезмәт аңа күңеле тарткан әдәби иҗат эше белән иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлек бирми. Чын-чынлап иҗат эшенә ул, үзе икърар иткәнчә, фәкать хезмәт стажын тутырып лаеклы ялга чыккач кына ныклап керешә.

           Ул 1986 елдан «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем йөртә.

           Т.Нәбиуллин – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Торналы туп: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 23 б. – 12500 д.

Урман заты: фантастик повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 63 б. – 15000 д.

Мәрҗән убасы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 88 б. – 7000 д.

Тыюлык: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 64 б. – 7000 д.

Гаилә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 104 б. – 1000 д.

Качкын: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 224 б. – 3000 д.

Бортаслар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 190 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А б д у л л и н Ф. Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар // Шәһри Казан. – 1995. – 1 апр.

С а ф и н Ф. Үткәнне киләчәккә ялгаучы // Казан утлары. – 2003. – № 3. – 184–185 б.


Язучылар