Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәли Ярулла

 Ярулла Вәли (Ярулла Вәлиулла улы Вәлиев) 1879 елда Сембер губернасының Буа өязе Бикмураз авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа.

Берара үзе дә сәүдә эше белән шөгыльләнә, журналист буларак актив катнаша, Дәрдемәнднең кызына өйләнә. 1906–1917 елларда «Вакыт» газетасы редакциясендә эшли. «Мәңгелек мәчет» (1901), «Әфиун» (1906), «Җанлы җеназа» (1907), «Ахырзаман бәласе» (1907), «Урман әүлиясы» (1907) хикәяләрен һәм «Ачлык кушты» (1908), «Оят, яки Күз яше» (1909) драмаларын яза. Соңгы пьеса аеруча популяр булып, бигрәк тә октябрьгәчә чорда «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» труппалары тарафыннан еш уйнала. Революциядән соң Ярулла Вәли Башкортстанда (Уфада) яши, утызынчы елларда «Башзолото» трестында лаборант булып эшли. Репрессияләр чорында кулга алынып, 1937 елның 30 ноябрендә аңа суд була, үлем җәзасына хөкем ителә.


Язучылар