Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Паушкин Геннадий

Прозаик һәм шагыйрь Геннадий Александрович Паушкин 1921 елның 28 февралендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1939 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Шул УК елны армиягә алынып, Молдавиядә чик буе гаскәрләрендә радист булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып соңгы көненәчә ул – хәрәкәттәге армиядә: башта Көнбатыш фронтта, аннары Төньяк Кавказ һәм Өченче Украина фронтларында сугыша, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

1945 елның көзендә Г.Паушкин Казанга кайта һәм университетта укуын дәвам иттерә. Университетны тәмамлаганнан соң, 1950–1953 елларда – «Комсомолец Татарии» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, аннары ике ел (1953–1955) «Комсомольская правда» газетасының Татарстан буенча үзхәбәрчесе вазифаларын башкара. 1955 елның октябреннән башлап Г.Паушкин – Татарстан Язучылар берлеге аппаратында: 1955–1968 һәм 1979–1981 елларда рус әдәбияты буенча консультант булып эшли. 1968–1979 еллар арасында һәм 1981 елның җәеннән ул – профессионал язучылык хезмәтендә.

Г.Паушкин 1940 елдан яза башлый. Ватан сугышы чорында фронт газеталарында аның күпсанлы патриотик шигырьләре, совет солдатларының каһарманлыгын тасвирлаган очерклары, әдәби парчалары басылып чыга.

Хәрби-патриотик тема язучының сугыштан соңгы иҗатында да төп урынны били. «На дальней заставе» (соңгы исеме – «На Кагульской заставе»), «Дозорные тропы», «Слушай мои позывные» исемле хикәя җыентыкларында һәм «Всегда в пути» дигән китабына кергән шигъри әсәрләрендә автор Ватан сугышы күренешләрен, фронтташ дусларының героик характерларын җанландыра. Әдипнең хәрби темага язган проза әсәрләре тормышчан чынлыгы, гадилеге һәм композицион җыйнаклыгы белән күңелдә кала.

Г.Паушкин заман темаларына, бүгенге бөек төзелешләргә, яшьләр тормышына, әхлак мәсьәләләренә багышланган хикәя, повестьлары («Черствые именины», «Дальние поляны» һ.б.) һәм очерк китаплары белән дә укучыларга таныш. Аның КамАЗ төзелеше турындагы «На земле Челнинской» исемле очерклар җыентыгы ВЛКСМ Үзәк Комитеты Дипломына лаек була.

Ул татар язучылары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юнәлешендә актив эшли. Аерым алганда, А.Расихның «Ямашев» (1975, 1982) һәм «Айлы төннәр» («Лунные ночи», 1979) романнары рус теленә Г.Паушкин тарафыннан тәрҗемә ителә.

Г.Паушкин Татарстан Язучылар оешмасында актив җәмәгать эше алып бара: озак еллар рус секциясенә җитәкчелек итә, берничә тапкыр Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана, СССР Язучыларының VI съездында (1976) делегат булып катнаша. Ул – Г.Тукай исемендәге премияләр бирү буенча Татарстан Республика комитеты әгъзасы. Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1981 елда аңа «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2007 елда Казан шәһәрендә вафат була.

Г.Паушкин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кайтыгыз, ләкләкләр!: повесть / тәрҗ. Ә.Баянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 67 б. – 12600 д.

* * *

На дальней заставе: повесть. – Казань: Татгосиздат, 1952. – 80 с. – 10000 экз.

Алешкин голубь: рассказы. – Казань: Татгосиздат, 1953. – 48 с. – 10000 экз.

Всегда в пути: стихи. – Казань: Таткнигоиздат, 1954. – 54 с. – 2000 экз.

Дозорные тропы: рассказы о пограничниках. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 40 с. – 30000 экз.

Родные просторы: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1958. – 95 с. – 4000 экз.

На зорьке: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1959. – 60 с. – 10000 экз.

Птицы улетели: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962. – 67 с. – 30000 экз.

Взирая на лица: стихи, фельетоны, басни. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 63 с. – 5000 экз.

Слушай мои позывные: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1965. – 100 с. – 15000 экз.

Звезды не гаснут: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 135 с. – 15000 экз.

Танайка: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 71 с. – 14000 экз.

Данинка: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – 127 с. – 27000 экз.

Вернитесь, аисты!: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 104 с. – 100000 экз.

На земле Челнинской: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 173 с. – 45000 экз.

Дальние поляны: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 160 с. – 50000 экз.

Слушай мои позывные: рассказы, повести. – Москва: Современник, 1978. – 191 с. – 30000 экз.

И так же падал снег: повести, рассказы / предисл. С.Сидорова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 352 с. – 100000 экз.

Позабыть нельзя: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 80 с. – 10000 экз.

Минута молчания: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 208 с. – 10000 экз.

Затмение: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 160 с. – 30000 экз.

Трава на камне: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 368 с. – 15000 экз.

Материнская звезда: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. – 160 с. – 10000 экз.

Возвращение: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 63 с. – 2000 экз.

Живу и помню: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 238 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н у р и е в В. «Кошлар китте» // Сов. әдәбияты. – 1963. – № 1. – 153 б.

Яшьлек белән бер сафта // Татарстан яшьләре. – 1971. – 2 март.

С и д о р о в С. Геннадий Паушкинга 60 яшь // Казан утлары. – 1981. – № 2. – 185–187 б.

С к о р о х о д о в М. Утта чыныккан каләм // Соц. Татарстан. – 1981. – 28 февр.

* * *

Ю д к е в и ч Л. Как воспитывается героизм // Сов. Татария. – 1952. – 21 июня.

Б е л я е в В. Как воспитывается героизм // Лит. газета. – 1953. – 5 февр.

Г у д к о в а В. Удача молодого автора // Сов. Татария. – 1953. – 8 июля.

Ж е л е з н о в Б. Рассказы о мужестве // Сов. Татария. – 1957. – 28 авг.

С и н е в В. Правдиво, поэтично // Сов. Татария. – 1960. – 15 мая.

Ю д к е в и ч Л. Важный и трудный жанр // Сов. Татария. – 1963. – 11 апр.

П о р о ш и н а Ю. Застава в огне // Сов. Татария. – 1971. – 19 февр.

С о к о л о в А. Сто страниц о войне // Лит. Россия. – 1971. – 26 февр.

Ф р о л о в Ю. С зоркостью репортера // Сов. Татария. – 1971. – 21 окт.

С и д о р о в С. Мы слышим эти позывные // Сов. Татария. – 1978. – 11 июня.

К у т у й Р. Нескудеющий свет // Веч. Казань. – 1981. – 27 февр.

А в д е е в А. С чего начинается творчество // Сов. Татария. – 1981. – 28 февр.

С и д о р о в С. И так же падал снег // Комсомолец Татарии. – 1981. – 1 марта.

Л а в р и ш к о В. Времен связующая нить // Веч. Казань. – 1981. – 24 нояб.


Язучылар