Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бүген шагыйрь Мансур Шиһаповка 80 яшь тулды

«Бүләк ит син миңа», «Яшьлегем эзләре», «Әйләнеп кайтыгыз» кебек йөзләгән популяр җырларның авторы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһаповның бер зур хыялы бар. Аның 80 яшен туган җирендә җыр бәйрәме ясап каршылыйсы килә. Хәер, безнең шагыйрь абыебыз шагыйрь генә түгел. Без аның белән җырдагыча, яшьлек эзләрен барладык.

– Абыйларыгыз – укытучы, ә сез артистлык һөнәрен сайлагансыз. Өйдәгеләр бу хәлне ничек кабул итте, Мансур абый?  

– Укытучы булам дип барган җирдән килеп чыкты ул хәл. Иң әүвәл Балык Бистәсе районындагы Яншык авылының ялан тәпиле малае, үзләрендә урта мәктәп булмаганга, Олы Солтанга йөреп укыды. Абыйларым, чыннан да, җидееллык мәктәпне тәмамлый тордылар, бер-бер артлы Казан педагогия училищесына укырга китә тордылар. Мин дә шул юлдан китәргә әзерләнгән идем инде. Казан урамында бер игъланга күз төште. Академия театры үзенә кадрлар әзерләү максатыннан курс җыя икән. Шушы курста укырга теләгән 300 кеше арасында мин дә бар идем. Имтиханнан соң 11 кешене сайлап алдылар. Шулай итеп минем укытучы булам дигән уйларым үзеннән-үзе юкка чыкты. Укулар сәхнә чыгышлары белән үрелеп барды. Камал сәхнәсендә уйнадым да, укыдым да. Иртән килә, төнлә кайта идек. Яшьлегемнең матур сәхифәсе булып уелып калды ул мизгелләр. Безнең сәнгать җитәкчесе Ширияздан абый Сарымсаков булды. Ул: «Арагыздан шәхес дип авыз тутырып әйтерлек берәү чыкса, без бик шат булыр идек», – дип әйтә иде. Безнең курс аларның ышанычын аклады.

– Фидель Кастро булып демонстрациягә чыгу сезнең идея идеме? 

– Мин башта Камал театрында эшләдем, ләкин ул вакытта тамыр җәйгән бер чир аркасында кыскартуга эләктем. Мине күчмә театрга күчерделәр. Анда беренче ролем – Надир Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Фидель Кастро. Бу 1961 ел иде. Кая инде ул вакытта үзеңне үзең тәкъдим итү! Өстәгеләр күреп алганнардыр, чөнки шуннан соң май, октябрь бәйрәмнәрендә, Фидель Кастро итеп киендереп, парадка алып чыга башладылар. Шулай итеп мин йөк машинасы арбасына басам, яныма кара тәнле балаларны утырталар, без Ирек мәйданын узабыз. Фикрәт Табиев: «Братскому кубинскому народу – пламенный привет!» – диеп кычкырып кала. Мәйданны узуыбыз була, безне машинадан куып төшерәләр. Шулай итеп Фидель булып яңгыр астында да, карда да өч еллап чыланып йөрдем әле мин.

– Татар матбугатын күзәтеп барасыз, редакцияләр белән элемтәдә торырга тырышасыз. Сөйләшкәндә, мин – сезнең хезмәттәшегез дә, дисез. Моның сәбәбен аңлатыгыз әле.  

– Чыннан да, мин – сезнең хезмәттәшегез. Ул вакытта татар журналистикасы кафедрасы оешмаган иде, мин рус журналистикасы факультетын тәмамладым. Диплом җитәкчем язучы Мөхәммәт Мәһдиев иде. Тора-бара без аның белән якын дусларга әйләндек. Студент белән укытучының дус булуы ул – бик сирәк күренеш. Мөхәммәт абый: «Минем начар дусларым юк, юлың уңар синең, егет», – дип әйтә иде. Аның юраганы юш килде. Укыган вакытта ук филармониядә эшли башладым. Аннан мине Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов пропаганда бүлеген оештырырга чакырып алды. Ул чакта өйләнгән идем инде, айлар буе гастрольләрдә йөрү авыргарак килә башлады һәм бу тәкъдимне шатланып кабул иттем. Анда яхшы гына эшләдем, уңышлар да шактый булды. Шуннан академия театры директоры Рәшидә апа Җиһаншина үзенә администратор итеп чакырды. Хәзерге «Ватаным Татарстан»ны исә әти сугыштан кайткач, 1945 елны ук яздырды. Үлгәнче аерылмады ул аннан. Мин дә гаилә кору белән язылдым. Гомумән, бөтен татар басмасын алдырам. Миннән милли матбугатка аз булса да, өлеш керсен, дим.

– Җиде мәдәният министры белән эшләгәнсез. Шулар арасыннан иң кешелеклесе һәм милли мәдәнияткә зур өлеш керткән дип кайсын аерып әйтә аласыз?

– Һичшиксез, Булат Гыйззәтуллин иң кешелекле һәм булдыклы министр иде. Башка андый җитәкченең булганы юк әле. Ул – Нәкый Исәнбәтнең тәрбиягә алган улы. Празат абый безне аның янына: «Барыгыз, акча сорагыз, безнең ашарга юк, дип әйтегез», – дип өйрәтеп җибәрә торган иде. Бер барып кердем мин аңа, Празат абый өйрәткән сүзләрне кабатладым. Ул шунда ук хисапчыны чакырды. Ә тегесе: «Безнең акча юк», – ди. Министр: «Аларга бүген ашарга кирәк, табыгыз», – дигәч, акча табылды.

Мәдәнияткә өлеш керткән шәхесләрдән Рәшидә апа Җиһаншинаны да әйтеп үтәргә кирәк. Академия театрының бүгенге уңышларында, һичшиксез, аның өлеше зур. Театрны торгынлыктан тартып чыгару белән беррәттән, кадрларны үстерде ул. Мине дә гел игътибарда тотты. Озак та үтми, аның тәкъдиме белән мине Курчак театрына директор итеп билгеләделәр. Барсам, театр дигәнем чиркәү булып чыкты. Мин бит – авыл малае, күңелгә бер дә якын нәрсә түгел бу. Шуннан ишегалды кордык, унбишләп каен утырттык. Хәзер ул каеннарның өчесе генә калган икән инде. Акрын гына гаражыбыз төзелеп бетте. Иң авыры үзебез яндагы тукталышны «Курчак театры» дип үзгәртү булды. Бик озак йөргәч, бусына да ирештек. Бу уңышларны бәяләделәр һәм эш атына эш табыла дип, күчмә театрны күтәрергә билгеләделәр.

Анда артистлар икегә бүленгән иде. «Мескеннәр» һәм «Без» дип аталган төркемнәр. Мескеннәр дигәне – кичә авылдан килеп кергән, бернинди белеме булмаган артистлар була инде. Мин аларны тигезләргә тырыштым, талантлы артистларга, махсус белемнәре булмаса да, мактаулы исемнәр бирдердем. Берзаман безгә бина эзләргә вакыт җитте. Хәзерге театр училищесының уку бинасы элек нәкъ менә күчмә театр бинасы иде. Аны ремонтладык һәм театрның исемен үзгәртү артыннан йөри башладык. Моның өчен Мәскәүгә Васильевода чыга торган чәйнекләрне байтак ташырга туры килде. Шуннан безгә «драма һәм комедия театры» дигән исем тәтеде. Статус үзгәрү белән хезмәт хакы да үзгәрде. Аннан Язучылар берлегендә эшләү. Соңрак Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залын оештыруга юнәлттеләр. Эшләдем, җиңүләре дә, сынавы да булды. Тормышта күргәннәрем үкенерлек булмады.

– Җитәкчелек эше белән иҗатны ничек алып барып була?  

– Иҗатка вакыты да ихтыяры да җитәрлек булмады. Эшләгән кадәре шөкер. Беренче җырым – Сара Садыйкова белән тандемда туган «Яшьлегем эзләре». Сара апа белән без күршедә тордык. Ул миңа бер тапкыр, Мансур, авылыгызны беләм, шуның су буена, күпер астына төшеп утыр әле, авыл турында җыр язып кил, ди. Авылымны урап, су буйларында йөреп килдем.

«Саклаган авылым, саклаган давыллы яшьлегем эзләрен» дигән сүзләр яралды. Кәгазьгә төшердем дә Сара апага бирдем. Бер көн үтте, ике, ярты ел… Сара апа бер сүз әйтмәде. Берзаман түзмәдем: «Сара апа, нишләп бер дә дәшмисез?» – дип сорадым. «Мансур, мин аны күптән яздым инде, мендәр астында кычкырып ята, нотага саласым бар», – диде. Аны беренче мәртәбә Нәфисә Василова башкарды. Аннан соң да башкаручылар булды. Ләкин Нәфисә Василова кадәр беркемнең дә булдыра алганы юк әле. Сара апа Нәфисәгә: «Мин сиңа исем алып бирдем бит», – дип әйтә торган иде.

Минем җырларны Хәйдәр Бигичев та җырлады. Аның белән бер күрешү әле дә истә. Үзе янына чакырып алды да: «Яңа гына Уфада Рим Хәсәнов белән күрештек. Ике җырын бирде. Иртәгә шуның берсен радиода яздырам, сәгать унбергә кил», – диде. Килдем, баксаң, Хәйдәр минем «Әйләнеп кайтыгыз» дигән җырымны яздыра икән. Аңа Рим Хәсәновның көй язганын, Хәйдәр әйтмәсә, байтак белми йөргән булыр идем. Чөнки гомердә дә композитор эзләп йөргәнем булмады. Шигырьләрем газетада басыла иде дә, шуннан алып, көен язалар иде.

– Иң зур хыялыгыз нинди? 

– Сиксән яшьлегемә, иҗатташ дусларымны җыеп, туган җиремдә җыр бәйрәме ясыйсым килә. Ләкин минем авылымда клуб та юк икән инде хәзер. Балык Бистәсендә ясарбыз, диде район җитәкчесе. Бер тапкыр анда бик матур иҗат кичәсе үткәргән идек инде. Шундый уйлар белән яшим, күңелдә шигъри юллар да туа, тик хәзер исәнлек чамалы. Кулга каләм алып язып булмый шул…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

matbugat


Язучылар

Туган көннәр