Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәримов Тәүфикъ

Описание

Тәүфикъ Әкрам улы Кәримов 1958 елның 1 февралендә Казакъстан Республикасының Гурьев (1992 елдан Атырау) шәһәрендә туа.

1979 елда – Гурьев шәһәрендә педагогика институтын, 1991 елда – Алматыда политология һәм идарә институтын, 1995 елда Атырау нефть һәм газ институтын тәмамлый.

1993–1994 елларда Германиянең Мюнхен шәһәрендә, 1997 елның май-июнь айларында АКШта (Вашингтон, Туссон шәһәрләрендә) стажировкалар уза.

1999–2004 елларда ул – Атырау өлкәсендәге «Татулык» дип аталган татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең рәис урынбасары һәм рәисе. 2004 елдан «Идел» татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең Республика Президиумы әгъзасы. 2006 елдан Астана шәһәрендәге «Таң» татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең совет әгъзасы.

Тәүфикъ Кәримов Астанада яши. Ул – 2004 елдан Казакъстан Республикасы Президенты администрациясенең дәүләт контроле һәм оештыру эшләре бүлеге баш инспекторы.


Язучылар

Туган көннәр

Фев
10
Вт
Солтан Шәмси
Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева