Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камал Шәриф

      Татар әдәбияты классикасының күренекле әдипләреннән берсе Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) 1884 елның 27 февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва Республикасының Рузаевка районы) Пешлә (Татар Пешләсе) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында алгач, 1896–1900 елларда күрше Ләбеҗә авылындагы мәдрәсәдә укый. Кырыс холыклы, иске карашлы әтисенә матди бәйлелектән котылу өчен, Шәриф Камал шәкерт чагыннан ук үз көнен үзе күрә башлый: җәйләрен Мәскәү–Казан тимер юлында төрле яллы эшләрдә эшләп йөри, 1901 елда исә, бер сәүдәгәргә ялланып, Рига шәһәренә китә. Анда берникадәр вакыт торгач, төплерәк белем алу нияте белән башта Төркиягә, аннары Мисырга барып чыга. Ләкин, матди як начар булу сәбәпле, ике елдан кире Россиягә әйләнеп кайта һәм 1903–1904 елларда Украинадагы күмер шахталарында, Каспий диңгезе буендагы балык промыселларында эшли.

     1905 елгы революцияне Ш.Камал Петербургта татар мәдрәсәләренең берсендә мөгаллим булып каршылый. Бер үк вакытта ул «Нур» исемле беренче татар газетасы редакциясенә корректорлык хезмәтенә урнаша һәм шушы газета битләрендә үзенең тәүге әдәби тәҗрибәләрен – мәгърифәтчелек рухында язылган шигырьләрен һәм публицистик мәкаләләрен бастыра. 1906 елда шул газета матбагасында яшь авторның «Сада» («Аваз») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

     Революция җиңелеп, илдә реакция чоры башлангач, Ш.Камал туган авылы Пешләгә кайта һәм 1910 елга кадәр шундагы мәдрәсәдә балалар укыта. Ул үзе дә белемен күтәрү өчен даими эшли, рус әдәбиятын, аерым алганда, М.Горький, А.Чехов иҗатларын тырышып өйрәнә. Шушы чорда ул проза жанрындагы беренче әсәрен – «Уяну» исемле хикәясен (1909) яза һәм аны Оренбургта Рәмиевләр химаясендә чыга торган «Шура» журналына җибәрә. Озакламый хикәя журналда басылып та чыга.

     1910 елда Ш.Камал гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә һәм шул елдан башлап Октябрь инкыйлабына чаклы «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы нәшриятында әүвәл хисапчы, ә соңга таба редакциянең әдәби хезмәткәре булып эшли.

     Шәриф Камалның Оренбург чоры зур иҗади активлык белән характерлы. Алты-җиде ел эчендә ул утыздан артык хикәя, дистәләрчә фельетон һәм мәкалә, атаклы «Акчарлаклар» повестен (1914) һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле сатирик комедиясен (1915) иҗат итә. Шул чор татар җәмгыятенең төрле якларын, бигрәк тә хезмәт кешеләренең – сезонлы эшчеләр, балыкчылар, шахтерлар, интеллигенция вәкилләре тормышын реалистик картиналарда һәм үзенчәлекле образларда тасвирлаган «Акчарлаклар» повесте һәм хикәяләре белән Ш.Камал XX гасыр башы татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрә. Аның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур. Кеше образларын психологик планда гәүдәләндерү, эмоциональ-лирик моң, аз сүз белән бирелгән тирән мәгънә, композицион җыйнаклык һәм тыгызлык – әдипнең хикәяләренә әнә шул сыйфатлар хас.

     1918 ел башында Рәмиевләрнең матбагалары совет хакимияте карары белән конфискацияләнеп «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы чыгудан туктатылгач, Ш.Камал, берникадәр вакыт эшсез йөргәннән соң, 1918–1920 елларда әүвәл – Оренбургта чыга башлаган «Эшчеләр дөньясы» исемле большевистик газетада, аннары Төркестан фронтының Беренче армиясе сәяси бүлеге органы «Кызыл Йолдыз» газетасында эшли һәм языша. 1919 елның көзендә аны Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алалар.

     1920–1921 елларда Ш.Камал Оренбургтан ерак түгел урнашкан Чебенле авылында коммуна оештыруга катнаша. Соңрак Оренбургка яңадан кайтып, балалар йорты мөдире, укытучылар профсоюзының губерна бүлеге идарәсендә кассир һәм тәэминат бүлеге мөдире була, укытучылар әзерли торган курсларда дәресләр алып бара, 1924–1925 елларда исә «Юл» (соңрак – «Сабан») исемле газетада башта редколлегия әгъзасы, аннары җаваплы мөхәррир хезмәтләрен үти.

     1925 елның көзендә Ш.Камал ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты карамагына җибәрелә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенең партия бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Соңыннан ул Татарстан мәдәнияте йортында гыйльми секретарь (1928), Главлит хезмәткәре (1929–1932), Татар дәүләт академия театрының әдәбият бүлеге мөдире (1933–1935) вазифаларын башкара. Гомеренең соңгы елларында ул профессионал язучы хезмәтендә.

     Совет хакимияте чорында Шәриф Камал зур күләмле проза әсәрләре һәм драмалары белән таныла. 1927 елда әдипнең эшче һәм солдатларны, җәмгыятьне яңабаштан кору юлындагы хәрәкәтен эпик планда чагылдыруны максат итеп куйган «Таң атканда» исемле романы басылып чыга.

     «Акчарлаклар» повестеның дәвамы рәвешендә язылган бу әсәрендә автор элек бәхет эзләп йөргән үз геройларының яңа шартларда зур көрәшләр аша чын дөреслеккә омтылу юлындагы хыялларын сурәтли.

     1928–1934 еллар арасында Шәриф Камал драматургия жанрына игътибарын юнәлтә. Бу чорда аның бер-бер артлы «Ут» (1928), «Козгыннар оясында» (1929), «Таулар» (1931), «Томан арты» («Габбас Галин», 1934) исемле әсәрләре языла һәм Татар дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Бу әсәрләр татар сәхнәсенә эшче образларын, хезмәт ияләренең үз арасыннан үсеп чыккан яңа совет интеллигенциясе вәкилләрен алып менүе һәм шул чор тормышын кискен конфликтларда, сәнгатьчә чагылдыруы белән әһәмиятле.

     Утызынчы елларның ахырларында, драма әсәрләре язу белән бергә, әдип үзенең совет чоры иҗатындагы күренекле әсәрләреннән берсе булган «Матур туганда» исемле романын бирелеп эшли. Берничә томнан торачак зур эпопеяның беренче китабы итеп уйланылган бу роман 1937 елда аерым китап булып басылып чыга һәм шундук татар прозасының зур казанышы итеп бәяләнә. Әсәрдә Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә яңа тормыш кору хыялы белән бәйле киеренке вакыйгалар турында сөйләнә һәм шул дәвернең реаль картиналары фонында дистәләрчә тормышчан типлар, характерлар бирелә. Соңыннан (1940 елда) автор романның сәхнәләштерелгән вариантын да эшли.

     1939–1940 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдипнең «Ныклы адымнар» исемле яңа романы («Матур туганда»ның дәвамы) басыла башлый. Ләкин әсәр тәмамланмый кала. Моңа сугыш комачаулый. Ватан сугышы башлану белән, Ш.Камал үз каләмен фашист илбасарларына каршы юнәлтә: матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр белән чыгышлар ясый, «Март» исемле хикәясен бастыра һәм «Сафура» исемле пьеса яза башлый.

     Шәриф Камал – үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән татар халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа шулай ук «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, 1939 елда Казан хезмәт ияләре аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар.

     Әдип 1942 елның 22 декабрендә кинәт вафат була.

     Ш.Камал – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар