Татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы – күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 20 июлендә (яңа стиль – 1 август) Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Гафури районы) Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшенә җиткәч, аны авыл мәктәбенә укырга бирәләр, берничә елдан ул күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер арт-лы әтисе, әнисе үлә, һәм унбер-унике яшьлек шәкертнең мәдрәсә тормышы чиктән тыш авырлаша. Ул тамак ялы өчен баерак шәкертләргә самавыр куеп, ашларын пешереп, кулъязма китаплар күчереп укырга мәҗбүр була.
1896 елның көзендә М.Гафури, укуын берәр зуррак мәдрәсәдә дәвам иттерү теләге белән, җәяүләп Уфага китә, ләкин ярлы булуы аркасында кала мәдрәсәләренең берсенә дә керә алмый. Ике ел чамасы төрле урыннарда көнлекче, кара эшче, авыл мәктәбендә мөгаллим булып эшләп йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1898 елда Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә («Рәсүлия») барып урнаша.
Мәдрәсәдәге иске схоластик укыту аңа әллә ни зур белем бирми, монда ул күбрәк үзлегеннән өйрәнә, К.Насыйри, Р.Фәхретдинов, Ф.Кәрими кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләре белән якыннан таныша. Җәйге каникул вакытларында М.Гафури, кышлык акча юнәтү өчен, төрле яллы эшләрдә йөри: кулакларга урак ура, миллионер Яушевларның – торф, Рәмиевләрнең алтын чыгару рудникларында эшли, казакълар арасына китеп балалар укыта.
М.Гафуриның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре дә Троицк мәдрәсәсе белән бәйле. 1902 елның язында ул, мәдрәсә тәртипләреннән көлеп, «Ишан шәкертләренә» дигән сатирик шигырен язып тарата, хәтта шул җирлектә хәлфәләр, карт шәкертләр белән низагка керә. Шул ук 1902 елны җәен М.Га-фури үзенең «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» исемле беренче проза әсәрен, аннары, 1902-1904 еллар арасында, «Вә иннә мин әш-шигъри ди хикмәти» («Дөрестән дә, шигырьдә хикмәт бар»), «Себер тимер юлы», «Гый- лем», «Яшь гомерем», «Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар» исемле дидак-тик поэмаларын иҗат итә. Аларда ул, унтугызынчы йөз татар мәгърифәтчелеге идеяләре рухында, халыкны аң-белемле, мәгърифәтле, һөнәрле булырга өнди, наданлыкка, ялкаулыкка нәфрәтен белдерә. Яшь әдипнең бу әсәрләре тиздән Казанда һәм Оренбургта басылып чыккан беренче җыентыкларында урын алалар («Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», Казан, 1904; «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт», Оренбург, 1904; «Яшь гомерем», 1906).
1905 елның августында М.Гафури Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. 1905 елгы октябрь көннәрен ул шунда каршылый һәм халык кузгалышының беренче тәэсире белән үк «Милләтемә шатлык шигыре»н яза һәм аны яңа чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасында бастыра.
Инкыйлаб елларында шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары, чынбар-лыкка мөнәсәбәте революцион демократизм юнәлешендә үсә бара, әсәрләрендә сәяси азатлык, милли тигезлек һәм гражданлык хокуклары өчен көрәш мотивлары көчәя, башлангыч иҗатында өстенлек иткән үгет-нәсихәт, аң-белемгә өндәүләр сүрелеп, тормышны объектив рәвештә критик реализм позицияләреннән торып сурәтләүгә игътибар арта («Бай кеше», «1906 елдан 1907 елга васыять», «Базарга чыктым» шигырьләре, «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» хикәясе һ.б.).
1906 елны М.Гафури Уфаның «Галия» мәдрәсәсенә күчә һәм анда бер ел – рәсми шәкерт, ике ел – ирекле тыңлаучы булып укып йөргәннән соң, 1909-1912 еллар арасында фәкать язу эше белән генә шөгыльләнә. Бу чорда ул бик күп әсәрләр иҗат итә. Казан, Уфа нәшриятларында әдипнең дистәгә якын шигырь китабы, тугыз хикәя җыентыгы, газета-журналларда күп кенә публицистик мәкаләләре басыла.
1912 елның языннан алып 1917 елның октябренәчә М.Гафури Уфада Кәримевләрнең «Шәрекъ» матбагасында корректор булып хезмәт итә.
Реакция һәм империалистик сугыш елларында М.Гафуриның иҗатында пессимистик авазлар, кайгы-хәсрәт мотивлары да яңгырап ала, ләкин бөтен рухы, йөрәге белән хезмәт халкына береккән, аның мәнфәгатьләрен гомере буе яклаган шагыйрь үзенең төп иҗат юнәлеше булган реализм принципларыннан беркайчан да читкә тайпылмый. Аның реакция елларында язылган күп кенә әсәрләрендә, бигрәк тә мәсәлләрендә, социаль гаделсезлек фаш ителә, кыю иҗтимагый фикерләр әйтелә.
Февраль инкыйлабын шагыйрь «Хөррият иртәсе», «Азатлык хөрмәтенә», «Курыкмагыз!», «Кызыл байрак» кебек азатлык каһарманнарын – эшчеләрне данлаган шигырьләре белән каршылый. Октябрьгә инде ул турыдан-туры пролетариат интересларын җырлаучы шагыйрь-гражданин булып керә.
Совет чорында М.Гафури иҗаты яңа темалар белән байый. Совет патриотизмы, халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт аның иҗатында үзәк урыннарны ала. Шул ук вакытта ул хезмәт халкының революциягә кадәрге тормышын яңа, социалистик реализм позицияләреннән торып сурәтләгән әсәрләр, башлыча проза әсәрләре язуга да күп көч сала. «Эшче» (1920) исемле поэма, балалар өчен язылган «Ялчы» (1921), «Безнең әйберләрне сатканда» (1927) хикәяләре, атаклы «Кара йөзләр» повесте (1926), «Тормыш баскычлары» (1927), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) кебек автобиографик характердагы күләмле проза әсәрләре егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле казанышлары булып тәкъдир ителәләр.
М.Гафури драматургиядә дә каләм көчен сынап карый. Аның социалистик тормыш шартларында аталар һәм балалар проблемасын яктырткан, егерменче еллардагы авыл хуҗалыгы коммуналары тормышын сурәтләгән «Кызыл йолдыз» пьесасы үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты оештырган конкурста беренче дәрәҗә премия белән бүләкләнә.
Октябрь революциясеннән соң М.Гафури 1928 елга кадәр типографиядә, Уфада чыккан газета-журнал редакцияләрендә эшли, аннары профессионал язучылык хезмәтенә күчә. 1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.
М.Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.
Совет чорында М.Гафуриның әсәрләре татар, башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басыла. 1954-1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980-1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрә.
М.Гафури – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.