Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лимонова Инна

Инна Валерьевна Лимонова 1955 елның 3 сентябрендә Чиләбе шәһәрендә эшче гаиләсендә туа.

1972 елда урта мәктәпне тәмамлауга, ул комсомол путевкасы белән КамАЗ төзелешенә килә һәм, профессиональ-техник училищеда плитәче-мозаикачы һөнәрен үзләштереп, шәһәр һәм завод корылмаларын салыша, күптиражлы газетада хәбәрче, төзелеш идарәсендә пресса үзәге корреспонденты, двигательләр заводында цех диспетчеры булып эшли. 1983 елның декабреннән ул Бөтенсоюз китап сөючеләр җәмгыятенең Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы бүлегендә җаваплы секретарь хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1982 елда И.Лимонова М.Горький исемендәге Әдәбият институтын (Мәскәү) тәмамлый.

Шагыйрә буларак Инна Лимонованың исеме республика көндәлек матбугатында җитмешенче елларның урталарыннан күренә башлый. Шуннан бирле аның шигъри цикллары үзәк журналларда («Город моей мечты», Казан, 1976; «Свидание», Казан, 1978; «Лебеди над Челнами», Мәскәү, 1980; «Лицо души», Чиләбе, 1981) еш басыла. 1984 елда Татарстан китап нәшрияты авторның лирик шигырьләре тупланган мөстәкыйль китабын («В час предутренний…») бастырып чыгара. 1985 елда шагыйрә «Молодая Гвардия» нәшриятына (Мәскәү) үзенең икенче шигъри җыентыгын төзеп тапшыра.

Хәзерге көндә ул Мәскәү шәһәрендә яши.

И.Лимонова – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

В час предутренний…: лирика. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 64 с. – 4600 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А л е ш к о в Н. Когда душа открыта людям // Веч. Казань. – 1984. – 26 июня.

Х а с а н о в А. Час жизни // Сов. Татария. – 1984. – 8 июля.


Язучылар