Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәсәнов Гарәфи

Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943–1956 елларда Татарстаннан читтә . Себер якларында яши һәм эшли: Красноярск краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда лаеклы ялга чыгып, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Г.Хәсәнов – әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. 1932 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. Унөч яшендә чакта, өметле яшь язучы буларак, ул Татарстан язучыларының I съездында (1934) катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышын М.Горький «Известия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә уңай яктан телгә алып китә. 1938–1941 еллар арасында бик актив эшли, күмәк җыентыкларда һәм журналларда берничә хикәясен бастыра. Аның хәзерге көндә басма китапларында урын алган «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте, яки Зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсен», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дә (беренче вариантлары) шул чорда иҗат ителә.

Язучы 1952 елда репрессияләнә.

Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларыннан башлап Г.Хәсәнов яңадан иҗат эшен активлаштырып җибәрә. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы – «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең – кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен укучы күңеленә тәэсир итәрлек җиңел һәм образлы тел белән сөйләгән бу китап татар балалар әдәбиятында бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң язылган күләмле «Җирем-суым» повестенда да автор, үз темасына турылыклы калып, табигать турында әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалары, серләре белән таныштыра.

Үтәли сюжет сызыгы, вакыйга үстерелеше нигезенә корылган булмасалар да, Г.Хәсәновның табигать турындагы хикәя һәм повестьлары күп фәнни мәгълүмат бирүдән тыш чын әдәби әсәрләр булып кабул ителә.

Моңа автор үзенчәлекле хикәяләү стиле, образлы сөйләү манерасы белән ирешә. Ул табигать күренешләрен, кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә, кешеләр турында язган кебек, җанландырып-сынландырып сурәтли һәм аларга карата үзенең сокланулы мөнәсәбәтен, карашын белдерә.

Г.Хәсәновның әдәби тәрҗемә китаплары да бар. Ул сугышка кадәр үк С.Михалковның «Три поросенка» («Өч дуңгыз баласы», 1935) әкиятен һәм Н.Кононенконың «Маленькие испанцы» («Бәләкәй испаннар», 1937) дигән хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итеп бастыра. 1967 елда аның тәрҗемәсендә шулай ук Дж. Родариның атаклы «Чипполино маҗаралары» дигән китабы дөнья күрә.

Ул 1992 елның 15 апрелендә вафат була.

Г.Хәсәнов – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Унике матур: хикәяләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 128 б. – 12000 д.

Җирем-суым: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 110 б. – 11000 д.

Чү! Сайрар кошым оя тибә…: туган як табигате турында кечкенә хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 6500 д.

Кошларым – дусларым: парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 71 б. – 15000 д.

Җир ул уртак йортыбыз: хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 352 б. – 7000 д.

Елның дүрт фасылы: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 320 б. – 30000 д.

Табигать могҗизалары: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 128 б. – 3000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н у р у л л и н В. Барыбыз өчен дә кирәкле китап // Казан утлары. – 1973. – №10. – 179–181 б.

Б ә ш и р о в Г. Игелекле иҗат // Казан утлары. – 1981. – № 6. – 186–188 б.

Х ә к и м С. Яшьлек дусты // Татарстан яшьләре. – 1981. – 11 июнь.

С ә х а п о в Ә. Табигать исеменнән // Казан утлары. – 1982. – № 8. – 156–157 б.

 


Язучылар