Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәфиев Исмәгыйль

Исмәгыйль Шәфи улы Шәфиев 1913 елда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. 1929 елда туган авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1933 елда Уфа педагогия рабфагын тәмамлаганнан соң, 1935 елга кадәр Кыйгы МТСы газетасында, аннары шул районның төбәк газетасында редактор урынбасары булып эшли. 1935–1937 елларда Ерак Көнчыгышта армиядә батарея командиры булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан укытучылар институтында укый, соңыннан Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылына укытучы итеп җибәрелә.

И.Шәфиев көндәлек матбугатта басылган лирик шигырьләре белән сугыш алды елларында үзен өметле яшь шагыйрь итеп танытып өлгерә.

1941 елның язында ул Татарстан китап нәшриятына (ул вакытта Татгосиздат) бастырыр өчен үзенең беренче шигырьләр җыентыгын да тапшырган була, ләкин сугыш башлану сәбәпле, җыентык дөнья күрми кала.

И.Шәфиев – Такташ поэтик мәктәбе йогынтысында яза башлаган шагыйрьләрдән. Вакыйга-күренешләрне җанлы, динамикалы итеп күрсәтү, лирик җылылык, музыкальлек – аның шигырьләрен матурлый торган үзенчәлекле сыйфатлар.

Аның фронтта чагында язган шигырьләре фронт газеталарында һәм Казанда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы битләрендә басыла.

И.Шәфиев Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм лейтенант-танкист сыйфатында күп кенә сугышларда катнаша. Ул 1943 елның 17 сентябрендә Смоленск өлкәсенең Кузьмиченко авылы янында батырларча һәлак була.

Сугыштан соңгы чорда яшь шагыйрьнең иҗатыннан аерым үрнәкләр «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956) һәм «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961, 1985) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Исмәгыйль Шәфиев / төз. Ә.Кәримуллин, Н.Юзиев. Җыр һаман яңгырый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 140 б.

Ш а к и р С. Солдатшагыйрь // Татарстан яшьләре. – 1961. – 9 май.


Язучылар