Люция Әнвәр кызы Гыйззәтуллина 1953 елның 3 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Кадыбаш авылында туа. 1971 елда Кадыбаш авылы мәктәбендә ун сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. 1976 елда укуын тәмамлап, Татарстан китап нәшриятында әүвәл корректор, өлкән корректор, аннары редактор булып эшли. 1992 елдан ул – «Мәгариф» милли нәшриятында балалар әдәбияты редакциясе мөдире хезмәтендә.
Люция Гыйззәтуллина – әдәби иҗат эшенең тәрҗемә өлкәсе вәкиле.
Әдәби тәрҗемә белән ул Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә шөгыльләнә башлый. Әүвәлге тәрҗемә хезмәтләре – рус, украин, казакъ язучыларының повесть, хикәяләре «Рәхмәт сиңа, солдат!» (1984), «Нәниләргә бүләк» (1985, 1988), «Дуслык аланы» (1987), «Дала гөлләре» (1991), «Сыбызгы сере» (1996) һәм башка исемнәрдә чыккан күмәк җыентыкларда дөнья күрә. Беренче мөстәкыйль тәрҗемә китабы – танылган балалар язучысы С.Радзиевскаяның табигать турындагы хикәяләре тупланган «Урман әкияте» җыентыгы 1988 елда нәшер ителә. Шулай ук кече яшьтәге мәктәп балалары өчен хайваннар, кош-кортлар, җәнлекләр дөньясына багышланган «Баллы яңгыр» (1992) китабы, балалар өчен рус халык әкиятләрен эченә алган «Куян күчтәнәче» (1998), «Бармак малай» (2006), «Әтәчкәй – алтын кикриккәй» (2007) җыентыклары һәм бигрәк тә Л.Толстойның «Хаҗи Морат» (2000) повесте тәрҗемәләре Л.Гыйззәтуллинаның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге зур иҗади уңышы буларак кабул ителде.
Тәрҗемәләреннән «Куян күчтәнәче» җыентыгы «2000 ел китабы» конкурсында махсус диплом белән бүләкләнә.
Бу урында тәҗрибәле редакторның аерым җыентыклар, матур әдәбият һәм фольклордан «Хәзинә», «Милли әдәбият китапханәсе», «Бала күңеле», «Балачак әдипләре» кебек исемнәр астында серияләп чыгарыла торган китапларны оештыру, төзү һәм басмага әзерләү эшендә киң кырлы һәм нәтиҗәле гамәли-иҗади эшчәнлеген дә әйтмичә үтеп булмый. Узган гасырның илленче-алтмышынчы еллар татар прозасыннан сайлап төзелгән «Таныш көйләр» (2007), «Хәзинә» сериясе, кече яшьтәге мәктәп балаларына атап чыгарылган Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре җыентыклары, «Сайра, сандугачым» сериясеннән балалар өчен җыр китаплары, танылган шәхесләрнең, язучыларның канатлы гыйбарәләрен, хикмәтле сүзләрен, афоризмнарын туплаган «Татар акылы» (2002), «Матбугат йорты – гомер китабы» (2006 ), «Аккош күле – илһам аланы» (2007) исемле басмалар – болар һәммәсе дә Л.Гыйззәтуллинаның турыдан-туры катнашында һәм аның зәвыклы мөхәррирлек каләме булышлыгы белән мәйданга килгән әдәби мирас хәзинәләредер. Аның хезмәт җимеше булган китаплар – республика «Ел китабы» конкурсының даими дипломантлары. «Мәгариф» нәшриятының балалар әдәбияты өлкәсендә А.Алиш исемендәге премия белән бүләкләнүе Л.Гыйззәтуллинаның редакция мөдире буларак хезмәтен дә югары бәяләү иде. Иҗатта һәм мөхәррирлек хезмәтендә күрсәткән тырышлыгы өчен ул «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнә.
Ул – 1996 елдан Татарстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.
Л.Гыйззәтуллина – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.