Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туйкин Фазыл

   Шагыйрь, драматург, фольклорчы, тарихчы, мөгаллим Фазыл Кәрим улы Туйкин Бөгелмә өязенең (хәзерге Лениногорск) Зәй-Каратай авылында мәзин гаиләсендә туа. Башта Уфада, соңыннан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. 1904 елны мәдрәсәне тәмам иткәч, Бөгелмә төбәге авылларында, Уфа каласында балалар укыта, матбугатта языша.

          Совет чорында Фазыл Туйкинның язмышы, башка бик күп татар зыялыларыныкы кебек, фаҗига белән тәмамлана. 1936 елда аны, НКВД тарафыннан махсус оештырылган һәм тарихка «Һади Атласичылар эше» дигән исем белән кереп калган «милли контрреволюцион хәрәкәттә», «Төркия файдасына шпионлык итүдә» гаепләп, кулга алалар. 1937 елның 23–28 октябрь көннәрендә бу «эш» буенча җавапка тартылган егерме дүрт кешегә Казанның Менжинский исемендәге клуб бинасында ябык суд ясала. Идел буе хәрби округы трибуналы карары белән тугыз кеше, шул исәптән Һади Атласи үзе, Фазыл Туйкин һәм аның абыйсы Кәбир Туйкин үлем җәзасына – атарга хөкем ителә. Хөкем карары 1938 елның 15 февралендә гамәлгә ашырыла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ватан каһарманнары: тарихи пьеса. – Казан (?), 1912. – 88 б.

Сугышчы Сатыш әфәнде: тарихи хикәя. – Казан (?), 1912. – 32 б.

Тормыш корбаннары: тарихи драма. – Уфа (?), 1912. – 50 б.

Нардуган: җырлар мәҗмугасы. – Уфа (?), 1915. – 24 б.

Җырлар әхтәрисе. – Казан: Сабах, 1918. – 160 б.

Төрек тарихы / соавт. К.Туйкин. – 1 кисәк. – Оренбург (?), 1919. – 129 б.

Салих бабай: балалар өчен пьеса. – Казан (?), 1922. – 12 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш ә р ә ф е т д и н о в а И. Илебез – кадерле җиребез // Казан утлары. – 1987. – №6. – 150–152 б.

Ш ә р и ф у л л и н а Ә., М и ң н у л л и н Җ. Бүген дә хәрәкәттә // Казан утлары. – 1987. – № 6. – 164–168 б.

Г а р и ф у л л и н Д. Исемнәре тарих битендә // Соц. Татарстан. – 1987. – 13 июнь.


Язучылар

Туган көннәр

Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт