Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Орешина Нонна

Нонна Николаевна Орешина 1933 елның 30 июнендә Мәскәү шәһәрендә фәнни хезмәткәр гаиләсендә туа. 1939 елдан бирле Казанда яши. 1951 елда Н.Орешина урта мәктәпне, 1956 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1957–1969 елларда ул шул ук институтта фәнни хезмәткәре булып эшли. Нонна Орешина 1962 елдан яза башлый. Аның беренче хикәя һәм очерклары 1964–1966 елларда «Работница» журналында дөнья күрә. 1967 елда Татарстан китап нәшриятында хикәяләр тупланган «Тебе семнадцать» исемле беренче җыентыгы басыла. 1971 елда романтика һәм мәхәббәт турында повестьлар тупланган «Первый шаг» китабы нәшер ителә. Тик автор балачактан күк турында хыяллана. Очучылар турында күбрәк белү максатыннан ул 1968 елдан спортчылар белән планер, самолетларда оча, парашют белән сикерә. Бу турыда очерклар яза. Авиация белән әдәбиятның язмышы икәнен аңлап, ул институттан Казан авиаотрядына инженер булып күчә. Ике елдан соң үзен тулысынча әдәбиятка багышлый. 1971 елда РСФСР Язучылар берлеге каршындагы хәрби комиссия хәрби очучылар турында җыентык әзерли һәм Н.Орешинага материал тупларга тәкъдим итә. Ул үзе язачак геройлар белән истребительләрдә оча, шуннан соң гына бу турыда очерк яза. Әлеге язма «Правда» газетасы редакциясенең хәрби бүлегендә зур кызыксыну тудыра, һәм ул, штаттан тыш корреспондент булып урнашып, 1973–1987 елларда очучылар, вертолетчылар, хәрби училищеның курсантлары һәм инструкторлары, очучы-сынаучылар һ.б. турында егермеләп очерк яза. Ул «Правда» газетасында басылган мәкаләләре өчен ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Н.Орешинаның очерклары һәм илнең җыелма (очучылар) командасы турындагы документаль повесте «Гражданская авиация», «Крылья Родины» исемле журналларда һәм «Крылья», «Знамена Победы», «В солдатской шинели», «Ради жизни на земле» исемле юбилей җыентыкларында басыла. Алган тәэсирләренә һәм белеменә таянып, Н.Орешина җитмештән артык очерк яза, аларның яртысыннан күбесе үзәк һәм республика газета-журналларында дөнья күрә. Язучының Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә басылган унбер китабы бар: дүртесе очерклар җыентыгы, алты повесть, хикәяләр китабы, хәзерге яшьләр тормышына нигезләнеп язылган «Мина замедленного действия» психологик романы. Аның сценариесе буенча Казан киностудиясендә «Мечтою окрыленные» исемле кыска метражлы документаль фильм төшерелә. «Казань» журналының 2004 елның 4 нче санында «Полет души» дип аталган автобиографик очеркы басыла. Үзәк һәм республика көндәлек матбугатында Н.Орешина иҗатына багышланган уңай рецензияләр басыла, аның әсәрләре һәм тормыш юлы педагогия институтында һәм кайбер мәктәпләрдә өйрәнелә. 1979–1986 елларда Н.Орешина Татарстан Язучылар берлеге каршында оештырылган рус әдәбияты һәм тәрҗемәсе секциясен җитәкли. Иҗади эшчәнлеге һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен ул күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

2005 елда Н.Орешина Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, 2005 елда М.Горький исемендәге премия белән бүләкләнә.

Н.Орешина – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Тебе семнадцать: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 94 с. – 15000 экз. Первый шаг: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 192 с. – 50000 экз. А небо – рядом…: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 216 с. – 15000 экз. Шаг по земле: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 208 с. – 50000 экз. Такое огромное небо: очерки. – Москва: Сов. Россия, 1984. – 80 с. – 15000 экз. Высокого неба глоток: очерки / предисл. Г.Дольникова. – Москва: ДОСААФ, 1988. – 272 с. – 50000 экз. Сотвори себе крылья: авиационно-техническое творчество в жанре повести / соавт. А.Козлов, С.Новиков. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 184 с. – 10000 экз. Хочу как птица!..: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 312 с. – 1000 экз. Мина замедленного действия: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 544 с. – 3000 экз. ИҖАТЫ ТУРЫНДА Саттаров И. Ритмы сердца // Комсомолец Татарии. – 1968. – 24 марта. Паушкин Г. Сердцем понятые герои // Сов. Татария. – 1978. – 20 авг. Миллер А. Романтика – это стойкость души // Веч. Казань. – 1983. – 28 июня. Скороходов М. Полеты во сне и наяву // Комсомолец Татарии. – 1983. – 29 июня. Наседкин Н. Такой народ – девчонки // Лит. Россия. – 1984. – 18 мая. Небо, ставшее судьбой // Лит. Россия. – 1985. – 15 февр. Маркуша А. О тех, кто в небе // Авиация и космонавтика. – 1989. – № 9. – С. 7. Галлай М. Сотвори себе крылья // Книжное обозрение. – 1990. – 31 авг. Савельева Е. В жизни всем даны равные шансы // Женщина. – 1991. – № 16. – С. 3. Мулаянов Ш. Полеты во сне и наяву // Сов. Татария. – 1993. – 10 июля. Валишева М. Нота веры, надежды и любви // Казанские ведомости. – 2003. – 17 дек. Газизова Л. Полет души // Респ. Татарстан. – 2003. – 18 дек.   Тулырак: https://matbugat.ru/enc/oreshina-nonna-717/


Язучылар