Мин кечкенә вакытта, узган гасыр башында язылган әсәрләрне укып, утыз яшьтә кеше бабай була икән дип уйлый идем. «Коточкыч бит! Элекке заманда унсигез яшьлек кызларны утыз яшьлек бабайларга кияүгә биргәннәр!» кебегрәк фикерләр дә кузгалып ала иде. Яшьне түгәрәкләү тәртибе дә бик гади генә булып тоела: утыз — кырык — илле — йөз. Саный белсәм дә, ни өчендер, яшь мәсьәләсендә илледән соң йөз киләдер, шулай тиештер кебек иде…
Мин тагын бер мизгелне хәтерлим. Башкорт шагыйре Кадим Аралбаев илле яшьлек юбилеен үткәрергә җыенып йөри. Без — бер төркем сөйләшеп торабыз. Мин моңа карап сокланам:
— Карале, яше шундый карт, ә үзе егетләр кебек.
Чынлап та, ул егетләр кебек иде: бөкрәймәгән дә, сакал да үстермәгән, юан да түгел… Ул чакта миңа унсигез иде. Хәзер аңлыйм инде мин, болай уйлавым юкка гына булмаган, Кадим агай чынлап та башка илле яшьлекләрдән матуррак булган. Ләкин иң кызыгы — «яше шундый карт» дип уйлавым.
Хәзер иллене уздым.
Бер карасаң, илле зур яшь инде ул. Балачак, яшьлек елларым миңа хәзер бик ерак калгандыр, хәтта алар башка гомердер кебек тоела. Балачак — бер гомер, яшьлек — икенче, ә утыз тирәләре… Хәтта утызга җиткәнгә дә егерме ел узган бит! Ул арада ниләр генә күрелмәгән дә ниләр генә кичерелмәгән. Тормыш нинди генә упкыннарга ташламаган да нинди генә сынауларга ыргытмаган… Шатлыклары да, газаплары да — барысы да булган. Алар миңа кайчагында әллә ничә кеше гомеренә җитәрлектер кебек тоела. Үзенең үткәннәре бөтен кешегә дә шулай тоеладыр инде ул.
Ләкин бу бер караганда гына шулай. Ә асылда бер нәрсә дә үзгәрми. Ничек яшәгәнсең, шулай дәвам итәсең. Яшьлектәге хыялларыңның кайсы тормышка аша, кайсы челпәрәмә килеп ватыла, я эреп югала. Син бу хәл белән килешәсең, яки килешмисең.
«Илледән соң…» — дип сөйләнгән нәрсәләрнең барысы да — уйдырма.
«Илледән соң кешегә акыл керә», — диләр. Дөрес түгел. Акыл ул утызда ук керә. Ләкин адәм организмының ахмаклыктан калган өлешенә генә керә. Ә ахмаклык синең кебек әйбәт кешене ташлап китәргә ашыкмый, ул сине гомерең буена озата бара. Ә илледән соң акыл керми, бары тик үз ахмаклыкларыңны күрмәскә, әһәмият бирмәскә генә өйрәнәсең.
Илледән соң картлык башлана, диләр… Кызык инде ул без. Барысы да киштәдәге китап шикелле тезеп куелган. 1–3 яшьтә — бәби, 4–6 яшьтә сабый… Аннан мәктәп, вуз, гаилә, карьера, пенсия… Ләкин монда һәркемнең үз язмышы: кемнеңдер картлыгы егермедә үк башлана, кемнеңдер алтмышта да сабыйлыгы чыгып бетми. Яшьлек-картлык төшенчәләре ул кешенең ничә яшьтә булуы белән бәйле түгел бугай. Ул кешенең күңел халәте, нинди шартларда яшәве белән бәйле.
Илледән соң кеше ямьсезләнә, диләр. Дөрес түгел! Ямьсез кеше ул унсигездә дә матур булмый. Ямьсезлекне хәтта унсигез яшь тә бизи алмый. Ә илледән соң… И, матур булып тоеласың икән үзеңә. Буй-сын имән кебек, чәчләр күдрә, битләр алсу, күзләр очкынланып тора… Дөньяның бөтен матурлыгы умарта күчедәй очып килгән дә сиңа сарылган кебек. Шундый тойгы. Бары тик көзгегә генә карамаска кирәк. Көзгегә карамау — үз матурлыгыңны саклауның иң яхшы ысулы. Чынлап та шулай. Нигә кирәк сиңа көзге? Күңелеңә кара. Күңелдәге матурлык йөзгә дә чыга ул.
Кешенең көч-гайрәте азая, диләр… Азаймый. Гайрәт ташып тора. Тамырлары бүртеп чыккан беләкләргә генә күз сал! Әнә ничек уйнаклыйлар. Күңел дә җилкенеп кенә тора. Зур ташларны төртеп аударырлык. Менә шул ташны аударырдай булып киләсең дә тукталып каласың. Яшьләр аударсыннар. Аларның бит үз-үзләрен күрсәтә торган чагы. Күрсәтеп калсыннар. Аннан соң, олы кешегә бераз сабыр да булырга кирәк. Яшьләргә юл куярга кирәк. Ә алар аудара. Син җиңнәреңне сызганып карап торасың. Ә гайрәт ургыла гына…
Гомумән, вакыт ул — шартлы төшенчә. Ул сәгать белән үлчәнми. Менә мин вокзалда автобус көтәм икән, ярты сәгать бер атна сыман уза. Ач булсам, ике атна сыман. Әгәр мин яраткан кешем янында икән, тоташ бер төн бер минут шикелле тоела. Кешенең ничә яшьтә булуы да шулай. Вакыт үзе мөһим түгел, кешенең аны ничек кабул итүе мөһим.
Ә кечкенә чакта мин үземчә хаклы булганмын. Илледән соң йөзгә йөз тотып яшәргә кирәк. Ике илле генә бит инде ул…
“Ватаным Татарстан”, Марат Кәбиров