Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әбделманов Рәкит

Рәкит Җәүдәт улы Әбделманов (Рәкит Аллабирде) 1960 елның 22 мартында Башкортстан Республикасының Күмертау районы Аллабирде авылында туган. 1983 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши. 1996 елдан бирле Чаллы язучылар берлеге оешмасы каршында оешкан “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә йөри. Рәкит Җәүдәт улының хикәяләр һәм тарихи эсселәр тупланган “Аллабирде” исеме астында беренче китабы 1996 елда дөнья күрде.Шәһәр инвалидлар оешмасы җитәкчесе. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши.

2019 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар