Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Садә Госман

Шагыйрь һәм журналист Госман Садә (Госман Мохтасар улы Зәйнетдинев) 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер-никадәр вакыт Аскын һәм Караидел район газеталарында тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967–1972 елларда ул Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университет каршындагы «Акчарлаклар» дигән әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. Университетны тәмамлаганнан соң, Госман Садә Казанга күчеп килә.

1972–1979 елларда республиканың сәяси-иҗтимагый журналы «Коммунист Татарии» («Татарстан коммунисты») журналында тәрҗемәче, ә 1979 елның февраленнән «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясенә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу газетада шактый еллар эшләгәннән соң, аның журналистлык хезмәте туксанынчы елларда республиканың «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында дәвам итә. 2005 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр ул «Шәһри

Казан» газетасы редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Госман Садә басмада дөнья күргән өч шигъри китап авторы: «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987) һәм «Тайфун күзе» (1990).

Нигездә, ул – лирик шагыйрь. Публицистик характердагы тормыш материалын да ул тел-стиль чаралары ярдәмендә лирикага хас формаларга төреп бирергә тырыша. Тормышчан шигъри детальләр, халыкчан образы, йөгерек тел, фикер-хистә ихласлык, шигырьне композицион яктан матур һәм җиңел аңлаешлы итеп төзү осталыгы – болар шагыйрь иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр. Ул шулай ук композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле.

Ул 1994 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Ул 2014 елның 14 гыйнварендә Казан шәһәрендә вафат була, Залесный зиратында җирләнгән.

Г.Садә – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мәхәббәт елы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 64 б. – 2200 д.

Җиләкле тәрәзәләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 87 б. – 3700 д.

Тайфун күзе: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 88 б. – 3700 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А к м а л о в Н. Мәхәббәт һәрчак хаклы // Татарстан яшьләре. – 1985. – 5 сент.

Г а б и д и Ә. Хыял ат канатында // Казан утлары. – 1987. – № 6. – 144 б.

Н у р е т д и н о в Р. Дуслык – бөек көч // Кызыл таң (Өфө). – 1987. – 11 авг.

Г а р д а н о в Х. Тәрәзәдән – киңлекләргә // Татарстан яшьләре. – 1988. – 27 март.

Г а м б ә р Н. Шигырь тамыры // Казан утлары. – 1999. – № 2. – 117–119 б.


Язучылар