Төркиядә төрек теленә тәрҗемәдә чыккан (тәрҗемәчесе – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кутлу) татар хикәяләре антологиясе китабына карата төрек матбугатында беренче фикерләр күренә башлады. Әле генә кулыбызга “Яңа шәфәкъ” газетасында басылып чыккан “Татар хикәя табыныннан – әчесеннән, төчесеннән – төрлесеннән тәм-томнар… ” дип исемләнгән язма кулыбызга килеп иреште. Аны Ибраhим Демирҗи язган. Язма белән танышкач, минем, төрекләрнең “Гүзәл хикәяләр” дип аталган үз антологияләреннән (алар ике китап) алган үз тәэссоратым яңарды. Төрек халкын, аның мохитен тануымда шактый зур роль уйнады ул хикәяләр.Халыкны дөньяга танытырга тиешле хикәяләр “шаккатыризм” хакына язылган булырга тиеш түгел, дигән фикер дә миндә шул вакытта ныгып калды. Билгеле, язучы беренче нәүбәттә үз халкы өчен яза. Менә шул вакыт, хикәянең нигезендә ниндидер гаҗәеп берәр вакыйга ятарга тиеш, башкача ничек укучыны кызыксындырмак кирәк, дип уйлап язылган булса, хикәя оттыра. Укыла да онытыла. Чын хикәя ул тормышның, яшәешнең үз эченнән, халыкның холык-фигыле, уй-фикере, эш-гамәлләреннән үрелгән була. Әсәр шунда гына көч hәм кыйммәт казана, халыкны тануда да ялгыш юлларга алып кереп китми. Күз алдында, урыны-урыны белән булса да фильмдагы кебек кадрлар барлыкка китермәгән әсәрне көчле дип әйтеп булмый. Хикәя осталарының әсәрләрен укыганда, андагы сурәтләр эчтәлек hәм төп фикер белән бер үк дәрәҗәдә истә кала. “Гүзәл хикәяләр”дә дә төрек тормышының тоткасы булган яшәү рәвеше – кулыңнан килгән эшне эшләп көн күрү, үзара ярдәмләшеп яшәү, кардәш-туган мөнәсәбәтләренең ныклыгы, Ислам диненең төп кагыйдәләренең берсе – булганына канәгатьлек тойгысының көче h.б.лар бик ачык чагыла. Тамырлары белән безгә уртак, холкы белән охшаш, дине белән бер булган халыкның бүгенге көндә бездән аермалы яклары да хикәяләрендә бик ачык күзаллана иде. Дәүләтендә социализм корып маташмаган, хаклыкны дин кануннары буенча, кешелеклелек юлында эзләп табарга тырышып яшәгән милләт белән үзебезне чагыштырганда, соңгы гасырда ниләр табып, ниләр югалтканыбыз да төсмерләнә кебек иде.
Кайчандыр миндә “Гүзәл хикәяләр” тудырган бу фикерләр, бу тәэссорат Төркиядә “Татар хикәяләре антологиясе” тудырачак уй-фикерләрнең кыйммәтен дә ачык күзалларга ярдәм итә.
Ибраһим Демирҗинең бу язмасын укыганнан соң да, сөенеп: “Китапның укучысы күп булачак, шөкер!” – дидем. “Хәзерге татар хикәяләре антологиясе” турында язылган беренче язманы түбәндә төрекчәдән тәрҗемә итеп тәкъдим итәм.
Асия Рәхимова
Татар хикәя табыныннан – әчесеннән, төчесеннән – төрлесеннән тәм-томнар…
Ибраhим Демирҗи
«Хәзерге татар хикәясе XXI гасыр” исемле китапка 1938-1989 нчы еллар арасында туган язучыларның сайланма хикәяләре кергән. “Һәҗә” нәшрияты басмасы булган әлеге китап үз укучыларын бүгенге татар тормышы белән танышырга чакыра.
“Һәҗә” нәшрияты хәзерге татар хикәяләре антологиясен үзенең 675нче китабы итеп, 2022 елның июль аенда укучысына тәкъдим итте. Редакторы – Али Улви Темел. 376 биттән торган бу җыентыкны телебезгә Фатиһ Кутлу тәрҗемә иткән. Китапның кереш битенә “Бу җыентык Татарстан язучылар берлеге катнашында әзерләнде” дигән язма да куелган. Тәрҗемәченең “Бу хезмәтемне, чит җирләр үз ватаннарына, ватаннары исә чит җиргә әйләнгән Төркия татарларына багышлыйм” дигән сүзләре дә татар язмышы маҗарасының инде бер читен яктыртып җибәргән кебек була. Кутлу үзенең “Тәрҗемәче сүзе”ндә китапның оешу тарихын да кыскача гына сөйләп биргән (9-10 б.).
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Киңәше милләт вәкиле Ркаил Зәйдулла “Хикәянең дәвамы бар” исемле кереш мәкаләсендә татар әдәбиятында хикәя жанры турындагы фикерләре белән уртаклашкан (11-13 б). Җыентыкта, иң олы яшьтәгесе – 1938нче, иң кече яшьтәгесе 1989 нчы елгы булган утыз татар язучысының берәр хикәясенә урын бирелгән. 1948 елда туган ике язучының берсе булган Әхәт Гаффарның җыентык төзелгән вакытта “кинәт вафат булуын” әйтеп, Зәйдулла болай ди: “Ләкин без, кагыйдәгә хилафлык килсә дә, антологиянең эчтәлеген шул килеш калдыру дөрес булыр, дигән нәтиҗәгә килдек. Мәрхүмнең рухына дога булып та барсын әлеге хезмәт.” (12-13 б). Болай эшләп бик дөрес иткәннәр. Чөнки китаптагы иң кыска хикәя булган “Карачкылар”да Әхәт Гаффар күңел кылларын чиртә торган “яшерен сөю” темасын нечкә хисләр, нәфис сүзләр белән, оста итеп үреп биргән. (99-102 б). Аннары шунысы да бар, язучының вафат булуы әле аның “исән язучы” булуына чик куя алмый.
“Хәзерге татар хикәясе”ндәге әсәрләрне укыганда, Казан татарларының көндәлек тормышы, мәдәнияте, кешеләре арасындагы мөнәсәбәт, мәктәпләре, гореф-гадәтләре, ашамлыклары, эчемлекләре, табигатьләре, йортлары, бакчалары, кош-кортлары, мал-туарлары, урыс халкы белән аралары, урыс теленә, мәдәниятенә булган мөнәсәбәтләре турында – hәрберсе хакында бик озаклап сөйләргә мөмкин – һәм без дә бик күп мәгълүмат алабыз. Кайбер хикәяләрдә Советлар чорында кертелгән күңелгә авыр тәртипләр, гамәлләр турында сүз бара. Кайберләрендә, Русия Федерациясе чорында күренгәләгән сәерлекләр тасвирлана. Мөселманлыкның hәм Ислами гореф-гадәтләрнең татар җәмгыятенә, аның иң вак тамырларына кадәр үтеп кергән булуын, көчле нигез тәшкил иткәнен әледән-әле хис итәсең. Бу фикерләремә аерым-аерым үрнәкләр бирә башласам, таныштыру язмасы булган бу мәкаләмнең чиге булмас иде.
Тәүбә итүче рәссам
Җыентыкның беренче хикәясе – Рабит Батулланың 2010 елның 22 августында, Биектау районы Чыршы авылында язып тәмамлаган әсәре. Хикәя “Җаныңны ярып бир” дип атала. Автобиографик булуы уйга килгән бу әсәрендә, язучы “дулый торган ат кебек ярсу, кайнар канлы” яшьлек дусты рәссам Дулатның тормыш вакыйгаларын хикәяли.
Совет режимы таләпләре буенча да рәсемнәр иҗат иткән Дулат шулай берчак “Алдынгы дуңгыз караучылар” рәсемен сукрана-сукрана ясап, “ярым шаяру, ярым канәгатьсезлек илә”: “Дуңгызлар ясый-ясый үзем дә дуңгызга әйләнеп беттем инде!” – ди. “Алдынгы дуңгыз караучылар” рәсеме өчен ул дәүләттән шактый акча ала. (15-16 б.). Дулат бу хәлләргә риза түгел. Үз-үзен сөймәвен, көзгегә карап, үз чыраена үзе төкерүен әйтә. Агымга каршы торуның беренче күрсәткече – ул үзенең Мәскәүдә бер күргәзмәгә куелачак “Әлмәт балкышы” исемле картинасын, инде сайлап алынганнан һәм Мәскәүгә җибәрергә дип тапшырылганнан соң, урлап диярлек кире алып, тураклап юк итә. Дулатның уенча, ул әлеге әсәре белән, Әлмәттә нефть чыгарылу аркасында барлыкка килгән чатаклыкларны, анда яшәүче кешеләрнең, андагы табигатьнең тигез һәм тыныч яшәү рәвешенең юк ителүен “мактаган” булып чыга: “ “Әлмәт балкышы” итеп ул үз вөҗданын сатты”. (17 б.).
Өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән Дулат, яхшыра бара дигән карар белән шартлы рәвештә вакытыннан элек, азат ителә; мәхкәмә, ягъни суд чыгымнарын түли, Рәссамнар берлегеннән чыгарыла, остаханәсеннән куыла. Шактый вакытлар рәссам үз юлын таба алмый, югалып кала. Ниһаять, XVI гасырның беренче яртысында Казан ханлыгы белән идарә иткән Сөембикә ханбикәнең рәсемен иҗат итеп, яңа юлга кергән булып чыга. “Каһарман” исемле рәсемендә 1552 елда Казанны саклаганда шәһит булган Япанча баһадирны сурәтли. Бу рәсемнәр Дулатның – үлгәч тә – ярдәмчесе, яклаучысы, саклаучысы, догачысы булачаклар.
Казан сөлгесе
Ләис Зөлкарнәйнең “Хушлашу сүзе” исемле хикәясенә бирелгән беренче искәрмәне биредә тулысынча китерәм:
“Казан сөлгесе: Мең еллык тарихы булган бу сөлге, башта, әле сөлге туку җайланмалары кулланыла башлаганчы ук, ефәк тукымага көмеш җепләр белән чигеп эшләнгән. Соңрак кул җайланмасында тукыла башлаган һәм якынча озынлыгы ике метр, киңлеге кырык сантиметр булган ак төстәге сөлгенең ике башы кызыл бизәкләр белән чигелгән. Сабантуйларда батыр калган көрәшчегә, ат ярышында беренче килгән һәм иң соңыннан килгән (юату билгесе итеп, ат муенына бәйлиләр, әбекәйләр бәйли) бәйгедә катнашучыларга бирелә торган сөлге – татар мәдәниятенең зур әһәмияткә ия символларының берсе” (277 б.).
Бәйге дә иң артта килгән атны юату өчен ул атка сөлге бәйләгән, шул рәвешле аны беренче килгән ат белән бер дәрәҗәгә куйган әбекәйләре булган мондый җәмгыять – бөек һәм киң күңелле җәмгыять түгелме!? Бөтен хаклыгы белән шулай!
Хикәясенең башына “Утыз яшендә тол калып, биш баласын аякка бастыра алган Заһидә әбием рухына” дигән багышлау куйган Зөлкарнәй, Казан сөлгесенең тора-бара көнкүрештән югала баруына, аның урынын “кибеттән алынган келәм, пәрдә, кием-салым” кебек нәрсәләрнең ала баруына борчыла һәм әсәрен, бер татар халык җырында җырланган “чибәр сеңел”гә эндәшеп, болай тәмамлый: “Кайда син, матур сеңел? Ашык әле, матурлыгыңны сөлгеләреңә чигеп калдырырга ашык әле”. (281 б.).
Авыллардан, калалардан, үткәннәрдән, бүгенгедән алынган төрле каһарманнарның маҗараларына шаһит була-була, китапны укыганда, изгелекнең гүзәллеген, аның көчен, игелекнең җавапсыз калмаячагына һәм явызлыкның никадәр шыксыз, никадәр иләмсез булуына кабат ышанасың.
Тагын шуны да әйтәсем килә, “Хәзерге татар хикәясе”ндәге әсәрләрнең күбесен укыганда мин аларның кинематографик булуына игътибар иттем, алар нигезендә бик шәп нәфис фильмнар төшереп булыр иде.