Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәмидуллин Лирон

Язучы һәм әдәби тәрҗемәче Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин 1932 елның 10 ноябрендә Ульянов өлкәсенең (1943 елның мартына кадәр Куйбышев өлкәсенә караган) Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1941 елда үз авылларындагы җидееллык мәктәпнең беренче сыйныфына укырга кереп, дүртенче сыйныфтан укуын Оренбург өлкәсе Яңа Сергиевка районында Искеавыл (Иске Белогор) мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда 1948 елны җиде сыйныфны тәмамлап, бер ел Искеавыл колхозында төрле эшләрдә эшләп алганнан соң, 1949 елда Казакъстанның Актүбә шәһәрендәге тимерьюлчылар техникумына укырга керә. Укыган җиреннән армиягә алынып, 1951–1953 елларда Мәскәүгә янәшә урнашкан ПВО гаскәрләрендә радиолокация станциясенең өлкән операторы булып хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Л.Хәмидуллин техникумда бүленгән укуын дәвам иттерә, 1956 елда аны тәмамлап, 1960 елның ахырларына кадәр Орск шәһәрендә үз белгечлеге буенча эшли – тимер юл участогы бригадиры, мастер була, 1960 елда берникадәр вакыт Уфа шәһәрендә һөнәри училищеда укытучы булып та эшләп ала. Бер үк вакытта ул читтән торып белем бирә торган Бөтенсоюз политехника институтының (ВЗПИ) Орск филиалында укый, ләкин әүвәл Уфага, аннан 1961 ел башында, Казанга күченү сәбәпле, дүртенче курстан укуын ташларга мәҗбүр була.

Балачактан ук күңеле әдәбиятка тартылган Л.Хәмидуллинны Казанга күченеп килергә этәргән төп сәбәпләрнең берсе, әлбәттә, аның татар әдәбиятына, татар мохитенә якынрак булу омтылышы белән бәйле. Казанга килгәч, ул шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсенә үз белгечлеге буенча эшкә урнаша, 1967 елның язына кадәр анда юл бүлеге инженеры, баш инженер булып эшли, берара идарәнең партия комитеты секретаре вазифаларын да башкара. Шул елларда «Татарстан яшьләре» газетасында хәбәрләре, кыска-кыска очерк язмалары басыла башлый, яшь язучылар альманахы кебегрәк нәшер ителгән «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) исемле күмәк җыентыкларда берничә хикәясе урнаштырыла. 1968 елда Татарстан китап нәшриятында, нигездә тимер юл эшчеләре тормышына, аларның авыр һәм тынгысыз хезмәтенә багышланган «Юлда» исемле хикәяләр җыентыгы һәм 1971 елда «Дала иртәсе» дигән повесте дөнья күрә. Китаплар икесе дә үз вакытында әдәби тәнкыйтьтә Ф.Миңнуллин, Х.Сарьян тарафыннан уңай бәя алалар.

1967–1983 елларда Л.Хәмидуллин СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, 1985–1994 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1998–2005 елларда ул.

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр. Л.Хәмидуллин иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – әдәби тәрҗемә. Тәрҗемәче буларак аның төп үзенчәлеге шунда: ул төрки телле әдәбият үрнәкләрен турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итә, шуның белән оригиналдагы милли үзенчәлекләрнең, тел бизәкләренең тәрҗемәдә төгәлрәк, тәңгәлрәк саклануына ирешә. Совет чоры казакъ язучыларыннан Ә.Әлимҗановның «Күкшел таулар итәгендә» һәм «Отрар хатирәсе» дигән ике повесте («Отрар хатирәсе», 1974), С.Моратбәкевнең повесть һәм хикәяләре («Әрем исе», 1986), казакъ әдипләренең повестьлар тупланмасы («Җәйләүдә», 1993), Я.Хамматовның «Бөртекләп җыела алтын» романы (1996), казакъ әдәбияты классигы А.Конанбаевның «Хикмәтле сүз» дип аталган проза әсәре («Абай» җыентыгы, 1981), үзбәк язучысы Ә.Мохтарның «Чинар» романы (1976) тәрҗемәләре, казакъ, каракалпак, рус язучылары иҗатыннан аерым тәрҗемәләр шундыйлардан. Болардан тыш Л.Хәмидуллин белорус әдибе В.Быковның ике повестен эченә алган «Һәйкәл» («Обелиск») китабын, А.Капустинның «Беренче җиңүләр» повестен (1995) рус теленнән тәрҗемә итә.

Бер яктан, ул татар телендә А.Конанбаевның күпчелек шигъри һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә алган бертомлыгын (1981), казакъ язучыларының повестьлар җыентыгын («Ак дөя», 1979), каракалпак әдипләренең сайланма тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланмасын («Арал дулкыннары», 1981) төзеп чыгара; икенче яктан, башка милли республика нәшриятларында басылып чыккан «Татар повестлери» (казакъ телендә, Алма-Ата, 1979), «Йиллар ва йуллар» (үзбәк телендә, Ташкент, 1981), «Татар гурриңлери» (каракалпак телендә, Нукус, 1981) кебек җыентыкларның төзүчесе була.

Л.Хәмидуллин – әле Орскида яшәгән-эшләгән елларыннан ук шул шәһәр һәм, гомумән, Оренбург төбәге белән бәйле булган татар мәдәни учакларының тарихы белән кызыксынган, күренекле шәхесләрнең, аерым алганда, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, мәшһүр шагыйрь һәм җәмәгать хадиме Дәрдемәнднең шәхси биографиясенә һәм әдәби иҗатына, Рәмиевләрнең нәсел-нәсәбенә кагылышлы тарихи фактларны барлау-ачыклау буенча даими эзләнүләр алып барган кеше. Аның бу мәсьәләләргә багышланган бер төркем махсус мәкаләләре, юлъязмалары, очерклары барлыкка килә. Әдипнең бу төр язмалары 1990 һәм 2002 елларда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Офыктагы рәшәләр» һәм «Ак төннәр хәтере» исемле китапларында урын ала.

Аңа 1982 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Л.Хәмидуллин – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Юлда: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 61 б. – 9000 д.

Дала иртәсе: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 136 б. – 7000 д.

Офыктагы рәшәләр: повесть, хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 223 б. – 15000 д.

Җәйләүдә: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 479 б. – 3000 д.

Ак төннәр хәтере: әдәби очерк, эссе, хатирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 223 б. – 2000 д.

Дәрдемәнд: фотоальбом. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 340 б. – 2000 д.

Күңелдә калганнар: әдәби очерк, эссе, хатирәләр. – Казан: Сүз, 2007. – 223 б. – 1000 д.

Кичке шәфәкъ: документаль повесть, эссе, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б. – 1000 д.

 

* * *

Ә л и м җ а н о в Ә. Отрар хатирәсе: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 207 б. – 10000 д.

М о х т а р Ә. Чинар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 384 б. – 15000 д.

Б ы к о в В. Һәйкәл: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 224 б. – 11000 д. («Обелиск»)

М о р а т б ә к о в С. Әрем исе: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 172 б. – 8000 д.

Г ы й л ь м а н о в Җ. Без сугышта юлбарыстан көчлебез: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 279 б. – 6000 д.

К а п у с т и н А. Беренче җиңүләр: повесть, хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 78 б. – 5000 д. («Первые победы»)

Х а м м а т о в Я. Бөртекләп җыела алтын: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 334 б. – 5000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и ң н у л л и н Ф. Җылылык хисе // Казан утлары. – 1969. – № 6. – 177–179 б.

С а р ь я н Х. Өч төрле өч адым // Х.Сарьян. Уеңны уйдырып сал. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 37–46 б.

М и ң л е б а е в К. Камиллеккә омтылу // Казан утлары. – 1977. – № 9. – 175–180 б.

Ш а м о в А. Лирон Хәмидуллин // Казан утлары. – 1978. – № 3. – 184–186 б.

Н у р м ө х ә м м ә т е в Т. Чуен юллар, күперләр аша… // Яшь ленинчы. – 1982. – 11 нояб.

М и ң н у л л и н Ф., Д а у т о в Р. Җылылык хисе // Соц. Татарстан. – 1982. – 23 дек.

А х у н о в Г. Ихтирам нигезләре // Ватаным Татарстан. – 1992. – 6 нояб.

М и ң н у л л и н Ф. Лирон Хәмидуллин // Ф.Миңнуллин. Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 335–337 б.

М а к с у д о в а Ш. Салмак кеше сукмагы // Шәһри Казан. – 2002. – 15 нояб.

Б ә ш и р Ф. Аһ, туган каумем газиз // Мәдәни җомга. – 2003. – 7 нояб.

Г о с м а н о в М. Тыйнак табигатьле каләмдәшебез // М.Госманов. Гасырдан – гасырга. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 351–353 б.

Ф ә й з у л л и н Р. Аксакал әдипләребезнең берсе // Казан утлары. – 2007. – №11. – 148–153 б.

* * *

М и н н и б а е в К. Лирон Хамидуллин // К.Миннибаев. Перевод – это искусство. – Казань: Изд-во Казанского гос. ун-та. – 2004. – С. 56–58.

 

 

 


Язучылар