Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камал Хисам

Язучы-прозаик Хисам Камал (Хисам Нуретдин улы Камалов) 1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында крәстиян гаиләсендә туа.

1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли башлый: җир сөрә, тырмага йөри, чәчү чәчә, атлар карый.

1943 елның ноябрендә унсигез яше дә тулмаган үсмер егетне гаскәри хезмәткә алып, 1944 елның апреленә кадәр мәгълүм Суслонгер-Сурок хәрби лагерьларында әзерлек курслары үткәннән соң, май башында фронтка озаталар. Ул Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, 1944 елның җәендә яраланып, өч ай чамасы госпитальдә ятып чыга, аннары яңадан фронтның алгы сызыгына җибәрелә, артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында Латвия җирләре аша Польша чикләренә кадәр сугышчан юл уза. 1945 елның 26 февралендә Х.Камал кабат яралана һәм янәдән госпитальгә озатыла.

Бу юлы җәрәхәт бик җитди булып, егеткә ел ярым төрле госпитальләрдә дәваланырга туры килә, ахырда бер аягын төптән кистереп, 1946 елны өенә кайта.

Шул ук елны Х.Камал Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогия училищесында укый башлый, аны тәмамлагач, Казанга килеп, 1950–1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Аннары унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1967 елдан башлап ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Х.Камалның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Педагогия институтында укыганда, ул институттагы һәм республика яшьләр газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкләргә йөри. Тәүге басма шигырьләре дә әлеге яшьләр газетасы битләрендә дөнья күрә. Соңга таба «Казан утлары» журналында һәм башка матбугат басмаларында языша башлый. 1955 елда «Яңадан сафка» исемле беренче китабы, ә тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә. Аның игътибар үзәгендәге темалар – Ватан сугышы, туган җир, туган авыл, аның табигате, анда яшәгән җир кешеләре. Менә шуларны язучы, тормыш дөреслегенә хилафлык китермичә, солдатларча кырыс һәм төгәл детальләр аша, табигый тонда сурәтләргә омтыла.

Х.Камал – күп кенә поэмалар авторы. Сугыш темасына багышланган «Яну» (1958), яшьләр арасындагы мәхәббәт, гаилә кору кебек әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Мәхәббәт хакы» (1961), узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында шагыйрьнең туган ягында барган икътисади һәм көнкүрештәге үзгәрешләрне хатирәләр һәм фәлсәфи уйланулар аша сурәтләгән «Туган җирдә» (1964), «Әнкәй истәлеге» (1964), Кама автомобиль заводы төзелешендәге эшче яшьләр тормышыннан алып язылган «Яшьлек елмаюы» (1973) һәм, ниһаять, тарихи-фәлсәфи пландагы «Күңелдәге язулар» (1966) кебек поэмалар шагыйрьнең иҗатында күренекле урын тоталар.

Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап Хисам Камал проза жанрында активрак иҗат итә башлый. Үзе яшәгән чорның бәла-казаларга мул чынбарлыгын, фронттагы юеш-салкын окопларда һәм тылдагы хезмәт вахталарында афәтле сугыш фаҗигаләре чорын зур түземлелек белән кичергән гади кешеләрнең – үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын күпертмичә-бизәмичә, бөтен кырыс хакыйкатенә тугрылык белән сурәтләп биргән «Һәркемнең гомере бер генә» (1975), «Безне өйдә көтәләр» (1982), «Үлгәннән соң яздым» (1989), «Түләнмәгән күз яше» (1995) романнары, «Бердәнбер ул» кебек повесть һәм дистәләрчә хикәяләр әдипнең проза жанрындагы иҗади уңышларына мисал була ала.

Гомумән, 1955–2000 еллар арасында әдипнең татарча оригиналында һәм рус теленә тәрҗемәдә барлыгы егерме сигез китабы дөнья күрә. Шуларның егерме бере – шигырь җыентыклары, җидесе – проза әсәрләре, шул җөмләдән биш роман. 2004 елгы «Казан утлары» журналының ун, унбер, уникенче саннарында «Үксезләр» исемендә әдипнең чираттагы яңа романы басылып чыга. «Һәркемнең гомере бер генә» һәм «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен Х.Камал 1986 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2001 елда исә, татар әдәбиятын үстерүдә ирешкән зур казанышларын искә алып, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә.

Х.Камал – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин