Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәйзи Заһид

    Заһид Фәйзи (Заһид Батыр улы Фәйзуллин) 1933 елның 15 февралендә Башкортстанның Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. 1947 елда Яңа Балыклы җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1950 елга кадәр колхозда эшли. Аннары, Иске Корыч авылы мәктәбендә урта белем алгач, Казанга килеп, 3 нче һөнәри-техник училищесына һәм бер үк вакытта Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә. Училищены ул – 1955 елда, университетны 1961 елда тәмамлый.

1955 елдан 1961 елга кадәр З.Фәйзи С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында слесарь булып эшли. Аннары 1969 елга кадәр 7 нче һөнәр училищесында – укытучы-остаз, авиация заводына караган яшьләр шәһәрчегендә – өлкән тәрбияче, «Казаньхимстрой» трестында – тулай тораклар буенча сәяси җитәкче, «Ялкын» журналы редакциясендә – хатлар бүлеге мөдире, Биектау район газетасында баш мөхәррир урынбасары хезмәтләрендә була. 1969–1974 елларда Казан язу машиналары заводында кадрларга техник белем бирү-укыту бүлеге инженеры һәм укыту-җитештерү участогы башлыгы вазифаларын башкара. Аның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге фәнни-тикшеренү оешмалары белән бәйле: 1974–1982 елларда ул Дәүләт халык хуҗалыгының Хисаплау техникасы фәнни-тикшеренү институтында ( ГНИПИ-ВТ) – өлкән инженер, бүлек мөдире, 1983–1991 елларда әүвәл Бөтенсоюз хезмәтне саклау фәнни-тикшеренү институтының махсус конструкторлык бюросында – өлкән инженер, инженер-конструктор, аннары Идел-Кама урман-су транспорты фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә-җитештерү заводында инженер-конструктор булып эшли.

З.Фәйзинең әдәби иҗаттагы беренче тәҗрибәләре – шигырьләре, мәкалә-парчалары узган гасырның илленче елларында Бакалы район газетасы «Ленин байрагы»нда һәм Башкортстан республика татар газетасы «Кызыл таң»да басыла. Казанда яшәгән чорда Татарстан көндәлек матбугатында – «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), авиация заводының күптиражлы газетасы «Алга»да, «Идел» альманахында актив языша. Аннары алтмышынчы еллардан сиксәненче елларга кадәр, инфаркт булу сәбәпле, әдәби иҗат эшеннән бөтенләй диярлек тукталып тора. Сиксәненче елларда исә ул, нигездә, поэзия жанрында активрак эшли. Аның бу чор иҗаты сугыш хатирәләрен һәм заман темаларын үзара тыгыз бәйләп яктырткан «Яшьлек кайтавазы», «Мәңгелек пост», «Упкын» исемле фәлсәфи-публицистик поэмалары, күңелдәге хис-тойгылар тәэсирендә туган интим-лирик шигырьләре белән характерлы. Ике дистәгә якын лирик шигыре Р.Яхин, Ә.Бакиров, С.Садыйкова һәм башка композиторлар тарафыннан көйгә салына һәм аларның ноталы җыр китапларына кертелә.

Тормыш тәҗрибәсе арта барган саен, З.Фәйзи әкренләп прозага күчә.

Ул туксанынчы еллардан башлап төрле журналларда һәм мөстәкыйль дүрт проза җыентыгында басылып чыккан «Язмыш борылмалары» (1991), «Әрнү» (1994), «Сазлыкта ауган чәчәк» (1995), «Үч» (1995), «Чүплектә» (1998), «Бетон койма артында» (1999), «Кыраудан соң» (2001), «Бөркетләр ягы» (2003) повестьлары һәм дистәләгән лирик һәм сатирик хикәяләр авторы. Тематик яктан З.Фәйзинең проза әсәрләре заман тормышының реаль күренешләрен һәм гыйбрәтле вакыйгаларын чагылдыра, социаль-көнкүреш шартлары һәм рухи ориентирлар алмашынуга бәйле рәвештә кешеләр арасында барлыкка килгән каршылыклы мөнәсәбәтләрнең әхлакый нәтиҗәләре турында уйлана.

Ул 2013 елның 12 февралендә Казан шәһәрендә вафат була. Киндери зиратында җирләнгән.

З.Фәйзи – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язмыш борылмалары: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 224 б. – 15000 д.

Чүплектә: повестьлар. – Казан: Рухият, 2003. – 431 б. – 3000 д.

Бөркетләр ягы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 143 б. – 2000 д.

Күңел күзе: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 143 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А х у н о в Г. ПТУ җимеше башыңа төшсә… // Татарстан яшьләре. – 1992. – 9 гыйнв.

С а д ә Г. Бүгенге татар әдәбиятына хезмәт итүче // Сабантуй. – 1993. – 6 февр.

В ә л и е в а В. Туган җирдә очрашу // Авыл таңнары (Башкортстан). – 1997. – 15 март.

К а м а л о в Б. Бусагалы иҗат юлыннан // Ватаным Татарстан. – 1997. – 11 июнь.

К а м а л о в Б. Үткен әсәр // Ватаным Татарстан. – 1998. – 5 нояб.

С а д ә Г. Заһид Фәйзи шигырьләре // Мәгърифәт. – 2002. – 13 июнь.

Ю н ы с о в а А. Аңа матурлык кирәк // Ватаным Татарстан. – 2003. – 18 февр.

Г а т а ш Р. Ул иҗади хисләр белән янып яши // Шәһри Казан. – 2003. – 28 февр.

 


Язучылар