Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әһлия Фирдәвес

Фирдәвес Әһлия (Фирдәвес Әсәдулла кызы Әһлиуллина) 1954 елның 11 октябрендә Казанда эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1972–1977 елларда Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Казанга әйләнеп кайткач, берникадәр вакыт мәктәптә укытучы булып эшли, соңрак Казан дәүләт курчак театрында оештыручы-педагог (1978–1979), Татарстан Язучылар берлегендә секретарь-машинистка, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы (1981–1985), аннары, 1986–1999 еллар арасында «Татарстан» журналы редакциясендә редактор-тәрҗемәче, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә сәнгать бүлеге мөдире һәм корреспонденты вазифаларын башкара. 2000–2007 елларда ул – Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты була. Ул хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Ф.Әһлия әдәби иҗат эшчәнлеген студент елларында тәрҗемәче буларак башлый. 1976 елда Татарстан китап нәшриятында татар язучыларының «Запах мяты» исемендә русча чыккан җыентыгында ул тәрҗемә иткән берничә әсәр урнаштырыла. Тора-бара ул үзе дә татар телендә оригиналь әсәрләр язуда каләмен сынап карый: балаларга атап әкиятләр иҗат итә, яшьләр альманахы «Идел»дә кыска хикәяләрен – нәсерләрен, парчаларын бастыра.
Шулай да Ф.Әһлияне үзенчәлекле каләм иясе итеп таныткан әсәрләр – сәнгать кешеләре турында сәнгатьле сурәтләү алымнары белән язылган документаль повестьлар һәм хикәяләрдер. Беренче опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая турында «Актриса» (1986), СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган «Әлмәндәрләр әманәте» (2001), Россия һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова турында «Күңел эргәсенә кайту» (2001), Ринат Таҗетдинов турында «Ай тулган төндә» (2001), Вера Минкина турында «Чулпан – таңның көзгесе» (2003) исемле документаль повестьлар, беренче татар хатын-кыз сынчысы Рада Нигъмәтуллина, композитор Фасил Әхмәтов, җырчы Зөһрә Сәхабиева белән Хәйдәр Бигичевләр һ.б. күп кенә сәнгатькәрләр турында фактик материалга нигезләнеп язылган дистәләгән хикәяләр, иҗат портретлары Ф.Әһлиянең әдәби иҗаттагы зур уңышы итеп саналырга хаклы.
Ф.Әһлия шигърият бабында да активлык күрсәтә – балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр, җырлар яза. Ул – «Кояш баласы» һәм «Ике Тәңре» исемле ике шигъри китап авторы. Аның кайбер лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Гафу итәрсең микән?» (З.Хәйретдинов музыкасы), «Тукай һәйкәле белән сөйләшү» (И.Мәҗитов музыкасы), «Ак манара» (Р.Әхиярова музыкасы) сәхнәдә һәм радио-телевидение тапшыруларында яңгырый.
Шагыйрә соңгы елларда, үз иҗатының офыкларын киңәйтә барып, борынгы татар халык авыз иҗаты җәүһәрләре – бәет, кыйсса-дастаннар һәм гомумтөрки әдәби традицияләре калыбында бүгенге заманның фаҗигаләрен чагылдырган эпик яңгырашлы әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә уңышлы гына тәҗрибәләр ясый («Сак-Сок фөрьяды», «Соңгы кыл авазы» һ.б.).

Фирдәвес Әһлиягә 2002 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Ф.Әһлия – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар