Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: «Ил Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр зур җаваплылык таләп итә»

Ил Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр турында фикер әйтү, кем булуыңа карамастан, зур җаваплылык таләп итә. Әлбәттә, Конституция Коръән-Кәрим дә, Библия дә түгел,

илдә социаль-иҗтимагый яисә сәяси вәзгыять үзгәргәндә аңа төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Хәлбуки, хәлиткеч ихтыяҗ килеп чыкмаганда, гадәттә аңа кагылмаска тырышалар. Бездә, күрәсең, андый ихтыяҗ тугандыр. Әмма мин үзем, дөресен әйткәндә, сәясәттә тәҗрибәсез кеше буларак, аны бигүк күреп бетермим.

Үз халкымның киләчәге, милләт буларак саклануы, аның мәдәнияте турында борчылучы әдәбият-сәнгать кешесе буларак, беренче нәүбәттә федераль мөнәсәбәтләргә кагылышлы төзәтмәләр игътибарымны аеруча җәлеп итте. Бу җәһәттән ул өлкәдә мин аңлап бетермәгән, төзәтмәләрнең максатына төшенеп булмый торган мәддәләр дә бар. Мәсәлән, 3 Бүлекнең 67 маддәсе. Анда болай язылган: «Россия Федерациясе территориясендә федераль законга ярашлы рәвештә федераль территорияләр булдырылырга мөмкин.»

Миңа бу аңлашылмый. Россия Федерациясенең бөтен территориясе федераль территория түгелмени? Әгәр дә берәр төбәкне Үзәк өчен аерата әһәмиятле дип табалар икән, аны республикадан яки өлкәдән аерып алып, үзенә бер федераль территория дип игълан итү мөмкинлеге калдырмыймы бу маддә?

Аның сүзләренчә, «әгәр дә берәр төбәкне Үзәк өчен аерата әһәмиятле дип табалар икән, аны республикадан яки өлкәдән аерып алып, үзенә бер федераль территория дип игълан итү мөмкинлеге калдырмыймы бу маддә?»

67.1 маддәсенең 1 пунктында «Россия Федерациясе СССРның тулы хокуклы дәвамчысы» дип игълан ителә дә, 2 пунктта «Мең еллык тарих тарафыннан берләштерелгән Россия Федерациясе безгә идеаллар һәм Богка (аны татарчага тәрҗемә иткәндә Аллаһ дип әйтергә кирәкме икән?) ышану тапшырган ата-бабаларыбызның истәлеген саклап…» — дип белдерелә. Безнең иң якын ата-бабаларыбыз алда әйтелгән СССРда яшәде, ә СССР, мәгълүм ки, атеистик дәүләт иде. Шуңа күрә шунда тәрбияләнгән һәм безгә Богка (Аллаһка дип әйтик инде) ышану хисен тапшыра алмаган күпчелек ата-бабаларның истәлеген без сакламаска тиешме? Гомумән, дөньяви дәүләт Конституциясенә дини мотивларны кертү урынлымы?

Аллага ышану, дин тоту һәркемнең вөҗдан эше, аны инде 21 гасырда документка теркәп яисә кычкырып йөрмиләр. Без Аллага ышанучыны да, ышанмаучыны да шәхесенә карап бәяләргә, хөрмәт итәргә тиеш, кеше вөҗданына тыкшыну башкалар эше түгел. Минемчә, әлеге маддә моңа урын калдыра.

Инде 68 маддәнең 1 пунктын тәшкил итәчәк, күп бәхәсләр уяткан төзәтмәгә тукталыйк. «Россия Федерациясенең барлык территориясендә Россия Федерациясендәге тигез хокуклы халыкларның күп милләтле союзында дәүләт оештыручы халыкның теле булган урыс теле дәүләт теле санала».

Биредә беркем дә урыс халкының бөеклеген, аның Россия Федерациясендә иң кодрәтле кавем булуын инкяр итмәс. Ләкин шулай да Конституциягә керәсе маддә уңаеннан төрле сораулар туа. Биредә нинди дәүләтне оештыру турында сүз бара. Алдарак «мең еллык тарих» турында сүз булгач, әллә соң Киев Русе турында ук искә төшерәләрме? Алай дисәң, без тарихтан беләбез, Киев дәүләтен дә, Бөек Новгород дәүләтен дә варяглар оештырган, һәм аларның теле скандинав теле була. Мәскәү кенәзлеген искә алсак, аны оештыручылар урыслар гына түгел, анда татарларның да өлеше биниһая. Бик күп урыс дворяннарының чыгышларын гына искә төшерегез. Империя тарихын хәтерләсәк, империяләр күп халыкларның, дәүләтләрнең укмашуыннан барлыкка килә. Ә инде РСФСР яки хәзерге Россия Федерациясен күз уңында тотабыз икән (ә бу шулай булырга тиеш тә!), Федерация үзе үк бу дәүләтне төзегәндә төрле халыкларның, үз милли дәүләтчелекләрен төзеп, федератив мөнәсәбәтләргә керүен аңлата. Моның өчен шул елларның кайбер документларына күз салу да җитә. Миңа калса, бер генә халык та (ул никадәр бөек һәм күпсанлы булмасын) күпмилләтле илдә «дәүләт оештыручы» дигән зур җаваплылыкны үз өстенә генә алырга тиеш түгел. Артык авыр йөк булуы мөмкин! Федерациянең яшәеше, киләчәге өчен илдә яшәүче барлык халыклар да җаваплы! Һәм аларны ул җаваплылыктан ваз кичтерү тарих каршында олы хата булыр иде.

(«Интертат»)


Язучылар

Туган көннәр

Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт