Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ахунова Наилә

Наилә Гарифҗан кызы Ахунова 1959 ел­ның 12 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһә­рендә язучы Гариф Ахунов гаиләсендә туа. 1968 елда алар Казанга күчеп кайталар. 1975 елда Наилә 126 нчы номерлы урта мәктәпне һәм 4 нче номерлы сәнгать мәктәбен тәмамлый. Үзенең тәүге шигырьләрен һәм проза әсәрләрен ул 1970 еллар башын­да «Пионер» журналына җибәрә. Аннан уңай җавап алу аның күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдыра.
1986 елда Н.Ахунова Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә­челәр әзерли торган факультетын тәмамлый. 1985 елда яшь китапханә­челәр конкурсында җиңеп чыга.
1978–1980 елларда ул – рәссам-бизәүче; аннан соң Казан дәүләт ме­дицина университетында һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш акаде­миясендә әйдәп баручы китапханәче булып эшли; 1985–1992 елларда сәүдә һәм медицина хезмәткәрләре мәдәният йортында китапханәчеләр проф­союзын җитәкли; Наилә соңрак «Татарские края» газетасы һәм «Казан­ская афиша» журналы корреспонденты, «Казанский медик» газетасының (1994–1997) баш мөхәррире.
Наилә Ахунова, 1970 еллар ахырында М.Горький музеенда оештырыл­ган әдәби түгәрәккә, КДУда «АРС»ка, 80 нче еллар ахырында «Комсомо­лец Татарии» газетасында ЛИТОга йөрсә дә, үзенең рухи укытучылары итеп беренче чиратта әтисе Гариф Ахуновны һәм әнисе Шәһидә Максудованы исәпли.
Н.Ахунованың шигырьләре, әкиятләре республика һәм үзәк матбугатта 1979 елдан басыла башлый. «Роза и Подсолнух» дигән иң беренче әкияте 1979 елның маенда «Комсомолец Татарии» газетасында дөнья күрә. Шун­нан соң әсәрләре «Библиотека», «Миша» (Мәскәү); «Казан», «Татарстан», «Идель», «Зонтик», «Сөембикә» журналларында, «Книжное обозрение», «Литературная Россия» газеталарында һәм башка җыентыкларда басыла.
1997 елның маенда Казан медицина университеты ярдәме белән ул «Белая ворона» исемле әдәби түгәрәк оештыра. Бүгенге көндә әлеге түгәрәк эшенә Татарстан Язучылар берлеге дә югары бәя бирә. Күпсанлы мактау грамоталары, дипломнар моңа мисал булып тора.
1998 елдан Н.Ахунова ел саен «Галактика любви» дигән республика поэзия фестивале, 2000 елдан шагыйрь һәм автор башкаручылар арасын­да ачык шәһәр бәйгесе уздыра. Ул 1998–2004 елларда яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгының информацион үзәгендә һәм Казан дәүләт меди­цина университетында чыккан «VivatAkademia» (1998), «Аlma mater» (2001), «RaraAvis» (2003), «Анамнез жизни» (2003), «Ното ornitus» (2004) исемле биш альманах төзи һәм редакцияли. Н.Ахунова (КДУның журналистика кафедрасы һәм Е.Боратынский музее белән берлектә) «Поэт шагает по Казани» (1998) публицистик җыен­тыгының, А.Әпсәләмованың «Осколки снов» (1997), «Я люблю писать курсивом» (2001 ) шигырь китапларының төзүче-мөхәррире.
Ул 2000 елда Мәскәүдә Халыкара Пушкин сәнгать фестивалендә, Рос­сия яшь язучыларының өченче форумында (Мәскәү-Липки, 2003) катнаша.
Аның шигырьләре Н.Акмал, Н.Сафина, Ә.Гадел һ.б. тарафыннан та­тар теленә тәрҗемә ителеп, «Казан», «Сөембикә», «Салават күпере» жур­налларында, «Мәдәни җомга», «Татар иле» газеталарында басыла. Ул үзе дә татар теленнән Н.Хәсәнов, В.Монасыйпов әсәрләрен, татар халык әки­ятләрен һ.б. тәрҗемә итә.
Н.Ахунова 2003 елның ноябрендә «Казан» милли-мәдәни үзәк сәхнәсендә куелган «Воскрешение» шигъри спектакленең сценарий авто­ры. Ул мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Здравствуй, Ёжик!» пьесасын яза. Аның премьерасы 2004 елның маенда «Әкият» кур­чак театрында уза.
Н.Ахунова – Беренче Бөтенроссия хокку шигыре бәйгесе лауреаты (1998).
Ул күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хәзерге көндә КДМУда ЛИТО әдәби түгәрәген җитәкли, мәктәп балалары өчен нәшер ителүче «Зонтик» журналының баш мөхәррир урынбасары. КДМУда тәрбия эшләре буенча әйдәп баручы белгеч.
2008 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен А.Горький исемендәге премия белән бүләкләнә.
Н.Ахунова – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар