Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ганиев Азат

Язучы-прозаик Азат Ганиев (Азат Вәли улы Мөхәммәтганиев) 1942 елның 1 маенда Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында укытучылар гаиләсендә туа. Азат туып ике ай үтәр-үтмәс, аның әтисен сугышка озаталар. 1942 елгы авыр сугышлар вакытында ул, чолганышта калып, немецларга әсир төшә һәм туган якларына сугыш беткәннән соң гына кайта. Анда да озак тормый, хакимият оешмаларының әсирлектә булган кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәтен, аерым алганда, хатыны белән үзен төп һөнәрләре укытучылык эшенә рөхсәт итмәүләрен күргәч, Вәли агай гаиләсе белән Үзбәкстанга күчеп китә. Анда берничә ел укытучы булып эшлиләр, аннары 1949 елда янә Татарстанга әйләнеп кайталар. Вәли агай нефтьразведка оешмасында эшли башлый, шунлыктан гаиләгә бер төбәктән икенче төбәккә гел күченеп йөрергә туры килә. Шул сәбәпле Азат беренче-икенче сыйныфларны әле татар, әле рус, әле чуаш мәктәбендә укый. Ниһаять, алты җаннан торган Мөхәммәтганиевләр гаиләсе 1954 елда Әлмәт районының Габдрахман авылында төпләнеп яши башлый. Азат шул авыл мәктәбендә урта белем ала.

Бала чактан ук әдәбият, сәнгать белән кызыксынган Азат сигезенчеунынчы сыйныфларда укыганда әсәрләр яза башлый. Хикәяләре, юморескалары («Койма», «Әтиле-уллы», «Рухи ярдәм» һ.б.) Әлмәт район газетасы – «Хезмәт байрагы» битләрендә басыла, пьеса итеп язган бер әсәре («Шофер табылды») мәктәп һәм авыл сәхнәсендә куела. Унынчыны тәмамлагач, романтик табигатьле, дөньяга тәнкыйди-фәлсәфи карашлы унсигез яшьлек егет сәяхәткә чыгып китә һәм Кинель тимер юл станциясе янында ялгыш поезд астына эләгеп бер аягын өздерә. Берничә ай хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул Миңлебай газ-бензин заводына эшкә урнаша, анда разрядлы токарь һөнәрен үзләштерә.

1962–1966 елларда Азат Ганиев – Лениногорск шәһәрендә рәсем сәнгать училищесы студенты. Училищены тәмамлагач, 1966-1978 еллар арасында Әлмәтнең 1 нче номерлы мәктәбендә рәсем-сызым укытучысы, сәүдә-реклама конторасында рәссам-бизәүче, сәнәгать эшханәләрендә рәссам, токарь, слесарь-монтажник, Әлмәт районы Кичүчат җидееллык мәктәбендә рәсем-сызым укытучысы булып эшли. Сиксәненче еллар башыннан ул гаиләсе белән Габдрахман авылында төпләнеп яши һәм эшли.

Азат Ганиевнең матбугатта күренгән әсәрләре күп түгел. Укучыларга ул «Сүзсез җыр», «Габделхак», «Сөмбел», «Күңел күзе» исемле повестьлары һәм бер төркем хикәяләре белән таныш. Аларның байтагысы үз вакытында «Казан утлары» һәм башка журналларда басылып чыгып, соңыннан «Тагын күченәбез» (1969), «Адашкан җаннар» (1993), «Су Сылу» (2004) исемле китапларының төп эчтәлеген тәшкил итәләр. Сан ягыннан чагыштырмача аз булса да, әдипнең әсәрләре үзенчәлекле язу стиле, кеше образларын сурәтләүдәге сәнгати табышлары, әсәргә салынган уй-фикернең фәлсәфи яңалыгы, гадәти әдәби штамплардан нык аерылып торуы белән кызыклылар.

Ул 2012 елның 6 октябрендә Казан шәһәрендә вафат була. Туган авыл зиратында җирләнгән.

А.Ганиев – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тагын күченәбез: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 49 б. – 5000 д.

Адашкан җаннар: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. –

198 б. – 6000 д.

Су Сылу: повесть, хикәяләр. – Казан: Рухият, 2004. – 304 б. – 800 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ә һ д и е в М. Чишелеш… нульгә бетми // Казан утлары. – 1971. – № 7. –

175–177 б.

М у с и н Ф. Әгәр төптәнрәк уйласак… // Соц. Татарстан. – 1972. – 28 май.

Х ә с ә н о в А. Төсләргә гашыйк егет // Татарстан яшьләре. – 1973. – 13 гыйнв.

В ә л и е в М. Рухи куәт // Казан утлары. – 2002. – № 5. – 180–181 б.


Язучылар