Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәфи Риза

Риза Шәфи (Риза Закир улы Шәфиев) 1923 елның 20 февралендә Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында дөньяга килә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Әмма өмет-хыялларын дәһшәтле сугыш өзә. 1941 елның 22 июненнән үк ул – Ульяновскидагы хәрби училище курсанты. Соңыннан хәрби академия тәмамлый. Хәрби инженер буларак хезмәтен дә иҗади эштә: фәнни-тикшеренү институтында башлап җибәрә. Алга таба да аны хәрби техниканың иң яңа төрләрен булдыру, күпләп җитештерү хәстәре белән шөгыльләнгән фәнни оешмалар, заводларга тәгаенлиләр. Куәтле ракеталарны булдыру хәстәренә дә ул беренчеләрдән булып билгеләнә. Хәрби хезмәткә утыз ел гомерен бирә.

Хәрби хезмәттән киткәч кенә, аңа балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек ачыла. Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә бер-бер артлы шигъри әсәрләре, мәкаләләре, китаплары басылып чыга. Ул елдан-елга шигъри иҗат камиллеген үстерә.

Укучыларына лирик шигырьләрен, юмор-сатира үрнәкләрен, әйтем-мәкальләргә тартым икеюллыкларын һәм хикмәтле сүзләрен, милләтебезнең узганнары белән горурланып, бүгенгебез, киләчәгебез өчен хафаланып язган әсәрләрен бүләк итә.

Ул 2004 елның 3 декабрендә Воткинскида вафат була.

Р.Шәфи – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Каен, Чыршы һәм Кисәү: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 12 б. – 25000 д.

Синең җылы кулларың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 95 б. – 3000 д.

Иң матур чагың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 80 б.

Җан җылысы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 80 б. – 1700 д.

Җомак әйтәм, җавап көтәм: табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 16 б. – 5000 д.

Офыклардан офыкларга: шигырьләр. – Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 1999. – 385 б. – 1000 д.

Тауларым иңендә таулар: шигырьләр. – Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 2004. – 384 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә к и м С. Шинельле шагыйрь // Шәһри Казан. – 1998. – 19 июнь.

Г а т а ш Р. Риза Шәфига 80 яшь // Казан утлары. – 2003. – № 2. – 179 б.

Х ә к и м С. Юбилей уңаеннан // Шәһри Казан. – 2003. – 7 март.


Язучылар