Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйльфан Сафа

Балалар шагыйре һәм журналист Сафа Гыйльфан (Сафа Гыйльфанулы Гыйльфанов) 1902 елда Уралдагы Балкар приискасы бистәсендә эшче-шахтер гаиләсендә дөньяга килә. Унике яшеннән шахтага төшеп эшли башлый. Хакимият башына большевиклар килгәч, 1918 елда үзе теләп Кызыл Армиягә языла һәм шуннан соңгы бөтен гомерен хәрби хезмәт белән бәйли. Егерменче елларда ул Урта Азиядә хезмәт итә, анда милли хәрәкәт күтәрелешләрен («басмачыларны») бастыруда катнаша, хәрби белемен даими тирәнәйтеп, Кызыл Армия командиры дәрҗәсен алуга ирешә. Бер үк вакытта ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Узган гасырның утызынчы еллары башында көндәлек матбугатта яшь каләмнең сугыш, илне саклау темаларына язылган бер төркем шигъри әсәрләре басыла. 1934 елда Мәскәүдә журналистика буенча югары белем алып, хезмәт урынын Казанга алыштыргач (1936-1937 елларда С.Гыйльфан Казандагы Кызыл Армия йортының башлыгы булып хезмәт итә), аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә активлаша төшә: әдәби хәрәкәткә, хәрби темага кагылышлы мәсьәләләр турында мәкаләләр, яңа чыккан китаплар турында рецензияләр, шигырьләр яза, рус һәм чит ил язучыларының аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шундыйлардан аның рус язучысы А.Авдеенконың ул елларда бик популяр булган «Я люблю» романының тәрҗемәсен («Мин сөям», 1935), А.Гайдарның «РВС» повестен (1934), Америка прозаигы Смедли Агнесның «Кытай Кызыл Армиясе турында хикәяләр» дигән китабын (1936), Мопассан хикәяләрен һ.б. күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шул ук елларда С.Гыйльфан балалар өчен «Батыр Песи» исемле әкият-поэмасын иҗат итә. Песинең урман ерткычлары белән очрашуын һәм кызыклы маҗараларын йөгерек шигъри телдә тасвир иткән бу әкият-поэма нәниләрнең ихлас мәхәббәтен казана һәм берничә тапкыр аерым китап булып басылып чыга. Шагыйрьнең «Уф, ардык» исемле озын шигыре дә балалар тарафыннан яратып каршы алына.

Ватан сугышы башлангач та С.Гыйльфан фронтка китә, командир-офицер сыйфатында сугышның ахырына кадәр алгы сызыкта була. Сугышны ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый һәм сугыштан соң да армия сафларында хәрби хезмәтен дәвам иттерә.

Сафа Гыйльфанның сугыштан соңгы тормышы турында мәгълүматлар бик аз, фәкать аның 1950 елда вафат булуы гына билгеле.

 


Язучылар