Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәдиев Нур

Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туа.
Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда унберьеллык мәктәпне тәмамлагач, ул 1965–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аннары туган төбәгенә кайтып, 1970–1977 елларда Сарлы сигезьеллык мәктәбендә укытучы, ВЛКСМның район комитетында бүлек мөдире, секретарь, икенче секретарь, район радиотапшырулар үзәгендә мөхәррир булып эшли. 1977 елның апрелендә Нур Әхмәдиев «Азнакайнефть» идарәсенә эшкә күчә: әүвәл техника кабинеты мөдире, ә 1979 елдан идарәнең нефтьче кадрларны укыту комбинаты директоры вазифаларын башкара.
1984 елда Н.Әхмәдиев гаиләсе белән Әлмәткә күчә һәм берникадәр вакыт бораулау кадрлары мәктәбендә эшләп ала. 1985–1987 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында укый.
Курсларны тәмамлап кайткач, аны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасына җитәкче итеп сайлыйлар. Бу урында ул 1993 елның ноябренә кадәр эшли. 1994 елның 1 гыйнварыннан Н.Әхмәдиев – «Татнефть» берләшмәсе карамагында үзе оештырып басмага әзерләгән «Хәзинә» исемле татарча газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.
Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. «Литературная Россия» газетасы аша шигырьләре русча тәрҗемәдә киңрәк аудиториягә дә чыга. Беренче шигъри китабы «Аһәң» исеме белән 1980 елда нәшер ителә. Бүгенге көндә ул төрле жанрда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын әдәби китап бастырып чыгарган иң актив язучыларның берсе. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары («Күктә ничә йолдыз бар?», «Аксак төлке», «Атларым, колыннарым» һ.б.), соңгы елларда «Аргамак» журналында дөнья күргән «Гречанкам минем» повесте, «Кайту» исемле киноповесте, «Казан утлары»нда басылган «Амбирак, яки Кара каен кыйссасы» укучылар тарафыннан яратып кабул ителәләр.
Н.Әхмәдиев җыр жанрында да актив иҗат итә. Аның шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй языла. 1992 елда «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» җыр бәйгесендә үзешчән композитор З.Сафиуллин белән берлектә иҗат ителгән «Бәхет төне» дигән җыры лауреат исеменә лаек була. Балалар өчен шигъри әсәрләр, әкиятләр, табышмаклар тупланган «Чәк-чәк» җыентыгы исә 1999 елда балалар арасында иң күп укылган китап итеп таныла.
1989–1994 елларда Әлмәт шәһәр советында депутат булып тора. 1998 елда Кембридждагы (Англия) Интернациональ биографик Үзәк һәм Америка биография институты чакыруы белән Яңа Орлеан шәһәрендә (АКШ, Луизиана штаты) җыелган ХХV халыкара конгресста катнаша һәм бөтен кыйтгалардан килгән делегатлар каршында татарча шигырь сөйли.
1994 елда Нур Әхмәдиевкә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, ул – 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.
Н.Әхмәдиев – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар