Газиз Кашапов-Үзиле (Газизҗан Салих улы Кашапов) 1942 елның 21 августында Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа. Кечкенәдән әти-әнисез калып (әтисе Бөек Ватан сугышы чорында Польшаны азат итү сугышларында һәлак була), Газиз әбисе тәрбиясендә үсә. 1957 елда – туган авылының җидееллык мәктәбен, ә 1960 елда Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлагач, ул ике ел колхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли.
1962 елның көзендә Совет Армиясенә алынып, хәрби училищеда укый, аннары гаскәри берәмлекләрнең берсендә офицер-механик булып хезмәт итә. 1969 елда егерме җиде яшьлек офицерга «дөнья жандармы» булырга омтылган совет җитәкчелегенең гаделсез шаһиты һәм корбаны булырга туры килә – совет гаскәрләре сафында Чехословакиядәге «контрреволюцион фетнә»не бастырган чакта алган каты җәрәхәтләрдән сәламәтлеген югалтып, 1971 елның февралендә отставкага чыга.
1973 елда Г.Кашапов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә, бер үк вакытта, 1974–1982 еллар арасында, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге мөдире, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасы һәм КамАЗ радиотапшырулар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Тукай районнарындагы үзхәбәрчесе һәм язучыларның Чаллы оешмасында пропаганда бүлеге хезмәткәре һәм ахырда оешманың җитәкчесе булып эшли.
Газиз Кашапов әдәби иҗат эшен шигырьләр һәм хикәяләр язудан башлый. Аның «Әти йолдызы» исемле беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. Ләкин аны өметле яшь прозаик итеп таныткан беренче әсәр – 1976 елны «Казан утлары»ның җиденче санында дөнья күргән «Сәмум җиле» повесте. Хәрби темага багышланган, гаскәри кешеләрнең авыр хезмәтен, хәтәр хәлләрдәге кыюлык-тапкырлыкларын реаль тормыш вакыйгалары эчендә ышандырырлык итеп тасвирлаган бу әсәр әдәби җәмәгатьчелек һәм укучыларның уңай бәясенә лаек була. Яшь авторның шул ук хәрби тормыш белән бәйле вакыйгаларны үз эченә алган «Солдат иртә ир була» (1982), «Гомернең утлы өлеше» (1985) исемле повестьлары да укучылар тарафыннан уңай бәяләнә.
Яңа сәнәгать үзәге Чаллыда төпләнеп яшәү, Чулман төбәген танымаслык итеп үзгәрткән, сөенечле дә, көенечле дә булган зур төзелешләрнең шаһиты булу Г.Кашаповны «Җир җылысы» (1982), «Язмышыңа ышан» (1985), «Вөҗдан хәтере» (1989), «Гыйфрит» (1990) кебек күләмле повесть һәм романнар иҗат итәргә рухландыра. Гомеренең соңгы елларында ул үзенең мәшһүр якташы Хәсән Туфан турында документаль романын («Киек Каз Юлы») төгәлләргә ашкынып яши, әмма рәхимсез үлем әле илле яшен дә тутырып өлгермәгән талантлы каләм иясен 1991 елның 30 августында якты дөньядан алып китә.
Г.Кашапов-Үзиле – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.