Прозаик, фольклорчы Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 7 ноябрендә хәзерге Киров өлкәсенең Слободский районы Карино авылында укытучы гаиләсендә туа. Ишле гаиләдә үсеп, 1937 елда әтисе репрессиягә дучар булу сәбәпле, җиде яшеннән ярым ятим кала. 1943 елда бишенче сыйныфны тәмамлауга, әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайтып урнаша. Эдуард шунда әүвәл җидееллык татар мәктәбен, аннан соң кичке эшче яшьләр мәктәбендә сигезне тәмамлап, тугызынчы-унынчы сыйныф белемен шәһәрдәге рус урта мәктәбендә ала.
1948–1953 елларда Э.Касыймов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында көндәлек матбугатта беренче иҗат тәҗрибәләре – кыска-кыска хикәяләре, очерк язмалары белән катнаша башлый. Университетны тәмамлагач, 1957 елга кадәр башта Татарстанның Азнакай район үзәгендә, аннары Киров өлкәсендәге Түбән Шөн дигән татар авылы урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
1957–1960 елларда Э.Касыймов – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты. Аспирантураны тәмамлагач, институтның татар фольклоры бүлегендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, татар халык иҗаты әсәрләренең төр һәм жанрларын өйрәнә, диссертация яза. «Татар халык әкиятләрендә сатира һәм юмор» дип аталган бу диссертациясен ул 1966 елда яклый һәм «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала. Фәнни эш белән җитди шөгыльләнү өстенә Э.Касыймов бу елларда әдәби иҗатын да онытмый: 1959 елда балалар өчен «Кызыл маяклар» исемле хикәяләр җыентыгын һәм 1962 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Мәгариф») журналы битләрендә сәнгать кешеләре, галимнәр тормышыннан алып язылган беренче күләмле әсәрен – «Кояш көн дә чыга» дигән повестен бастыра. Тагын ике елдан аның үз биографиясе һәм әтисенең фаҗигасе мотивлары белән өретелгән, утызынчы еллар чынбарлыгын шактый реалистик планда, психологик тирәнлек белән сурәтләгән «Гомер ике килми» романы дөнья күрә.
1965–1967 елларда Э.Касыймов Татарстанның Алабуга шәһәрендәге педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты фәннәрен укыта.
Алабугада яшәгән ун ел аның иҗат мирасын яңа әсәрләр белән баета: Кама буендагы Бондюг химия заводы тарихына бәйле вакыйгаларны яктырткан «Чулман – оныклар дәрьясы» дилогиясе («Томан аша» һәм «Һаваларда тургай» исемле романнар), төрле чор һәм төрле даирә кешеләре тормышыннан катлаулы язмышларны гәүдәләндергән «Бир кулыңны, дустым!», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна профессоры һәм без» исемле повестьлары языла һәм басылып чыга. «Чулман – оныклар дәрьясы»ның Мәскәүдә «Современник» нәшриятында русча тәрҗемәдә басылып чыккан дилогиясе өчен Э.Касыймов 1978 елда ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлегенең махсус премиясенә лаек була.
1972 елда әдип Алабугадан Чаллы шәһәренә күчә һәм 1980–1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасына җитәкчелек итә.
Бу елларда ул Кама буйларына автомобиль гиганты төзелеше алып килгән зур үзгәрешләр турында байтак очерклар, хикәяләр һәм публицистик мәкаләләр бастыра, шәһәр яны авыл халкы тормышында шул икътисади һәм рухи үзгәрешләр нәтиҗәсендә туган катлаулы хәлләрне әхлакый һәм фәлсәфи күзлектән анализлаган «Җир балкышы» исемле оптимистик рухтагы романын яза. Бу аның күләмле соңгы әдәби әсәре була.
Әдәбият мәйданында ирешкән иҗат уңышлары өчен һәм илле яше тулу уңае белән Э.Касыймов 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Ул 1986 елның 21 мартында Чаллы шәһәрендә йөрәк авыруыннан кинәт вафат була.
Э.Касыймов – 1964 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.