Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гомәр Госман

Журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр (Госман Гомәр улы Гомәров) 1933 елның 10 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Шикнәү Чирмешәне (Шетнев Чирмешәне) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәпнең бишенче сыйныфын тәмамлагач та, ул заводта фрезерчы булып эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбенә йөреп урта белем ала һәм, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1957 елда Г.Гомәрне югары оешмалар юлламасы белән Саба районында чыга торган «Колхоз байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. Биредә өч ел хезмәт куйганнан соң, ул элеккеге Красный Бор районының (хәзер территориясе Әгерҗе районына карый) «Ленин юлыннан» исемле төбәк газетасы редакциясенә бүлек мөдире итеп күчерелә.

Районнарны эреләндерү барышында газета ябылгач, инде шактый тәҗрибә туплаган яшь журналистны республиканың үзәк көндәлек басмасы «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшләргә чакырып алалар.

Узган гасырның алтмышынчы елларында Госман Гомәр Татарстан Журналистлары берлегендә консультант һәм җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елдан 1987 елга кадәр «Татарстан яшьләре» газетасының җәмәгать оешмалары бүлеген җитәкли. Аннары журналистлык хезмәтен «Ватаным Татарстан» газетасында дәвам иттерә, халыкара «Заман» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары, яңартылган «Татарстан» журналында бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2002 елдан башлап ул фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Журналист буларак, Госман Гомәр көндәлек матбугатта 1949 елдан языша башлый. Ул – заман тормышының агымдагы мөһим темаларына багышланган дистәләгән кызыклы язмалар, күләмле очерклар, мәкаләләр фельетоннар авторы. Үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында тәҗрибәле журналист үзенең каләм көчен матур әдәбият мәйданында да сынарга керешә. 1982 елда аның Татарстан китап нәшриятында «Уйна гар-муныңны» дигән беренче проза әсәре басылып чыга. Алга таба көндәлек матбугат битләрендә бер-бер артлы сюжетлары детектив һәм маҗаралы әсәрләр жанры ысулына корылган «Упкын» (1990), «Элмәк» (1991), «Юл-барыс тырнагы» (1992), «Каты борын» (1992), «Шаһмиран» (1994, 1998), «Мөһер» (1998), «Чия чебене» (2002) исемле повестьлары белән укучыларның игътибарын һәм ихтирамын яулап ала. Аларның шактый өлеше әдипнең 2000 һәм 2004 елларда басылып чыккан «Юлбарыс тырнагы» һәм «Гармун телләре унике» дигән җыентыкларында урын ала.

Г.Гомәр –  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге, язучыларның Ф. Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты, «Шәрәфле аксакал» медале иясе.

1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2020 елның 2 мартында Казанда вафат булды. 3 мартта туган авылында җирләнде.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин