Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гайнетдинов Хәйдәр

   Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов (Хәйдәр) 1952 елның 27 ноябрендә Татарстанның Зәй районы Дүрт Мунча авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң (1970), бер ел колхозда эшли, аннары, Казанга килеп, 1971–1976 елларда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1976.1987 елларда ул «Ялкын» журналында өлкән редактор, бүлек редакторы, җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1989 елда Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1989–1991 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасының бүлек мөдире, 1991 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә (ДТРК) өлкән редактор, алып баручы булып эшли.

Х.Гайнетдинов – әдәбиятка җитмешенче еллар башында килгән яңа буын татар шагыйрьләреннән берсе. Шигъри әсәрләре белән ул республика көндәлек матбугатында 1974 елдан бирле катнаша, 1982 елда Татарстан китап нәшриятында лирик шигырьләре һәм бер поэмасы («Иске кара урман») тупланган «Ут теле» исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә. Авторның поэтик иҗаты үзенең күтәренке, оптимистик рухы, тормышта кешелеклелек, матурлык, шатлык тантанасын сурәтләве, ил-халыкның һәртөрле бәла-казаларны җиңеп якты киләчәккә таба горур атлап баруын раславы белән игътибарны җәлеп итә.

Ул укучыларга хикәя, очерклары һәм газета-журналларда басылган әдәби тәрҗемәләре белән дә билгеле.

2000 елның 23 июлендә вафат була, туган авылы зиратына җирләнә.

Х.Гайнетдинов – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин