Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Байчурина Заһирә

Заһирә Гали кызы Байчурина элекке Вятка губернасы Алабуга өязенең (хәзерге Татарстан Республикасы Әгерҗе районы) Тирсә авылында мулла гаиләсендә туа. Өч яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә, башлангыч белемне дә аңардан ала (әнисе Тирсәдә кырык ел буе балалар укыткан). Унбер яшенә җиткәч, Заһирәне Иж-Бубидагы кыз балалар мәдрәсәсенә укырга бирәләр. 1906 елда мәктәпне тәмамлагач, ул туган авылына кайта һәм укытучылык эшен башлап җибәрә. 1907–1914 елларда әүвәл Уфада, соңрак Пермь шәһәрендә мөселман кызлары өчен ачылган мәктәпләрдә укыта. Шигырьләр яза башлавы да шул елларга туры килә. Беренче шигырьләре көндәлек матбугатта (Казандагы «Сөембикә», «Ак юл» журналларында) 1913 елдан күренә башлый. Шагыйрәнең бу чор шигырьләре, нигездә, татар хатын-кызының үз язмышыннан зарлану, Беренче бөтендөнья сугышына каршы ризасызлык хисләре белән сугарылган («Үпкә», «Җырым моңлы», «Татар кызы», «Тоткын» һ.б.).
Октябрь инкыйлабыннан соң З.Байчурина Пермьнән торып Казанда һәм Мәскәүдә татар телендә чыга торган газеталарда актив языша. 1918 елда Пермьне Колчак гаскәриләре алгач, ул әүвәл Алабугага, аннан Казанга күчеп килә.
1918–1925 еллар – шагыйрәнең иң актив иҗат иткән дәвере. «Кызыл Армия» газетасы, «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналы һ.б. матбугат басмаларында аның зур сәяси вакыйгаларга – хөрлек, милли азатлык вәгъдә иткән большевиклар хакимиятенә, кызыл сугышчыларга дан җырлаган, тигез хокуклылык, гаделлек идеяләре белән рухланып яңача тормыш төзергә керешкән хезмәт кешеләренең, бигрәк тә хатын-кызларның хыялдагы образларын гәүдәләндергән күп кенә шигырьләре басыла.
Аның 1918 елда чын ихластан ышанып язган «Бабабызга» шигырен соңыннан татар шигъриятен күмеп киткән Ленин тематикасының башлангыч үрнәкләреннән берсе дип бәяләргә мөмкин.
1923 елда З.Байчуринаның «Шигырьләр мәҗмугасы» басылып чыга. Шул ук елда бер бәйләм шигырьләре Фәтхи Бурнаш төзеп чыгарган «Көрәш җырлары» исемле җыентыкка да урнаштырыла.
1935–1939 еллар арасында З.Байчурина Казанда район советында депутатлык вазифаларын башкара һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1977 елның 26 декабрендә Махачкала шәһәрендә вафат була) бөтен көчен һәм тормыш тәҗрибәсен яшь буынны тәрбияләү эшенә багышлый.
Заһирә Байчуринаның сайланма шигырьләре 1959 елда чыккан «Ана сүзе» исемле китабында һәм «Өмет йолдызлары» (1988) дигән күмәк җыентыкта урын алган.


Язучылар