Бүген Казан шәһәрендә татар язучысы Әмирхан Еники истәлегенә истәлек тактасы ачтылар. Бу тантанада Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, язучылар, артистлар катнашты.
Минтимер Шәймиев язучының иҗади мирасын таныту эше дәвам итәчәген белдерде.
Чехов урамындагы 53нче йортта Әмирхан Еники гомеренең соңгы көннәренә кадәр — 1994-2000 елларда яшәгән. «Без үзебезне үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртыр? Милләтебезнең данлыклы шәхесләрен зурларга кирәк. Әмирхан Еникигә дә күптән мемориаль такта ачу таләп ителә иде. Балалар аны күреп, әти-әниләреннән: „Кем бу?“ — дип сорасын, горурлансын», — дип сөйләде Дәүләт киңәшчесе.
Истәлек тактасын ачу тантанасында Әмирхан Еникиның кызы — Флүрә ханым ике көннән — 16 февральдә язучының вафатына 20 ел тулачагын искәртте.
(«Татар-информ», Алинә Айдарова)