Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гарифуллина Рәсимә

Шагыйрә Рәсимә Әхмәтзакир кызы Гарифуллина 1957 елның 26 июнендә (рәсми документларда 1958 елның 1 апрелендә) Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Шәҗәрәсе буенча элек тә җир-сулар биләп торган, мал-мөлкәтле байлар нәселеннән. Совет чорында нәсел варислары, төрле җәбер-золымнар кичереп, ахырда гади авыл крәстияне хәлендә яшәргә мәҗбүр ителгәннәр.

Рәсимә, Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә укып урта белем алгач, Пермь шәһәренә китеп, ике ел заводта эшли. 1977–1982 елларда ул – Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты. Укуын тәмамлагач, туган якларына кайтып, 1989 елга кадәр Балык

Бистәсендә чыга торган төбәк газетасы «Авыл офыклары» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Бер үк вакытта газета редакциясе каршында эшләп килгән «Кама таңнары» дигән әдәби берләшмәгә җитәкчелек итә. 1989–1991 елларда Саратов шәһәрендә Идел буе иҗтимагый-сәяси институтында белемен арттырып кайткач та, ул ун елдан артык «Авыл офыклары» газетасындагы журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: редакциянең иҗтимагый-сәяси бүлеген җитәкли. 2003 елның августыннан исә Рәсимә Гарифуллина Балык Бистәсе районы хакимиятенең Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкара.

Ул – 2001–2005 еллар арасында Казан нәшриятларында басылып чыккан өч шигъри китап авторы: «Бүген ярат!» (2001), «Яшәү мәңгелек» (2004), «Минем куллар – синең кулда» (2004). Ул, нигездә, лирик шагыйрә, иҗатының төп өлешен мәхәббәт, күңел кичерешләрен яктырткан шигырьләр, җырлар били. Табигать манзараларына, тарихи темаларга багышланган лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырьләре дә байтак. Алар арасында «Чулпы җыры», «Ак Сарайда серләр бар» исемле поэмалары шагыйрәнең үз нәселе шәҗәрәсе риваятьләренә таянып, үткәндәге тарихи вакыйгаларны сәнгатьчә шактый оста тасвирлап бирүе белән кызыклы.

Р.Гарифуллина – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бүген яратшигырьләр / кереш сүз авт. В.Фатыйхов. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 128 б. – 1000 д.

Яшәүмәңгелек: кыйссалар, очерклар. – Казан: Идел-Пресс, 2004. – 80 б. – 1000 д.

Минем куллар синеңкулда: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 95 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәли-Барҗылы М. Васыятькәтугрылык // Мәдәни җомга. – 2006. – 24 март.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин