Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Игәнәй Ямаш

Шагыйрь, журналист Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) 1938 елның 10 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туа.

1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлагач, бераз вакыт Башкортстанның Зианчура урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшләп ала. 1958-1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. Аны 1967 елда тәмамлый.

1965-1978 елларда Ямаш Игәнәй Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978-1980 елларда Чаллы шәһәрендә чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче, 1980-1985 елларда Чаллыдагы ит комбинатында инженер булып эшли. 1986 елда Чаллы төбәге язучылары аны Чаллы Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлап куялар. Бу эшен ул 1988 елга кадәр дәвам иттерә, аннары, яңадан журналистлык хезмәтенә кайтып, өч ел Чаллы шәһәр газетасы «Чулман-Идел» редакциясендә хатлар бүлеген җитәкли, ә 1991-1997 елларда әдәби-нәфис «Аргамак» журналында әүвәл хатлар бүлеге, соңга таба публицистика бүлеге мөхәррире һәм берара Чаллыда 1993-2001 елларда керәшен татарлары өчен татарча һәм русча чыккан «Керәшен сүзе» газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара.

Ямаш Игәнәй әдәбиятның поэзия һәм публицистика жанрларында иҗат итә. Аның шигъри әсәрләре республика көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда узган гасырның җитмешенче елларыннан күренә башлый.

1981 елда «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Татар поэзиясендә ул тормыш, яшәү турында, үзгәрүчән-катлаулы дөнья хәлләре турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язган лирик һәм публицистик яңгырашлы шигырьләре белән билгеле. Ямаш Игәнәй балалар өчен дә шигырьләр яза («Йолдыз булып ян!», «Ике койрыклы төлке», «Мин әтигә охшаган»). Шагыйрь мирасында шулай ук проза әсәрләре – публицистик мәкаләләр, керәшен татарларының тормыш үзенчәлекләре, гореф-гадәт һәм йолалары турында очерк язмалары, Кырым татар халкының туган җиреннән сөрелү фаҗигасе белән бәйле драматик вакыйгаларны, тоталитар режимның вәхшәтләрен бәян иткән «Бәддога» исемле публицистик китабы да бар.

Ул 1997 елның 1 мартында Чаллыда вафат була. Кабере туган авылы зиратында.

Я.Игәнәй – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәфәр чыгам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 127 б. – 2000 д.

Йолдыз булып ян!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 24 б. – 10000 д.

Хәзинәләр иле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 64 б. – 2400 д.

Игелекле төбәк: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 110 б. – 1600 д.

Мин әтигә охшаган: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 40 б. – 20000 д.

Бәддога: публицистика. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 159 б. – 10000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ө р м ә т о в а И. Югалту ачысы // Аргамак. – 1997. – № 4. – 110-112 б.

Б ә ш ә р Р. Сабый җанлы шагыйрь // Аргамак. – 1998. – № 1. – 87-91 б.

С а ф и н М. Дустымны юксынам // Казан утлары. – 1998. – № 1. – 184–185 б.

Ф ә й з у л л и н Р. Салмак, әмма саллы // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 172-174 б.

* * *

Б у л г а р и М. Вселенная души – мой дом // Серебренный колокольчик. – 1997. – 15 мая.


Язучылар