Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Садри Мөхәммәт

(1913–1999)

Шагыйрь Мөхәммәт Садри (Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов) 1913 елның 31 маенда Казанның Яңа бистәсендә туа. 1921 елгы ачлык вакытында әтисе белән әнисе икмәк эзләп Урал ягына чыгып китәләр һәм юлда ачлыктан шешенеп, салкын вагонда өшеп үләләр. Казанда калган җиде-сигез яшьлек Мөхәммәтне ничек булса да ач үлемнән саклап калу өчен, дәү әнисе (әнисенең әнисе) Миңсылу карчык аны элекке Дворяннар собраниесендә (соңыннан Офицерлар йорты бинасы) тәрбиячесез ятим балалар өчен ачылган балалар йортына тапшыра. Бер-ике елдан, тормышы бераз көйләнгәч, оныгын янәдән үз янына алып кайта, аннары аны Яңа бистәдәге Кызыл таш мәчет мәдрәсәсенә укырга бирә. Анда бераз укыгач, Мөхәммәт яңа оештырылган совет мәктәбенә күчә һәм ике еллап мәктәп шефлыгында яши. 1927 елда, дәү әнисе вафат булгач, мәктәп җитәкчеләре ятим баланы кабат балалар йортына тапшыралар. Шунда Мөхәммәт укуын дәвам иттерә һәм 1928 елда Мулланур Вахитов исемендәге сабын кайнату заводының ФЗӨ мәктәбенә кереп, механика цехында слесарьлык һөнәрен үзләштерә.

Заводта эшләгәндә, М.Садри каләм тибрәтә башлый. Эшче-хәбәрче буларак, сабын заводы эшчеләренең хезмәтен һәм тормышын яктырткан кечкенә-кечкенә язмаларын һәм ударчылык хәрәкәтен чагылдырган шигырьләрен башта заводның «Вахитовчы» исемле күптиражлы газетасында, соңрак республика «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы һәм татар пролетар язучыларының «Атака» журналы битләрендә бастыра. Яшь эшче шагыйрьнең әсәрләре белән тәнкыйтьче Гомәр Гали һәм шагыйрь Хәсән Туфан кызыксынып, аңа үзенең язган шигырьләрен җыеп китерергә кушалар. Х.Туфан, яшь автор китергән шигырьләрдән сайлап алып, редакцияләп, кечкенә генә бер җыентык төзи, Г.Гали аңа сүз башы яза, һәм 1932 елның язында унтугыз яшьлек М.Садриның «Җыр башлана» исемле беренче китабы дөнья күрә. Шул ук елда аның бер бәйләм шигырьләре Мәскәүдә СССР халыкларының үзәк нәшриятында чыккан «Чакыру» исемле җыентыкка да кертеләләр.

1932 елның көзендә М.Садрины А.Луначарский исемендәге Мәскәү театр институтының театр белгечләре һәм драматургия бүлегенә укырга җибәрәләр. Укуы белән бергә М.Садри ул вакытта Мәскәүдә яшәгән татар әдипләре – Муса Җәлил, Мәхмүд Максуд, Мансур Крыймов, Шәйхи Маннур, Хатип Госман һ.б. әдәбият-матбугат әһелләре белән якыннан аралашып яши, Мәскәүдә татарча чыга торган «Коммунист» газетасы (ул 1935 ел башыннан совет режимы тарафыннан ябыла) каршында М.Җәлил җитәкчелек иткән әдәбият-сәнгать бүлеге эшләренә актив катнаша.

1935 елда институтны тәмамлагач, М.Садри бер ел Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли, аннары ике ел буе Татарстан дәүләт нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкчелек итә. 1938 елның ноябреннән ул Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсенең музыка фольклоры кабинетында гыйльми-әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. Монда эшләгәндә, ул татар халык иҗаты әсәрләрен җыю буенча оештырылган беренче фольклор экспедицияләрендә катнаша, Агыйдел, Иртеш буйларында, Тобол, Омск, Томск, Төмән төбәкләрендәге авылларда йөреп, күпләгән татар халык җырларын һәм әкиятләрен язып кайта. Соңыннан бу материаллар фольклор буенча чыгарылган җыентыкларда һәм фәнни басмаларда үзләренә лаеклы урынны алалар, 1989 елда исә авторның үз исеме белән чыккан «Иртешкә сәяхәт. Себердәге халкыбыз арасыннан җыйган әкиятләр, җырлар» дигән китабында бергә тупланып биреләләр.

Бу елларда әдипнең иҗат эшчәнлеге дә активлаша, бер-бер артлы «Җыр дәвам итә» (1936), «Совет ватаны өчен» (1939), «Коммунарлар турында җыр» (1940), «Волга турында җыр» (1941) исемле лирик, патриотик-публицистик шигырьләре, җырлары тупланган шигъри җыентыклары дөнья күрә.

1941 елның июлендә М.Садри Ватан сугышына китә. Шул елның декабренә кадәр алгы сызыкта тупчы-артиллерист, аннары кыр складында сугыш кораллары бүлеге башлыгы, транспорт башлыгы, гвардия минометлары («катюшалар») дивизионында корал тәэминаты башлыгы хезмәтләрен башкара; Смоленск өлкәсендәге, бигрәк тә Ельня шәһәре өчен барган канлы бәрелешләрдә, Наро-Фоминск шәһәрен һәм Мәскәүне саклау сугышларында катнаша, каты контузия ала. 1943 елның көзендә алты ай госпитальдә дәваланып чыккач, А.Фадеев рекомендациясе белән, М.Садрины Беренче Украина фронтында татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясенә оештыручы-хәбәрче итеп җибәрәләр.

Шагыйрь-сугышчы шушы фронт газетасы коллективы, анда эшләүче татар язучыларыннан Р.Ишморат, Г.Хуҗи, Г.Бакировлар белән берлектә Украина җирләрен, Польшаны азат итүдә, Германиядәге сугышларда, Берлинны алуда, Праганы азат итүдә катнаша. Хәрби хәбәрче буларак, сугышчыларны җиңүгә, батырлыкка рухландырган дистәләрчә очерклар, патриотик шигырьләр, дошманны фаш иткән сатирик әсәрләрен язып, әлеге фронт газетасы битләрендә бастыра бара. Шагыйрьнең бу фронт чоры әсәрләре сугыштан соң «Без җырлыйбыз» (1947), «Йөрәк тибүе» (1956), «Мин Берлинны алдым» (1969), «Солдат һаман юлда» (1970) кебек җыентыкларына һ.б. китапларына тупланалар.

v1946 елда гаскәри хезмәттән кайткач, М.Садри ике елга якын Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре булып эшли, 1948 ел башыннан өлкә комитеты бюросы карары белән «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Норлат, Кайбыч, Чүпрәле районнарындагы махсус хәбәрчесе итеп билгеләнә, 1953–1956 елларда исә газетаның үзендә әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә. 1956 елдан ул профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

М.Садри – кырык исемдәге китап авторы, шуларның җидесе рус теленә тәрҗемәдә чыга. Аның иҗат мирасында «Бәхет турында җыр» (1947), «Александр Матросов» (1951), «Көзге күкрәү» (1956), «Кышкы бакча» (1961), «Россия турында җыр» (1962), «Кайту» (1965), «Җыр дәвам итә» (1965), «Туганлык» (1972) кебек дистәләгән күләмле әсәрләр-поэмалар, йөзләрчә лирик һәм публицистик шигырьләр, җырлар, ике йөздән артык очерк, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр бар. Аның татар композиторлары тарафыннан көйгә салынган шигырьләре дә байтак. Шагыйрь әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы эшли. П.Ершовның ул тәрҗемә иткән «Канатлы ат» («Конек-Горбунок») поэма-әкияте берничә басмада дөнья күрә һәм татар балалары арасында киң популярлык казана.

М.Садри сугыш кырындагы батырлыклары өчен – Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән, ә әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены һәм күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән шәрәфле исем йөртә.

vМөхәммәт Садри иҗат итеп калдырган әдәби мирасның төп эчтәлеген үзәк бер тема берләштерә дияргә мөмкин: ул гомере буе туган халкының хыялда тоткан, әмма тормышка аша алмаган якты киләчәген, ирекле, бәхетле язмышын данлап җырлый, татар баласының тормышта, җәмгыятьтә, хезмәттә һәм мәхәббәттә бәхеткә сусаган табигый омтылышларын раслаган ихлас уй-хисләрен, фикерләрен, өмет-хыялларын шигъри юллар аша замандашларының күңелләренә салырга тырыша. Катлаулы, каршылыклы, афәтле заманда яшәвенә, шәхси тормышында сугыш газапларын һ.б. төрле бәла-казаларны башыннан кичерүенә карамастан, гомеренең ахырынача ул шушы – үзенең күңелен ашкындырып, җанын җылытып торган матур, оптимистик идеалларына, өмет-хыялларына турылыклы булып кала.

Ул 1999 елның 27 мартында Казанда вафат була.

М.Садри – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җыр башлана: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1932. – 31 б. – 5000 д.

Җыр дәвам итә: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 31 б. – 9000 д.

Без җырлыйбыз: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 140 б. – 5000 д.

Гүзәл яшьлек: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 92 б. – 3065 д.

Көчлеләр җыры: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 140 б. – 3065 д.

Тантана: сайланма шигырьләр, поэмалар, җырлар. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 134 б. – 3000 д.

Йөрәк тибүе: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 351 б. – 15000 д.

Сине җырлыйм, Татарстан!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 87 б. – 5000 д.

Яз сулышы: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 215 б. – 10000 д.

Ватанымны җырлыйм: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 148 б. – 7000 д.

Сайра, сандугач!: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 178 б. – 6000 д.

Мин Берлинны алдым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 127 б. – 4000 д.

Солдат һаман юлда: сугыш язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 255 б. – 6000 д.

Бәхет турында җыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 239 б. – 2500 д.

Гасыр җыры: шигырьләр, җырлар, поэмалар (1930–1980). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 304 б. – 4500 д.

Иртешкә сәяхәт: Себердәге халкыбыз арасыннан җыйган әкиятләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 160 б. – 15000 д.

Ак торналар җирендә: поэмалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 112 б. – 2000 д.

* * *

Песня о счастье: стихи / пер. с татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 184 с. – 3000 экз.

Мои старшие братья и сестры: стихи / пер. с татар. – М.: Детгиз, 1960. – 46 с. – 150000 экз.

Пой, соловей!: стихи / пер. с татар. В.Журавлева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 66 с. – 4000 экз.

Россия, солнце, любовь: стихи, поэмы / пер. с татар. В.Савельева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 112 с. – 3000 экз.

Слово о дружбе: стихи, поэмы / пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1968. – 96 с. – 10000 экз.

Песни борьбы и любви: стихи, поэмы / пер. с татар. В.Савельева, Т.Кузовлевой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1972. – 96 с. – 4500 экз.

Планета на рассвете: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1979. – 118 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җ ә л и л М. Хәбәрчеләр хәрәкәте үстергән каләм осталары // М.Җәлил. Сайланма әсәрләр. – 3 том. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 148–150 б.

Г а л и Г. Ударник М. Садри шигырьләре турында // Г.Гали. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1958. – 307–309 б.

Х у җ и е в Г. Җыр дәвам итә // Соц. Татарстан. – 1963. – 21 май.

К а м а л о в Б. Сүрелмәс рухлы каләм // Соц. Татарстан. – 1973. – 20 май.

Н у р и З. Җыр дәвам итә // Соц. Татарстан. – 1983. – 20 май.

Г а т а ш Р. Бәхет турында җыр // Казан утлары. – 1993. – № 5. – 170–171 б.

* * *

Д а в ы д о в Э. Молодость поэта // Сов. Татария. – 1963. – 21 мая.

Н у р и З. Жизнь как песня // Сов. Татария. – 1973. – 20 мая.


Язучылар