Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тавлин Гурий

     Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Татарстанның Зәй районы Урта Баграж авылында туа. 1942 елда Югары Баграж урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Түбән Бәеш җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1943 елның февралендә Г.Тавлин армиягә алына, училищеда кыска вакытлы әзерлек үткәч, фронтка китә.

          Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша.

          1946 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң, ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Әдәби иҗат белән чынлап торып мавыккан дүртенче курс студентын 1950 елның 23 гыйнварында кулга алалар. Ул, Совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион агитация алып баруда гаепләнеп, ун елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шул чакта аның «Дунай дулкыннары» романы юкка чыга.

          1954 елның көзендә, ниһаять, Гурий Тавлин өчен дә хакыйкать таңы ата – аның гаебе юклыгын таныйлар һәм иреккә чыгаралар. Институтны яңадан тәмамлап кулына диплом алса да, аны озак еллар укытучылык эшенә якын китермиләр. Унҗиде ел буена ул төзелештә, аннары республика һәм район газеталары редакцияләрендә эшли. Ә соңыннан Казан, Яшел Үзән шәһәрләрендә мөгаллимлек итә. Талантлы язучының иҗат чишмәсе корымый. Г.Тавлин «Афәт» роман-трилогиясе, «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра» һ.б. китаплары белән киң катлам укучылар ихтирамын казана.

          Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

          Язучы 1998 елның 17 февралендә вафат була.

          Г.Тавлин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сары яфраклар коела: новеллалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 119 б. – 8000 д.

Йолдызлар безгә янәшә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 157 б. – 7000 д.

Җаваплылык хисе: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 40 б. – 1500 д.

Афәт: роман-трилогия. – 1–2 кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 447 б. – 3000 д.

Афәт: роман-трилогия. – 3 кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 2000 д.


Язучылар