Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Юныс Вахит

Язучы-публицист Вахит Юныс ( Вахит Закир улы Юнысов) 1930 елның 20 октябрендә Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә, андагы дүртьеллык укуны өч елда тәмамлап, белем алуын Бөгелмә Укытучылар институтында дәвам иттерә. Анда да икееллык уку программасын бер елда үзләштереп, 1951 елда Лениногорск районының Шөгер урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Бер үк вакытта тарих, логика һәм психология фәннәреннән дә дәресләр бирә.

1953 елдан В.Юныс – СССР Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты. Институтны тәмамлагач, озак еллар Ирак, Мисыр, Әфганстан, Сүрия кебек шәркый илләрдәге СССР илчелекләрендә хезмәт итә. Эксперт буларак күп кенә икътисади киңәшмәләрдә, рәсми дәүләтара сөйләшүләрдә катнаша, шулай ук икътисади мәсьәләләр белән башка бик күп рәсми сәяхәтләр кыла. Чит илләрдә алган тәэсирләрен ул көндәлек дәфтәренә теркәп бара. Соңыннан, кулына каләмен алгач, бу язмалар аның әдәби әсәрләренә – хикәяләренә, сәяхәтнамәләренә, очеркларына, публицистикасына нигезле материал булып яталар. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «6000 көн чит илләрдә» исеме астында язучының шундый жанр әсәрләреннән тупланган күләмле китабы басылып чыга.

1997 елдан В.Юныс Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы «Татарские новости» газетасы белән хезмәттәшлек итә, шактый еллар газета редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул – Татарстан көндәлек матбугатының, бигрәк тә «Татарстан яшьләре» һәм «Шәһри Казан» газеталарының даими авторларыннан берсе була. В.Юныс Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы булып тора.

Язучы 2006 елның 15 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Туган авылы Исергәп зиратында җирләнә.

В.Юныс – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

6000 көн чит илләрдә: сәяхәтнамә, публицистика һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 319 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

В ә л и е в Р. Гомерлек мосафир // Казан утлары. – 2000. – № 10. – 108–109 б.

Х ә б и р о в М. Сәләтле егет // Татарстан яшьләре. – 2000 . – 7 окт.

Г ы й м а з о в а В., И д р и с о в Р. Читкә чыгып үрнәк, гыйбрәт ал! // Атна. – 2002. – 27 июль.

* * *

К у р а м ш и н а Г. 8 тысяч дней и вся жизнь // Веч. Уфа. – 2002. – 23 июля.


Язучылар